─ Кайсы гына ролегезне алсаң да, бары тик үзегез уйнар өчен генә язылган кебек. ─ Әмма алардан аермалы буларак, махсус минем өчен язылганы да бар."Матур сити", дигән спектакль ул. Аны баш режиссерыбыз Ренат Әюпов заказ биреп яздырды. Шулай зурлаганы өчен мин аңа бик рәхмәтле.
─ Татарча фильмнар арасында Сез төшмәгәне юктыр кебек. Үзегез телевизордан карыйсызмы аларны? ─ Элек үземне карарга,яратмый идем, ә хәзер вакытым юк. Кайчан да булса, барысын да карармын әле, дип уйлыйм.
─ Үзегезнең язмыш турында да фильм төшерерлек. Ирегез Ленар (Гыйльметдинов)белән узган гомер юлыгыз авыр сынаулардан тора. Бер-берегезгә булган мәхәббәтегезне еллар үткән саен исбатлап яшисез. ─ Ничек кенә булмасын, мин зарланырга яратмыйм. Кызыбыз кечкенә чакта, әтисе белән юл аша чыкканда, машина бәрдереп китте. Үземнең күз алдында булды бу хәл. Бер мизгел эчендә Ленар баланы читкә этеп җибәрде, ә үзе бик каты җәрәхәтләнеп, шунда ук аңын җуйды. Ашыгыч ярдәм машинасы белән хастаханәгә алып килгәч тә, табибларның: “Дәвалауның файдасы юк, барыбер яшәмәячәк”, ─ дигән сүзләрен ишетеп алдым да, Сәламәтлек саклау министрлыгына шалтыраттым. Шуннан соң тиешенчә дәвалый башладылар. Ун көн буе аңсыз ятуга карамастан, Ленарның тереләчәгенә өметемне өзмәдем. Өч атнадан соң, өйгә алып кайткач та, шактый тәрбияләргә туры килде. Аллага шөкер, берничә айдан аякка басты. Аннары озак та үтмәде, икебез бергә Мәскәү артистлары белән табиблар турындагы “Неотложка” киносында , Рамил Төхвәтуллин төшергән “Упкын” фильмында уйнадык. Үзе театрда рәссам булып эшләсә дә, режиссерлар аның артистлык сәләтен дә күрделәр. Ул Санкт-Петербургта театр, музыка һәм кинематография институтын тәмамлаган иде. Быел бергә яшәвебезгә 35 ел булды. Соңгы вакытта Ленарның кабат сәламәтлеге какшады әле. Инфаркт кичерде.
─ Үзегез дә күптәннән яман авыру белән көрәшәсез. Шуңа карамастан,кайчан очратсаң да, йөзегез көләч, шат күңелле булыр. Сәхнәдә берсеннән-берсе кызыклы рольләрегез белән сөендереп торасыз. ─ Табиблар:” Яман шеш авыруының 4нче стадиясе”дигән диагноз куйганга унбер ел вакыт узды. Шул вакытта авыруны ишетүгә, аптырап калдым һәм башыма: “Мин моны барыбер җиңәм” ─ дигән уй килде. Операциядән соң, хастаханәдән чыгып бераз тернәкләнүгә, режиссерыбыз Ренат Әюпов “Кичер мине, әнкәй!” спектаклендә миңа Миңзифа ролен бирде. Аннан соң да күп спектакльләрдә уйнадым. Сәхнә авыртуларны да оныттыра бит ул. Әле дә дарулар ярдәмендә авыру белән көрәшүемне дәвам итәм. Мин һәрвакыттагыча киләчәккә хыяллар белән яшим. Кызыбыз белән улыбызга ярдәм итәсем, оныкларыбызны үстерергә булышасым бар әле.
─ Шундый ихтыяр көче, сабырлык каян килгән Сезгә? ─ Әниебез бик сабыр да, көчле рухлы да булды. Аннан үрнәк алмый мөмкин түгел иде. Сеңелләрем Лилия , Гөлнара белән без әниебезгә рәхмәтле булып яшибез.
Комментарийлар