16+

«Әкият» актрисасы Миләүшә Фәйзрахманованың йөрәк әрнеткән язмышы: «Бер генә үкенеч калды...»

«Шүрәле»дә — аю, «Су анасы»нда — су әби, «Авыл эте — Акбай»да — Муйнак, «Әлдермештән Әлмәндәр«дә — Өммия...

«Әкият» актрисасы Миләүшә Фәйзрахманованың йөрәк әрнеткән язмышы: «Бер генә үкенеч калды...»

«Шүрәле»дә — аю, «Су анасы»нда — су әби, «Авыл эте — Акбай»да — Муйнак, «Әлдермештән Әлмәндәр«дә — Өммия...

«Укып карыйм әле»

Барысы да «Әкият» курчак театры актрисасы, Татарстанның атказанган артисты Миләүшә Фәйзрахманова тудырган образлар. Курчак театры артисты сәхнәдә еш күренмәсә дә, тамашачылар күңелендә уелып кала. Чөнки спектакльләр театр дөньясы белән танышучы балалар һәм аларның әти-әниләре, якыннары өчен уйнала. 

— Миләүшә апа, курчак театрында эшләүче балачакта да курчак уйнап үсәме? 

— Мин Биектау районы Бикнарат авылында туып-үстем. Без үскәндә курчак уйнарга вакыт юк иде шул. Эшләп, хезмәт белән тәрбияләнеп үстек. Курчак уйнап үсмәсәм дә, курчак театры спектакльләрендә тәрбияләндем. Курчак театрын карау — көтеп алынган мизгел була иде. Мәктәптә укыганда инде үзем дә спектакльдән өзекләрдә уйный башладым. Укытучылар, сыйныфташлар: «Шундый шәп уйныйсың, сиңа актриса булырга кирәк», — дип әйтә иде.

Дөресен әйткәндә, үзем дә сәхнәне бик яраттым. Шуңа 10 нчы сыйныфны тәмамлаганда, газетадан «Театр көллиятенә студентлар эзлибез» дигән белдерүне күргәч, озак уйлап тормадым. Документларымны алып, укырга керергә киттем. Әле ул вакытта курчак театры төшкә дә кермәде, аерым бүлек барлыгын да белмәдем. Көллияткә килгәч, күреп алдым да, кызыксына башладым. «Укып карыйм әле», — дидем.

Уку үзенчәлекле булды. Без сүзләрсез, куллар белән генә этюдлар күрсәтә идек. Кулдан ясалган аккошның яралану күренешен карап, хәтта тамашачылар да елады. Шул вакытта куллар белән генә дә кешегә тәэсир итеп була икән дип уйлап куйдым. Безне укыткан остазыбыз Илдус Зиннуров — Курчак театрында баш режиссёр иде. Шуңа күрә эшкә кереп китү дә җайлы булды.

Миләүшә. фото с личного архива

— Театр коллективлары турында төрле сүзләр ишетәбез. Сезне теләп кабул иттеләрме?

— Без укыганда ук курчак театрына икенче йортыбызга кебек килеп йөрдек. Спектакльләр карадык, труппа белән дә таныш идек. Шуңа бернинди авырлык сизелмәде. Көндәшлек турында сүз дә чыкмады. Курчак театрында болай да санаулы гына кешеләр эшли иде, шуңа өлкән хезмәттәшләребез безне якын күрде.

Курчак театрына төркемебездән өчәү генә килдек. Моңа өстәп, мин театр көллиятен тәмамлаганда Камал, Тинчурин театрларына санаулы гына бер-ике кешене алалар иде. Ихтыяҗ зур булмаган, күрәсең. Театрда каласы, иҗат итәсе килә бит. Курчак театрында эшләвемә беркайчан да үкенгәнем булмады. Элек гастрольләргә дә шундый еш йөри идек. Айлар буе кайтып кермәдек. Алай да 38 ел — бер мизгел кебек үтеп китте.

Миләүшә. фото с личного архива

«Кулым арды»

— Хезмәтегезнең сәхнә артында калуы үпкәләтмиме?

— Без бит гел сәхнә артында калмыйбыз. Үзебезнең дә сәхнәдә курчак белән бергә, ачык планда уйный торган спектакльләребез бар. Моңа өстәп, курчак театрына килүче артист кая килгәнен аңларга тиештер. Монда "мин-минлек«нең кирәге юк. Чөнки без үзебез генә түгел, курчакны да уйнатабыз. Текстны да ятлыйбыз, образга да керәбез, моңа өстәп курчак белән дә эшлибез.

Икеләтә эш башкарабыз. Үзең актёр кебек уйнамасаң, тамашачыны берничек тә ышандыра алмыйсың. Ә ышандырырга кирәк. Кайвакыт спектакль барганда төчкерәсе килә. Менә шул вакытта курчакны да төчкертсәң, театрның сере кала. Әгәр: «Тамашачы игътибар итми», — дип эшлисең икән, бөтенләй башка нәтиҗәгә киләсең. Курчакларның да төрлесе бар. Авырлыгы кулга төшә. «Кулым арды», — дип спектакльне туктатып булмый. Билгеле, кулга килгән авырлык сәламәтлек өчен дә эзсез калмый.

— Замана да, балалар да башка диләр. Балаларда самимилек бармы әле?

— Әлбәттә, бар. Тын да алмыйча карап утыралар. Балалар гына түгел, әти-әниләр дә карый. Театрга килүче тамашачы булу — бәхет. Димәк, ул бу могҗизалы дөньяга аяк баскан инде. Ә менә тамашачыны театрга алып килү, җәлеп итү җиңел түгел. Әти-әниләр дә, балалар да, кызганыч, телефонга ныграк ышана.

Миләүшә. фото с личного архива

Бик иртә үсәргә туры килде

— Үзегез ничек үстегез?

— Без бөтенләй өйдә тормадык, урамда уйнап үстек. Гаиләдә биш бала идек. Дүрт малайга бер кыз булдым. Бүген энекәшем белән икәү генә калдык. 35 ел бергә яшибез. Азат армиядән умыртка баганасын сындырып, имгәнеп кайтты. 19 яше дә тулмаган әзмәвердәй егет иде. Десант гаскәрләренә билгеләгәннәр иде. Азатка беренче төркем инвалидлык бирделәр. Аллаһка шөкер, ул беркайчан да күңел төшенкелегенә бирелмәде.

Үзенә кул селтәмәде, оптимист булуы өчен аңа рәхмәтлемен. Әле әни авырып, урын өстенә калды. Дүрт ел Казанга алып килеп, әнине карадым. Гастрольләргә дә чыкмый кала алмыйм. Зарланып утырып булмый, гаиләне тәэмин итәргә кирәк. Кызым Алинә өченче сыйныфта укый иде. Балакаем, аңа да бик иртә үсәргә туры килде. Мин гастрольләрдә булганда, Азат белән икесе тормыш көтте. Алинә кибеттән ашамлыклар алып кайтты, энем Азат пешерде. Гастрольләргә киткәндә, ут йотып тордым инде.

— Ә башка туганнар?

— Кайгы артыннан кайгы килде. Беренче булып миннән бер яшь кенә өлкән абыемны, Азатны, соңгы юлга озаттык. Мин аны бик начар хәтерлим, кечкенә идем шул. Азат абыйга да 5 яшь кенә булган. Әти-әниләр энекәшкә дә Азат исемен кушкан. «Алай эшләргә ярамый», — дип әйтүчеләр бар. Тәгаен әйтеп булмый, нәрсә язган, шул буладыр инде. 1991 елда энекәш имгәнде. 2006 елда Айрат абый 43 яшендә фаҗигале рәвештә үлде.

Юл салганда бульдозер йөртүчесе ялгышып газга басып, абыйны дивар арасында кыскан. Җәрәхәте нәкъ артериягә туры килгән, кабыргасы да сынмаган... Артерия өзелгәч, ярдәм күрсәтеп җитешә алмаганнар инде. Бары 5 минут... Абыйның ике баласы, хәләле ялгыз калды. Эш урынында булган бу фаҗигагә ачыклык кертергә дә тырыштык, әмма аны бәхетсезлек очрагы дип билгеләделәр. 

2014 елда әти үлде, бер елдан соң Айдар абыем да китеп барды. 54 яшендә инфаркт булды. 2019 елда әнине соңгы юлга озаттык. Быел энекәшем Алмаз 50 яшен тутыра алмыйча, яман шештән китеп барды... 4-5 ел саен мәет булды.

— Язмышка үпкәләмисезме?

— Аллаһы Тәгалә адәм баласына күтәрә алмаслык сынау бирми. Якыннарны югалту бик авыр. Әмма тәкъдирне үзгәртү безнең кулдан гына килми шул…

Миләүшә. фото с личного архива

«Эшеңне ташла», — дип әйтүчеләр дә булды

— Мондый авыр вакытларда гаиләдә таяныч эзлисең. Сезнең таянырдай кешегез булдымы?

— Мин соңарып кына гаилә кордым. 35 яшьтә бала таптым. Ирем белән озак яши алмадык, 3 елдан соң юлларыбыз аерылды. Аның турында начар сүзләр әйтәсем килми, Аллаһы Тәгалә барысын күрә. Әмма, кызганыч, таянырдай кеше булмады.

— Хәзер 35 яшьтә бала табу — гадәти күренеш кебек. Сезгә каты бәрелүчеләр булмадымы?

— Дөресен әйткәндә, 30 яшькә кадәр гаилә кору, бала табу турында уйланмадым. Бар җаным-тәнемне театрга бирдем. 25 көнгә гастрольгә чыгып китәбез. Бер атна Казанда торабыз да, тагын юлга. Шуңа күрә шәхси тормышны бераз артка чигерергә туры килде. «Эшеңне ташла», — дип әйтүчеләр дә булды. Әмма мин театрдан китә алмадым, ул — минеке. Ә 30дан соң, кисәк әни булу теләге уянды. Бала сөясе, карыйсы килде. Күрәсең, һәр кешенең үз вакыты. Беркемне дә ашыктырып булмый.

— Башыгызны югалтып гашыйк булмадыгызмы?

— Андый мәхәббәтнең ахыры бик сирәк очракта хәерле була. Башны югалту — куркыныч бит. Гәрчә, ярату кебек олуг хис булса да. Беренче чиратта, хөрмәт итәргә, бер-береңне аңларга кирәктер. 

Миләүшә. фото с личного архива

— Үзегезгә генә бала үстерергә авыр булмадымы? Хәзер кешеләр психология белән дә еш кызыксына. Кызыгыз сезне "балачак травмалары«нда гаепләмиме?

— Аллаһка шөкер, таянырга әти-әни, абыйларым булды. Айрат абыйның үлемен әти-әни бик авыр кичерде. Нәкъ шул вакытта ирем белән аерылырга карар кылдык. Гел гастрольләрдә йөргәч, кызым Алинәне әти-әни янына авылга алып кайтырга туры килде. Әти-әни аны тәрбияләп юаныч тапты. Алинәм искиткеч акыллы бала булды.

Мин дә бер атна калдырмый авылга кайттым. «Балам кимсенмәсен», — дип борчылдым, әлбәттә. Җайлап кына: «Әтиең булмаганга үпкәләмисеңме?» — дип сорап карадым. «Юк, минем дәү әти, абыйларым бар», — диде. Көндәлек тормышта ир-ат кулы кирәк, әлбәттә. Абыйларым ярдәм итте, шөкер. Хәзер сәламәтлек һәм күңел тынычлыгы гына кирәк. Бар булганы җитә, Аллаһы Тәгалә бәрәкәтен бирсен.

— 38 ел театрда эшләсәгез дә, атказанган артист исемен сезгә өч дистә ел хезмәт итүдән соң гына бирәләр. Ни өчен?

— Бу сорауга мин җавап бирә алмыйм инде. Димәк, шулай булырга тиеш. Бер генә үкенеч калды: әти-әнием шушы уңышларымны күрмәде. Атказанган артист исемен 15-20 ел эшләгән кешеләргә болай да бирергә кирәк. Кеше ике дистә ел театрда хезмәт куйса, бу исемгә лаек түгелме? Эшләгән кешегә «рәхмәт» әйтергә кирәк. Ә халык артисты исеме — башка мәсьәлә. Бу исемне санаулы кешеләр генә йөртә ала.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading