16+

Кредит каникуллары: алыргамы, юкмы?

Үзизоляция вакытында Владимир Путин хезмәт хаклары сакланып калырга тиеш, дисә дә, акчасы түләнелмәде. Кайберәүләр бөтенләй дә эшсез калды. Икътисади кыенлыклар кичергәннәр өчен илдә кредит каникуллары игълан ителде.

Кредит каникуллары: алыргамы, юкмы?

Үзизоляция вакытында Владимир Путин хезмәт хаклары сакланып калырга тиеш, дисә дә, акчасы түләнелмәде. Кайберәүләр бөтенләй дә эшсез калды. Икътисади кыенлыклар кичергәннәр өчен илдә кредит каникуллары игълан ителде.

Банкларның үз вазгыяте

Кредит каникулларына бәйле яңа канун пандемия сәбәпле авыр хәлдә калган гражданнарга, шәхси эшмәкәрләргә һәм кече бизнес вәкилләренә кредитлар буенча түләүләрне ярты елга кадәр кичектерергә мөмкинлек бирә.


Канун нигезендә банк биш көн эчендә клиентының гаризасын карарга бурычлы. Карар кабул итәр өчен аңа керемнәр хакында белешмә таләп ителә. Әмма банк Пенсия фондыннан һәм Федераль салым хезмәтеннән дә документлар соратырга мөмкин. Бу документлар гына да кешенең керемнәре хакында тулы мәгълүмат бирә алмый, шуңа да банк карточкаларын да тикшерергә кирәк, дип тә саный алар.

Депутат сүзе

Стратегик эшләнмәләр үзәге үткәргән сораштырулар нәтиҗәләре буенча, респондентларның 16 проценты хезмәткәрләрен эштән азат иткән, тагын 31 проценты моны якын арада эшләргә ниятләве ачыкланган. Сораштыру 31 март - 2 апрель аралыгында уздырылган һәм анда 1 мең эшмәкәр катнашкан.


Билгеле булганча, әгәр дә узган айдагы керемегез, алдагы елның, ягъни 2019 елның шул вакытындагы керемнән 30 процентка кимегән икән, андый кеше кредит каникулларына дәгъва итә ала.


Кереме кыскарган кешенең кредитларын, ипотекаларын түләү буенча да проблемалары килеп туа. Андый очракта кредит каникулларын ничек алырга була? Әлеге һәм башка сорауларга Россия Дәүләт Думасының Финанс базары комитеты рәисе Анатолий Аксаков җавап бирә.

– Микрозаймнар, кредит карталары бу категориягә эләгәме?
- Микрофинанс оешмалары да, кредит карталары да бу категориягә керә һәм алардан алынган акчаны түләүне дә кичектерергә мөмкин, –
ди Анатолий Аксаков.


- Бу мөмкинлектән файдалану өчен нинди документлар кирәк?
- Әгәр дә сез берәр кая эшлисез икән, ул очракта эш бирүчедән керемнәр хакында 2-НДФЛ белешмәсе таләп ителә. Эшмәкәрләр өчен кирәкле документларны Хакимият яисә Россия Банкы билгели. Бу хакта хәтта канунда да телгә алына.


- Банклар кредит каникулы бирүдән баш тарта аламы?
- Юк, бу очракта банклар клиентларына каршы төшә алмый, чөнки бу канун тарафыннан расланган.

- Әгәр дә каникул бирүдән баш тартсалар, банкларга берәр нәрсә яныймы?
- Әлбәттә! Аларга штрафлар, санкцияләр яный. Хәтта лицензияләрен дә тартып алырга мөмкиннәр.


- Үзизоляция вакытында документларны ничек тапшырырга була?
- Кредит каникулларына документларны теләсә нинди җайлы юл белән юлларга мөмкин. Хәтта бу хакта телефоннан гына да хәбәр итәргә дә була. Керемегез кимү хакында документларны финанс оешмасына мөрәҗәгать иткәннән соң, 90 көн дәвамында документларны тапшырырга хокукыгыз бар.

 


Белгеч фикере

Финанс буенча консультант Земфира Исламова фикеренчә, кредит каникулларын, мөмкинлек булса, алмау хәерлерәк.
- Кредит каникуллары вакытында төп бурычны түләмисең, әмма процентлар беркая да китми, аларны барыбер түлисе булачак. Ә каникуллар тәмамлангач, түләүләрнең суммасы тагын да арта. Шуңа да кредит каникуллары аларга киңәш итмәс идем. Хәзер кредитны мөмкин кадәр тизрәк ябу күбрәк файда китерәчәк, чөнки икътисади кризис чоры була калса, сезнең каникулларны алу өчен киләчәктә мөмкинлегегез булачак, - дип аңлатма бирде Земфира Исламова.
 


 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading