16+

Ренат Шәмсетдинов: «Башта мине Исламия Мәхмүтованың кияве буларак таныдылар»

Татарстанның атказанган артисты, Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры актеры Ренат Шәмсетдинов тамашачыларга образлары, рольләре аша таныш.

Ренат Шәмсетдинов: «Башта мине Исламия Мәхмүтованың кияве буларак таныдылар»

Татарстанның атказанган артисты, Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры актеры Ренат Шәмсетдинов тамашачыларга образлары, рольләре аша таныш.

Әңгәмә әзерләнгәндә аның турында башка интервьюларны өйрәнә башлагач, сораулар бик күп җыелды. Әңгәмәбез дә бер генә сәгатьлек булмады. Әңгәмәдән иң кызыклы җаваплар белән сезнең белән дә бүлешәбез.

– Актерның сәләте балачактан ук чагыла диләр. Сез балачактан театрга ашкындыгызмы?
– Артистлык һәркемдә дә яши инде ул. Без көндәлек тормышта да аны яратып кулланабыз. Кемнедер күрсәтәбез, кемнедер күздә тотып, образга кереп сөйлибез. Әмма бу сәләтне сәхнәгә алып чыгу һәркемгә дә бирелми. Мин театр белән “җенләндем” дип әйтә алмыйм. Без бит авыл балалары, ул вакытта телевизор да юк, шуңа күбрәк радио тыңлап үстек. Ул вакытта хәтта радио-спектакльләр бирәләр иде. Авылга театр килсә, бәйрәм инде. Спектакльгә бала-чаганы  кертмиләр, билгеле.

Урыннар чикле бит. Әти мәдәният йортында котельняда эшләгәч, киномеханикның бүлмәсеннән ачкычы бар иде. Шунда кереп, прожектор тишегеннән качып кино карый идем. Күрсәләр, йөгереп кенә төшеп китәсең дә, югаласың инде. Театрлар авылга килгәндә декорация ташышырга эләгә алсаң, бөтенләй бәхетле буласың. Вак-төяк реквизит ташыганда ярдәм итсәң, спектакльгә бушлай кертәләр. Театр көндәлек мәшәкатьләрдән читкә китү, арыну өчен сәбәп иде ул. Мин үзем дә өйдә буш вакытта ике урындык башына пәрдә бәйләп, курчак театры оештыра идем. Кем белгән, бәлки, миннән курчак театры артисты да чыккан булыр иде.

Әмма мин ул вакытта аның нәрсә икәнен, гомумән, барлыгын да белмәдем. Кечкенә вакытта апа шигырьләрне өйрәнгәнче, мин аны рәхәтләнеп сөйләп, хәтта җырлап та  йөри идем. Бала-чаганың хәтере яхшы була бит. Артистлыкка сәләт тә булган инде, димәк.

– Гаиләгез турында сөйләгез әле. Әти-әниләрегез, апа-абыйларыгыз турында бер дә ишеткәнем юк...
– Әти, әйткәнемчә, котельняда эшләде. Аның рәсми, матур исеме дә бар инде. Оператор угольных печей. Әни – мәктәптә химиядан лаборантка иде. Аның мәктәптә эшләве минем өчен иң куркыныч әйбер иде. Малайлар кызларга караганда шуграк бит. Кызык ясыйм дип эшләгән эшләр өчен дә җәзаны өйгә кайтып җиткәнче үк ала идем.

Директор кабинетына түгел,  әни янына химия кабинетына җибәрәләр иде. Безнең заман балалары әти-әни белән түгел, күбрәк шул абый-апалар тәрбиясендә үскәндер. Ике апам бар: Раушания апа (дәү апай)  белән Фидания апа (нәни апай). Нәни апай белән яшь арабыз якынрак булгач, аның белән үстем. 

– Әти-әниләр исән-саулармы?
– Икесе дә күптән мәрхүмнәр. Әти 2006 елда китеп барды. Без Истанбулга спектакль уйнарга киткән идек. Әтинең авыруы турында күптән белә идек. Бөтен кешене дә аяктан ега торган зәхмәт инде ул. Әти минем кайтуымны көткән. Ул бөтенләй хәлсезләнгән иде. “Улым, мине урамга алып чык әле”, – диде. Күтәреп урамга алып чыктым. Бик озак, тәмләп сөйләшеп утырдык. Әти әйтергә теләгән бар теләкләрен, киңәшләрен шунда әйтеп бетергән булып чыкты. Бәхилләшүе дә шул булган…

Әти ята алмый иде, утырып кына торды. Сызлануы булса да, көчле дарулар алмады. “Үз акылымда китәсем килә”, – диде. Бик якты күңелле, ихлас кеше иде. Урыннары оҗмахта булсын. Әнинең вафаты да авыр булды. Әни безне танымый башлады, анда деменция иде. Газиз әниеңнең сиңа ниндидер абый дип әйтү иң аянычы... Бер мизгелгә генә ачылып китә дә: “Улым, ни хәл?” – дип  сорап куя да, онытыла. Әти-әни янында булган Фидания апама бик рәхмәтле. Ул  аларның бар гозерләрен үтәде. Әнине соңгы көненә кадәр Фидания апаның улы Руслан карады. Ул: “Дәү  әнине беркемгә дә бирмим. Ул мине үлемнән алып калды”, – дип әйтеп, әнине үзенә алды.  Балачакта электр чыбыгына эләккән булган. Әни аны күреп алып, коткарып калган. Без инде шуңа риза булдык.  Көчебездән килгән кадәр ярдәм иттек. Апалар, туганнар белән гел аралашып, күрешеп торабыз, шөкер. Әмма әти-әниебез булмагач, барыбыз да ятим инде... Урыннары оҗмахта булсын. 

– Сезнең турында: “Режиссерлар аны күреп бетермиме, яшьрәк вакытында уйнарга тиешле рольләрен бик бирмәделәр шул аңа”, – дип әйткәннәр. Килешәсезме?
– Килешмим, әлбәттә. Чөнки һәрвакыт диярлек геройларны уйнадым. “Әйдә барыйк, кызлар карыйк”та Әфләтүнне, “Сөйгән ярым ятка кала”да Бәрәгулла, “На дне” пьесасында Васька Пепел, “Мәхәббәт турында риваять”тә Фәрһәд, хәтта әкиятләрдә дә төп геройларны уйнадым. Иҗат туктап тормый бит ул. Әгәр театрда яңа спектакльләрдә катнашмасам, аның башка ягы ачыла.  Кино, сериалларда да төшәргә мөмкинлек туа. Очрашуларга да йөрибез, шөкер. Иҗатның формасын гына үзгәрә.

Театрда яңа рольләрсез утырган чагым булып алды, дөрес. Бервакыт айлык репертуарны ачтым. Карыйм, ә анда бер спектаклем дә юк. Аптырап калдым, ялгышканнардыр дип тә уйладым. Кайбер спектакльләр репертуардан төшеп калган, яңараклары өстәлгән икән. Режиссер моны белеп алгач, миңа яңа роль бирде. Хәзер дә, Аллаһка шөкер, төп рольләр дә, икенче пландагылары да бар.

– Соңгы премьера “Әни килде” спектаклендә сез – Мәксуд. Һәр актер үз героен акларга тиеш диләр. Сез бу образны аклый аласызмы?
– Бу пьеса алынганда режиссерыбыз Айдар Тәлгатович: “Һәр кешенең үз дөреслеге бар”, – дип әйтте. Һәрберебез үз роленең асылын уйлый башлады. Озак эзләндек, уйландык, фикер алыштык. “Әни килде” моңа кадәр дә сәхнәләрдә куелды. Мин үзем дә аны тамашачы буларак караганым булды. Мәксуд белән Сәймәнең дә үз дөреслеге бар. Фатир алган булсалар, әниләрен, бәлки алып та киткән булырлар иде. Алар сарайда яшиләр бит, ә авыруны сарайда яшәтү үзе бер сынау.

Авылга кайтып кына китәрләр иде, улларының алиментын түләргә кирәк. Тулаем, пьесада сурәтләнгән вакыйгалар гадәти тормышта, кызганыч, еш очрый. Безнең якын-тирәдә андый кешеләр юк, шөкер. Әмма әти-әнисеннән баш тартучылар, аларны картлар йортында калдыручылар бар.  

– Элеккеге пьесалар сәхнәгә кире кайта. Бүгенге көнне тасвирлаучы әсәрләр җитмиме?
– Бу мәсьәләгә төрле яктан карап була. Беренчедән, һәр язган әсәрне сәхнәгә чыгарып барырлык драматурглар юк. Элеккеге артистларга көчле драматурглар белән эшләү бәхете татыган. Алар өчен атап, махсус пьеса да язганнар. Хәзер драматург дип әйткән кешеләр дә, күпчелек драма әсәрен язган язучылар гына. Чын драма әсәрен театрга якын кеше генә иҗат итә аладыр.

Мәсәлән, Туфан Миңнуллин театраль белем алган. Әсәрләре сәхнәдән төшми. Хәзерге заман драматургларыннан Илгиз Зәйниевне аерып үтәргә була. Ул да шул юлны үткән. Әмма театрлар күп, сыйфатлы әсәрләргә һәрвакыт ихтыяҗ зур. Икенчедән, кешеләр, күзаллаулар, мөнәсәбәтләр үзгәрә. Элек язылган пьесаларны алып карасак, мәңгелек темалар, проблемалар ярылып ята. Теләсә кайсы вакытта алып, сәхнәгә чыгарырлык әсәрләр классикага әйләнгән. Мәсәлән, “Өч аршин җир”, “Әни килде”, “Сүнгән йолдызлар”. Бүген менә андый әсәрләр җиткерүчеләр юк диярлек. Классик пьесаларның сәхнәдә куелуы начар түгел, киресенчә, алар булырга тиеш. Әсәр үзгәрмәсә дә, тамашачы, буыннар үзгәрә. Аларга да ул спектакльләрне күрсәтергә кирәк. Еллар үтсә дә, әсәрләрнең асылы үзгәрми. 

– Котлыйм, сездә сөенче дә бар икән. Улыгыз Ришат өйләнгән. Әтиләрчә нинди киңәш бирдегез?
– Һәркем үз оясын үзе корырга тиеш. Лилия белән безнең мөнәсәбәтләргә дә әти-әниләр кысылмады, бер-беребезне хөрмәт итеп, туганнар белән аралашып яшибез.

Мин дә улыма: “Әгәр сиңа ул кыз бала ошый икән, аны үз итәсең икән,  мин аны кызым кебек кабул итәрмен”, – дип  әйттем. Яшьләр аерым яшиләр. Без тормышны башлап җибәргәндә ике кашык, ике савыттан башладык. Ә яшьләрнең хәзер образлы сөйләшсәк тулы бер аш-су наборы. Бөтен мөмкинлекләре матур, тигезлектә генә яшәсеннәр.

– Ә сез Лилия апага ничек тәкъдим ясадыгыз?
– Киноларда кебек бер кочак чәчәкләр тотып, тезләнеп, балдак сузу... булмады. Башта дус булып кына йөрдек, аннан егет-кыз булып очраштык. Мөнәсәбәтләр йә бергә булабыз, йә аерылабыз чигенә җиткән иде. Бер-беребездән туеп, һәрберебез үз өенә хушлашмыйча гына таралыштык. Мин авылыма ялга кайтып киттем.

Ялдан кайтканда мин бөтенләй башка кеше булып кайтырга тиеш идем. Лилиягә үч итеп, авылда өйләнергә кыз белән сөйләшеп тә куйдым. Бервакыт Лилиядән телеграмма килде. Лилия переговорныйга сөйләшергә чакыра икән. Элек шулай чакыру белән генә сөйләшәләр иде бит. Лилия эш буенча шалтырата икән. “Ике-өч көн арада спектакль куеп, 20 көнгә гастрольләргә чыгып китәргә кирәк. Барасыңмы? Кереме яхшы булырга тиеш” – ди. Гозерен үтәгән шикелле генә ризалаштым инде. Кемне, нинди әсәр уйнарга кирәк икәнен сорап та тормадым, күрешкәч, репетициядә генә белдем.  “Яшь артистны уйныйсың, әмма спектакльдә кыз булып та киенергә кирәк”, – диделәр. Мыекны кырып аттым.

Авылда эш күп, печән вакыты. Дөресен әйткәндә, рольне рәтләп өйрәнергә вакыт та булмады. Шулай да ничектер өйрәнеп, гастрольләргә чыгып киттем. Беренче спектакльне ничек уйнап чыкканымны да хәтерләмим. Барысы да томандагы кебек. Мине бер киендерәләр, бер чишендерәләр. Аннан инде бер-ике спектакльдән соң, әсәрнең асылына төшенеп, рәхәтләнеп уйнап йөрдек. Георгий Хугаевның “Минем кайнана” әсәре булып чыкты бу.

Пьеса буенча без Лилия белән бер-беребезне яратабыз. Лилия белән сәхнәдә мәхәббәт уйныйбыз, ә сәхнә артында эт белән мәче кебек бер-беребезгә “сырт кабартабыз”. 20 көн спектакль уйный-уйный әкренләп үпкәләр онытыла башлады, гастрольдән: “ЗАГСка гариза бирергә кирәк”, - дигән фикер белән кайттык. Безнең авылда шундый матур йола бар: кыз урлау. Башта егет белән кыз очрашалар, аннан бергә булырга вәгъдә бирешәләр. Шуннан соң егет кызны урлый. Кайчан, ничек икәнен иптәш малайлары хәл итә. Лилиягә дә шулай урларга тәкъдим иттем. Ризалашмады (көлә). “Кыз сорарга килегез”, – ди. Ә бездә ул йоланы беркем белми. Әти-әниләр белән җыенып, ничек бар шулай кыз сорарга бардык. Бездә урламыйча өйләнгән егетне егеткә санамыйлар. Ярый әле авылда калмадым, гел төрттереп торырлар иде ( көлә). 

– Сезне “Исламия Мәхмүтованың кияве” дип танучылар да бардыр. Моңа үпкәләмисезме? Сез дә иҗат итеп торучы артист бит.
– Дөресен әйткәндә, иң беренче “Исламия кияве” буларак танылдым. Актер Ренат Шәмсетдинов итеп соңрак таный башладылар. Мин алай булачагын алдан белдем. Чөнки Лилиягә генә түгел, гаиләсенә өйләндем. Бу инде өстәмә җаваплылык. Әгәр тамашачы безне идеал итеп күрергә тели икән, без идеал булырга тиеш. Ул дәрәҗәне төшерү мөмкин түгел. Балалар да балачактан шуңа өйрәнеп, әби-бабайларының кем икәнен белеп үстеләр. 

– Лилия апа әңгәмәбездә: “Көллияттә Ренат “3” кә, “4”кә укый иде. Без аралаша башлагач, аның билгеләре дә яхшы якка үзгәрде”, – дип сөйләгән иде. Димәк, хәләлегез сезнең тормышта “тылсымлы таяк” булган? 
– Ир-ат халкы, гомумән, ялкаурак инде ул. Мин төпчек бала, шуңа әти-әниләр иркәләп үстергән. “Укысам ярый, укымасам да ярый”, – дип укыдым башта. Ә Лилия көллияткә килгәч, заман теле белән әйтсәк,  мотиватор булды. Ул: “Кайчанга кадәр атаң җилкәсеңдә утырырга җыенасың?” – дип сорау бирде. Менә шуннан уйлана башладым инде. “3”леләрне төзәттем, стипендия  ала башладым. Әти-әни биргән акча түгел, үземнеке бит. Лилия укудан тыш, кичләрен театр гардеробына барып эшли иде.

Үзенә ярдәмгә мине дә чакырды. Үзем эшләп тапкан акчага аны кафеларга чакыра башладым. Яшүсмердән егеткә әйләнергә этәргеч булды. Аннан инде тулы көчкә эшләп киттем. Кайбер илләрдә әти-әниләр балаларына 18 яшь тулгач, ишекне артларыннан ук ябып калалар. Алай да була, әмма безнең менталитет башка.

Баланы картайганчы карыйбыз. Нурихан Фәттах әсәрендә: “Өйләнмәгән, димәк, бала”, – дигән сүзләр дә бар. Без элек-электән мондый күзаллау белән яшәмәдек. СССР таркалгач, әзмәвердәй ир-атлар эшсезлектән интегеп, эш таба алмыйча йөрделәр. Пенсия алучы әби-бабайлар гаиләнең бердәнбер ашатучысы булып калды. Менә шул вакытта тормыш арбасы башкача тәгәри башлады. Ә хәзер инде түләүләр, кредит, ипотекалар заманы башланды...

– Сез бүгенге тормышта нинди кимчелек күрәсез? Нәрсә белән килешмисез?
– Җиңел, шаблон буенча уйларга өйрәндек. Күз алдыннан бик күп мәгълүмат узса да, үзебезгә кирәклесен генә эләктереп калырга тырышабыз һәм калганына игътибар итмибез. Туктап, артка, як-ягыңа борылып карап, күкрәкне тутырып сулап, уйланып торырга вакытыбыз калмый. Каядыр ашкынабыз. Яшәп калырга ашкынабызмы?

Туктыйсы иде. Үткәннәргә борылып карыйсы иде. Әти-әнигә шалтыратасы иде... Янәшәдәге кешеләр белән “онлайн”да түгел, күзгә-күз карап сөйләшәсе иде. Һәркем бераз уйлансын иде. Безнең спектакльләр якынча ике сәгать бара. Кайбер тамашачылар: “Озын”, – ди. Гәрчә, аның өч сәгате дә аз. Бераз туктап, уйланырга вакыт түгелме икән?


Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading