Ниһаять, башкалабыз Казанга да килеп җиттек. Интернетта change.org дип аталган петицияләр сайты бар. Халык, кайсыдыр мәсьәләне чишү өчен, петиция ачып, аны хуплау йөзеннән, электрон рәвештә үз имзасын калдыра. Альберт Хөснуллин 200 сумлыкта Казанны сурәтләү турында мөрәҗәгать булдырган.
- Казан 200 сумлыкта үз урынын алырга хокуклы. Минемчә, ул мәдәният, икътисад һәм спорт өлкәләрендә үсеш буенча ил төбәкләренең беренче өчлегендә бара. Казан илебезнең күпйөзле икәнлеген дә чагылдыра! Мәчетләр һәм православие Храмнары инде ничә гасырлар янәшә тора. Бу бөтен төбәкләр өчен дә үрнәк, - дип язган Альберт. Петицияне ике меңләп кеше хуплаган.
Change.org сайты оештыручылары хәбәр итүенчә, ике көндә яңа акчадагы бизәлешкә кагылышлы 1300 петиция ачылып, 80 мең кеше тавыш биргән. Халык ни генә күрергә теләми: Байкал күле белән Эльбрус тавыннан башлап Путин, Толстой, Ломоносов, Гагарин, Сталин, Тула перәннеге, хәтта Чак Норрис сурәтенә кадәр.
Берәү, яңа купюрага Панама дәүләтен төшерик, дип: «Әлеге төбәк Россияне мәдәни яктан баетуга зур өлеш кертте», - дип аңлатма биргән.
Хәзерге вакытта иң популяр петиция ике меңлектә Владивостокны сурәтләүгә бәйле. Аннары тавыш саны буенча Кострома, Волгоград, Краснодар, Якутск, Пермь, Байкал күле, ике мең еллык юбилеен бәйрәм итүче Дербент (Дагыстанда), Новосибирск һәм Севастополь бара.
Кайсы шәһәр кайсы акчага хуҗа (банкнотлар)
Берничә ел элек петиция ярдәмендә 36 мең британлы үз банкнотларында хатын-кыз сурәтенең барлыкка килүенә ирешә. Быел шундый ук чара Канадада җиңеп чыга. Яңа акчалар әлеге илләрнең үсешенә хатын-кызның нинди зур өлеш керткәненә ишарәли.
Австралиядән Конор исемле 12 яшьлек сукыр малай тырышлыгы белән узган ел 5 долларлык купюраларда махсус билгеләр барлыкка килә. Алар ярдәмендә, күрмәүчеләр акча белән җиңел генә куллана.
Россиянең бүгенге кәгазь акчаларына игътибар итсәк, анда Идел буе федераль округының бер шәһәре дә юк. Әгәр тавыш бирүдә Владивосток җиңеп чыкса, купюраларда Ерак көнчыгыш федераль округыннан ике шәһәр була, дигән сүз (биш меңлектә шул җирлектән Хабаровск сурәтләнгән).
«Википедия» мәгълүматларына күз салсак, 2014 елның тулаем төбәк продукты (ВРП) күрсәткечләре буенча, Үзәк федераль округтан соң, Идел буе округы - икенче урында, ә Ерак көнчыгыш округы - җиденчедә. Кеше саны буенча да без Үзәк федераль округтан гына калышабыз. Шулай булгач, Казанны ук булмаса да, Идел буендагы берәр башка шәһәрне яңа акчага «иңдерергә» кирәк бит инде. Ә шулай да Казанның - Россиянең өченче башкаласы икәнлеген дә онытасы түгел, җәмәгать. Җитмәсә, чал тарихлы калабыз Идел буендагы иң борынгы шәһәр дә бит әле. Билгеле булганча, олыларга урын бирергә кирәк. Һәрхәлдә, тәрбияле кешеләр шулай эшли...
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.


Комментарийлар