16+

Җылылык субсидиясе беркадәр өметләндерә

Татарстанда җылылык энергиясе өчен аралаш субсидияләү быелның 1 сентябреннән гамәлдән чыгарылды.

Җылылык субсидиясе беркадәр өметләндерә

Татарстанда җылылык энергиясе өчен аралаш субсидияләү быелның 1 сентябреннән гамәлдән чыгарылды.

Бу үзгәреш, фәкать, катнаш режимда җитештерелгән җылылык энергиясеннән файдаланган Зәй, Казан, Түбән Кама, Чаллы шәһәрләрендә, шулай ук Ютазы районының шәһәр тибындагы Урыссу һәм Түбән Кама районының Афанасово, Красно-Ключинское торак пунктларында яшәүчеләргә генә кагыла. Башкаларга һич тә хафаланырга кирәкми. Санап үтелгән шәһәрләрдә һәм торак пунктларда яшәүче кайбер категория гражданнарга, коммуналь тарифларның кискен үсеше матди хәлләренә авырлык тудырмасын өчен, Татарстан Президенты адреслы субсидияләү турында карар кабул итте. Гаиләдә һәр кешегә айлык уртача керем 10-30 мең сумнан артмаган очракта, субсидия билгеләнә. Мәгълүм ки, 1 гигакалорий җылылык энергиясе моңа кадәр 638 сумны тәшкил иткән булса, быелның 1 сентябреннән 1278 сумга күтәрелде. Шушы аерманың бер өлешен 3 ел дәвамында республика бюджеты каплап барачак, моның өчен 7 миллиард сум акча тәгаенләнгән. «Таттеплосбыт» ачык акционерлык җәмгыяте тәэмин итүче җылылык энергиясеннән 515 мең йорт хуҗалыгы (гаилә) файдалана. Исәпләүләр күрсәткәнчә, субсидия билгеләнгәч, халыкның кайбер категорияләре җылылык энергиясе өчен элек түләгән бәядән дә азрак түләячәк. Сентябрь аенда таратылачак счет-фактура кәгазенең арткы ягында: субсидия хисаплауның формуласы, төбәк стандартлары күләме, социаль яклау органнарының адресы һәм кабул итү вакыты күрсәтелә. Гаилә керемнәре исәпкә алынып, торак-коммуналь хезмәтләргә түләүләрдә элек тә субсидияләрдән файдаланган гражданнарга җылылык өчен максатчан компенсация автомат рәвештә билгеләнә.
2010 елның 27 июлендә гамәлгә кергән «Җылылык белән тәэмин итү турында»гы 190 нчы федераль законда язылганча, җылылык энергиясеннән файдаланган өчен аерым категория кулланучыларга ташламалы тарифлар булдырылган шартларда, икенче бер кулланучыларга җылылык энергиясе (куәте) тарифларын арттыру рөхсәт ителми. Ижевск, Йошкар-Ола, Түбән Новгород, Самара, Саратов шәһәрләрендә, Ленинград өлкәсендә аралаш (перекрестное) субсидияләү инде 2011 елның гыйнварыннан ук бетерелгән. Татарстанның аралаш субсидияләүне һаман да гамәлдә тотуы «Торак-коммуналь хуҗалык реформасына теләктәшлек фонды» чыганакларыннан алга таба да файдалану мөмкинлеген чикли. Республикада торак фондка тулысынча капиталь ремонт ясап чыгу өчен әле тагын 50 миллиард сумнан күбрәк акча кирәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading