Шагыйрә, дистәләгән хит-җырларның авторы Гөлүсә Шаһбан белән әңгәмә һәрвакыт рәхәт, җиңел бара. Аны Закир Шаһбанның тормыш иптәше буларак та беләләр. Гаиләләре, иҗатлары да үзенчәлекле.
– Күптән түгел генә әниегез вафат булган, кайгыгызны уртаклашабыз. Араларыгыз да бик якын иде...
– Без өч бала үстек: апа, мин һәм энекәш. Әти-әниләр белән араларыбыз һәрвакыт якын булды. Алар безне кечкенәдән бер бөтен итеп тәрбияләп үстерде. Әти-әни өчен “үлеп” тордык. Иң тәмле ризыкны, иң матур киемне аларга алып бирергә тырыштык. Атна саен диярлек канатланып әти-әни янына кайттык. Бәлки, шуңа күрә дә әни китеп баргач, күңелдә үкенечләр калмагандыр. Әни бик матур гомер кичерде. Әти белән тигезлектә, бер-берсен хөрмәт итеп яшәделәр. Алар биргән тәрбиягә нигезләнеп хәзер без үзебезнең балаларны үстерәбез. Әни бакыйлыкка күчкәч, аның әйткән сүзләре ешрак искә төшә башлады. Алар нәкъ әнинең тавышы, интонациясе белән яңгыраган төсле тоела. Безнең уртак истәлекләребез, шөкер, күп. Нәкъ алар яшәргә көч биреп торадыр да.
– Әниегез белән хушлашып кала алдыгызмы?
– Әни һәрвакыт, авырулары булуына карамастан, тәрәз алдына килеп, кулларын сузып, Аллаһка һәр туар таң өчен шөкер итә иде. Әни Яңа ел бәйрәмнәреннән соң бераз авырый башлады, 31 мартта бакыйлыкка күчте. Соңгы көнендә дә үз акылында булды. Соңгы атнада гына ризыктан баш тартты һәм соңгы ике көндә йоклады, йокласа да безнең сөйләшкәнне ишетеп тыңлап яткан кебек тоелды. Барыбыз да әни белән булдык. Бертуктаусыз дога кылдык, ул йокласа да: “Әни безне барыбер ишетәдер”, – дип җылы сүзләребезне әйттек. Әнинең китәсе билгеле иде инде... Аллаһтан бары җиңеллек бирүен генә сорадык. Әни, яраткан улының кулында, елмаеп җан бирде. Урыннары оҗмахта булсын. Барыбызга да кыен. Әти дә әнине бик юксына. 86 яшькә кадәр бергә гомер иттеләр. Аллаһка шөкер, әти үз аягында, өйне дә, тормышны да үзе алып бара әле. Без дә еш кайтып торабыз. Күченеп килергә теләге булса, һәрберебезнең дә ишеге ачык. Тик әтинең бик китәсе килми, туган нигезебезнең җылысын саклый.
– Әнигә каршы әйткән булдымы?
– Яшь вакытта булгандыр инде. Закирга кияүгә чыкканда миңа 26 яшь иде. Әни ниләр генә уйлап бетермәгәндер. Мин аның хәлен үзем әни булгач кына аңлый башладым. “Җиңел булмаячак бит, кызым. Тормышыңны ватма инде”, – дип тә әйтәсе килгәндер. Аллаһка шөкер, әти-әнинең куркулары акланмады. Закир яхшы кеше булды. Әни дә килен һәм кияүләрен үз балаларыннан да ныграк якын итте. Бәлки, акыллы, зирәк кешеләр шулай эшләргә тиештер дә. Гаиләгә килгән кеше дә кемнеңдер газиз баласы бит.
– Соңгы арада Закир абый да сәхнәдә сирәк күренә. Аның хәлләре ничек?
– Закир бер дә тик тормый. Радио-телевидениегә килгәндә, бәлки, алай еш күренмидер дә. Ләкин интернет челтәрләрендә тамашачылар белән даими аралашып тора. Яңа җырлар языла, шөкер. Моңа өстәп, Закирның 60 яшьлек юбилее да якынлаша. Юбилей концертында, элеккеге "Заман егетләре"н бер сәхнәдә күрәсем килә, ләкин әле бу минем теләк һәм хыял гына. Дистә еллар узса да, халык аларның җырларын тыңлый, онытмый. Бу да күрсәткеч. Закирның сәламәтлеккә бер дә зарланганы юк, шөкер. Зинһар, авырмасын гына. Дөрес тукланырга тырышабыз. Концертларда да еш уенын-чынын бергә кушып: “Хәзерге заманда кеше ачтан үлми, ашап үлә”, – дип шаяртам. Һәрнәрсәнең чамасы булырга тиеш.
– Бер әңгәмәдә: “Миндә ике Гөлүсә яши”, – дип әйткән идегез. Бу психологик тайпылыш түгелме?
– Юк инде. Бу бары тик эчке кичерешләрне сурәтләүнең бер формасы гына. Һәркемнең күңелендә шундый бәхәс туадыр. Әйтик, бер Гөлүсәнең тауларны күчерердәй көчле рухы, дәрт-дарманы бар кебек. Ә икенчесе, киресенчә, ишеткән сүзләрне күңелгә якын алып, тукталып кала, икеләнә. Безнең тормышта, әлбәттә, көчле Гөлүсәсез яшәп булмый.
– Моннан биш ел элек безнең газетабызда сезнең белән әңгәмә басылып чыккан иде. Закир абыйның хыянәте турында ачыктан-ачык сөйләгән идегез. “Ник сөйләдем икән?” – дип үкенгән чаклар булдымы?
– Гомумән, олы башымны кече итеп ниндидер хатыннарга язып та тормас идем хәзер. Исем дә китмәс иде. Закир белән генә җитди сөйләшеп, ачыклык кертер идем. Ә ул вакытта кызыбыз да 4 нче сыйныфта гына укый иде. Үзем дә яшьрәк идем. “Аерылсам, нишләрбез?” – дип тә уйлаганмындыр. Хатын-кыз үзе өчен генә уйламый бит. Бу хәл турында күп әйтелде инде. Мин аны йөрәгемә тигәнгә, башкаларга гыйбрәт булсын дип сөйләдем. “Хайп ясыйм”, – дип тә тырышмадым. Закирга үпкәләп, аны гаепләп тә сөйләмәдем. Бер ханым белән язышуын күреп, тоткач, яңадан икенче исемнәр астында теркәлеп, минем кимчелекләремне санап утыруга түзә алмадым. Закир никадәр мөстәкыйль булса да, күзләре күрмәгәч, үз ягымнан аңа ярдәм итәргә тырыштым. Мондый мөнәсәбәттә булып та, ярамагач, күңелгә тиде, әлбәттә. Ләкин барысын да ачып салмадым. Закирга язган хатынның исемен дә, фамилиясен дә әйтмәдем. Гәрчә алай да эшләп була иде. Иң мөһиме бу хәлләр хәерле тәмамланды. Закир белән 2015 елга кадәр никах белән генә яшәгән идек. Моннан соң рәсми төстә язылыштык. Бар мөлкәтне дә үз исемемә яздырып куйдым. Закир да тынычланды. Ирләрегез читкә йөрмәсен дисәгез, үзегез хуҗа булыгыз. “Иргә ышанма, Иделгә таянма”, – ди халык әйтеме. Хатын-кыз үз мәнфәгатен кайгыртырга тиеш. Кызыма да: “Аягыңда нык басып торасың килә икән, үз бюджетыңны булдыр”, – дим. Кемгәдер өметләнеп кенә дөнья бармый. “Хатын-кыз ирләргә каршы әйтмәскә тиеш”, – диләр. Ана төннәр буе йокламыйча бала карап, аны тәрбияләп, кадерләп үстерә. Аның хисләре белән уйнап, кимсетергә берәр кемнең хокукы бармы? Ир-аттан хөрмәт була икән, хатын-кыздан да хөрмәт булырга тиеш. Хатын-кызлар аеруча хәзерге заманда үз бәясен белеп торырга тиеш.
– Хәзер хатын-кызларның бу мәсьәләдә проблемасы юк бугай...
– Яшьләрдә, бәлки, юктыр. Безне, мәсәлән, әти-әни: “Кире елап кайтасы булма”, – дип әйтеп үстерде. Мин дә әңгәмәләрдә: “Хатын-кыз гаиләне сакларга тиеш”, – дия идем. Гомер үтә, тәҗрибә туплана, кызыбыз да буй җитте. Кемнеңдер кызымнан көлеп, хисләре белән уйнавын теләмим. Күз яшьләрен түгеп, интегеп яши торган булса, әлбәттә: “Гаиләңне сакла”, – дип әйтергә тел әйләнми. Гаилә тормышы – бер-береңне хөрмәт итеп, ярдәмләшеп, кайгы да, шатлык та уртак булганда гына рәхәт.
– Хыянәт иткән кешегә башкалар да хыянәт иткән төсле тоеладыр. Сезгә ирегез шик белән карамадымы?
– Закир беркайчан: “Син кайда? Кем белән? Озак буласыңмы?” – дип сорамады. Мәхәббәт турында шигырьләрем бик күп. Аларның бөтенесе дә Закир турында түгел, билгеле. Күбесе тормышта булган гыйбрәтле хәлләргә, дуслар, якыннарның тарихларына да нигезләнә. Закир: “Аларны кемгә атап яздың?” – дип тә төпченми. Гомумән, ул күңелемдә “казынмый”. Мин дә теләсә нәрсә белән башымны катырмыйм.
– Холкыгызда нинди кимчелек бар?
– Мин тыштан “ут” булып күренсәм дә, йомшак күңелле. Кешеләрне жәллим, “юк” дип әйтә белмим. Кызымда да бу сыйфат бар. Безне беркем жәлләми, ә без артык йомшак күңелле булганга күрә интегәбез. Закир белән 24 ел бергә гомер итәбез. Безнең юлда да төрле кешеләр очрады. Кешегә ышанычны бетерә торган хәлгә дә юлыктык. Закирның күрмәвен белеп тә, аннан файдаланып калырга теләүчеләр булды. Закирның кесәсеннән акча урлауны да үттек. Нишләтәсең, андый кешеләр дә бар. Закирның кесәсеннән акча урлау, хәзер кырыкалдарлар белән чагыштырганда чүп кенә. Алар да адәм баласы…
– Сез иркә хатын-кыз була аласызмы?
– Тормышны тартып барсам да, шул ук вакытта иремнең иркә хатыны да. “Мин бүген ардым, үзең генә барып кайта аласыңмы?” – дип тә әйтәм. Беркем дә мине мәҗбүр итми. Гомумән, тормышта үз көчемнән килгән әйберне генә, үзем теләп эшләдем. Үземне бәхетсез дип әйтергә хакым юк.
– Сезгә күз тигәне бармы?
– Сабый вакытта күз тиеп, чак кына исән калганмын. Әни төнлә мине күтәреп әби янына күрше авылга йөгергән. Әби догалар укып, өшкереп, мине үлемнән алып калган. Уңышка ирешкән кешеләр өчен күз тию гадәти хәлгә әйләнә. Аллаһка шөкер, иҗатым тукталмый. Биш китап чыгардым, шигырьләрем популяр җырлар булып китә. Моңа көнләшеп тә буладыр. Ләкин: “Сезнең язмышны күрергә язмасын”, – дигән сүзләрне еш ишетәм. Уйлап карасак, Закир минем талисманым да әле.
– Әңгәмә барышында кат-кат: “Аллаһка шөкер”, – дип кабатладыгыз. Сез дингә нинди мөнәсәбәттә?
– Яшь вакытта бер төрле уйлыйсың, хәзер инде бөтенләй башкача. Һәрвакыт: “Аллаһы Тәгаләгә шатлык белән якынаерга насыйп итсен”, – дип әйтә идем. Аллаһка шөкер, шулай булды да. Биш вакыт намазны калдырмыйм.
– Тормыш юлын үзгәртеп булса, үзгәртер идегезме?
– Бүгенге язмышыма риза. Тормышны үзгәртү һәрвакыт бәхеткә илтми бит. Бәлки, мин бөтенләй бәхетсез тормыш кичерер идем. “Эх”, – дип уфтанып әйтерлек түгел. Һәркемнең тормышы үзенчә авыр. Минем тормышны үзенчә күз алдына китереп, “мескен” дип әйткән кешеләр миннән дә бәхетсез була ала.
– Иҗатыгызга да тукталасым килә. Соңгы вакытта шигырь язу да “мода”га кереп китте. Шагыйрьләр басты дөньяны дисәм?..
– Китапларым басылып чыккач та, үземне шагыйрә дип атамадым. Интервьюга чакыргач та, үземне шагыйрә буларак тәкъдим итүгә каршы булдым, чөнки минем өчен бу бик зур сүз. Берничә китап басылгач, үземнең укучыларым барлыкка килгәч кенә шагыйрә исеме белән килештем. Дөресен әйткәндә, мин әле дә Язучылар берлегендә исәпләнмим. Андый әйберләргә игътибар итмим, дөресен әйткәндә. Иҗат итәм, миңа рәхәт. Үзем шигырь язсам да, шигърияткә мөккибән киткән кеше түгел. Кайбер укучылар: “Китабыгызны кат-кат укып чыктым”, – дип әйтәләр. Шигъриятне шуның кадәр яратучы кешеләргә сокланам. Чәчмә әсәрдәге кебек сюжет та юк. Һәр шигырь аерым бер тарих бит. Шигырь китаплары җыючыларга, шигырь китабын кулга алып башыннан ахырына кадәр кат-кат укучыларга сокланам.
– Җырчылар җыр бүлешә. Ә шагыйрьләр шигырь бүлешәме? “Шигырь урлау” бармы?
– Теманы алалар. Язылган шигырьне бераз үзгәртеп, сүзләрен алыштырып, иҗек саннарын арттырып иҗат итүчеләр дә бар. Плагиат элек тә булган, хәзер инде, гомумән, адым саен диярлек. Җырның көе ошагач, “урладылар” дип әйтү җиңелрәк, чөнки ул аерма ачык ишетелә. Ә шигырьгә килгәндә моны ничек аңлатырга? “Мин кулланган сүзне яздың”, – дип бәхәсләшергәме? Бөтенләй мәзәк хәл кебек тоела бу.
– Шигырь сатып, тамак туйдырып буламы?
– Композиторлар көйләрен сата белә. Ә җыр сүзләре авторлары беркайчан үзләрен бәяләмәде. Берничә кеше генә шигырь язып акча эшли. Гадәттә: “Иң мөһиме – шигыремне җырга салсыннар, тамашачылар күбрәк ишетсен”, – дип бушка бирәләр. Мин “заказ”га җырга шигырь яза белмим. Минем өчен шигырь – ул күңел халәте. “Тукта әле, бу сүзгә нинди рифма кирәк”, – дип язуны булдыра алмыйм. Кулыма каләм алам да, шигырь үзеннән-үзе су кебек ага.
– Сөенечегез дә бар икән. Хыялыгызны чынга ашыргансыз, котлыйбыз!
– Әйе, Аллаһка шөкер. Күптән шәһәр янында үз йортым белән яшәргә хыялландым. Картлык көнемдә бакчама чыгып, чәчәкләр утыртып, шунда кайнашасым килә иде. Йорт алырга планлаштырсак та, ошаганын таба алмадык. Озак эзләдек. Бервакыт фатирга кайтып барганда, читтә генә төзелеп килүче яңа йортларга күзем төште. Борылдым да, киттем. Каеннар арасындагы йортларның әле тәрәзәләре дә юк иде. Бер йорт янына килеп туктадым. “Нинди матур йорт, моны аласы иде”, – дип уйлап куйдым. Бер ел элек фатирны сатуга куйган идек, сатылмыйча торды. Мин шушы йортны күрүем генә булды: “Фатирны карарга килгәннәр. Алалар”, – дип Закир шалтыратты. Фатир да сатылды, йорт та алынды. Һәр нәрсәнең үз вакыты бар икән. Аллаһ Тәгаләнең кодрәтеннән башка бернәрсә эшләнелми.
Комментарийлар