16+

М-12 автотрассасы төзелешендә бер генә йорт та җимерелмәячәк

Вакыт-акча, дигән гыйбарәне һәркайсыбызның ишеткәне бар. “Автодор” дәүләт компаниясе идарәсе рәисе Вячеслав Петушенко “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган Мәскәү-Казан видеоэлемтәсендә моны тагын бер кат дәлилләде.

М-12 автотрассасы төзелешендә бер генә йорт та җимерелмәячәк

Вакыт-акча, дигән гыйбарәне һәркайсыбызның ишеткәне бар. “Автодор” дәүләт компаниясе идарәсе рәисе Вячеслав Петушенко “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган Мәскәү-Казан видеоэлемтәсендә моны тагын бер кат дәлилләде.

— Казан белән Мәскәү арасын автомобильдә узар өчен, иң әйбәт, дигәндә дә 12-14 сәгать вакыт кирәк. М-12 автотрассасы сафка бастырылгач, шушы араны 6 сәгать 30 минутта узу мөмкинлеге туа. Юлдан файдаланучыларга әһәмиятле әйбер-вакыт бүләк ителә. Хәзерге тизлекле заманда вакыт ул бик кадерле,-диде Вячеслав Петушенко.

Башлана башлады

Мәскәү белән Казан арасында барлыкка киләчәк М-12 автотрассасы 794 километрны тәшкил итә. Инженерлык-тикшерү эшләре инде бара, колачлы төзелешкә 2021 елның икенче яртысында керешеләчәк, юлны инде 2024 елга ук файдалануга тапшыру ниятләнелә. Эшләрне башкарачак подрядчы оешмаларның күбесе тәгаенләнгән.

Уңайлыклар

 Проектта М-12 автотрассасы 4 полосалы. Бөтен озынлыгында бернинди юллар белән кисешми, светофорлар булмый. Рөхсәт ителгән тизлек-сәгатенә 120 километр. Трасса төнлә яктыртыла. Юл буйларында кафелар, АЗСлар, кече кунакханәләр һәм автосервислар төзелә, кәрәзле элемтә дулкыннары тәэмин ителә.

Табигатькә зыян салынмый

Автотрасса буйлары яшелләндерелә, агачлар утыртыла. Җәнлекләр күченеше өчен аралык-күперләр ясала.
-Идел аша салыначак күпернең суднолар йөри торган өслеге 960 метр була. Идел елгасының су акмый торган өлеше дә бар. Ул урында субайлар төзелерме яки дамба түшәлерме-анысын экологлар белән хәл итеп бетерербез,-дидие Вячеслав Петушенко.

Йортлар җимерелми

М-12 автотрссасы Мәскәү, Владимир, Түбән Новгород өлкәләре, Чувашия һәм Татарстан республикалары аша уза. Татарстанда яңа юлның 145 километры Кайбыч, Апас, Югары Ослан, Кама Тамагы, Питрәч һәм Лаеш муниципаль районнары җирләре буйлап үтә.
-Автотрасса шәһәрләргә һәм торак пунктларга мөмкин кадәр якын итеп төзеләчәк, чөнки юл файда китерергә тиеш. “Йортыбызны сүтәләр икән”,-дип сөйләнгән кеше, белегез, ялган сүз тарата. Татарстан җитәкчелеге белән сөйләшүләр алап барыла, М-12 автотрассасы төзелешендә бер генә йорт та җимерелмәячәк,-дип, кат-кат әйтте Вячеслав Петушенко.

Автотрасса түләүле

М-12 автотрассасы төзелеше 60 процентка-дәүләт, ә 40 процентка инвесторлар хисабына гамәлгә ашырыла. Вячеслав Петушенко әйткәнчә, дәүләт акчасы 20 ел эчендә кире кайтарылырга тиеш, әмма 20 елдан соң да М-12 автотрассасы түләүле булып кала. Юлда касса-шлагбаумнар булмый, түләүне транспорт чарасының дәүләт теркәү саны буенча видеокамералар башкара.
— Муниципаль районнар да юл участокларыннан файдалансалар түләргә тиешле булалар. Авыл хуҗалыгы машиналары-комбайннар һәм тракторлар автотрассага кертелми. Автотрасса тизлеге сәгатенә 120 километр, ә тракторныкы-30. Авыл хуҗалыгы машиналарына җирле юллардан йөрергә туры килә, - диде Вячеслав Петушенко.

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading