Җыр-моңга сәләт нәселдән килә. Минем әти үзе скрипка ясап уйный иде. Гармунын сузып, үзе шуңа җырлый иде. Үзем дә, үзэшчән генә булсам да, җырлый, гомунда уйный беләм. Әнә, шкаф башында гармуннарым тезелеп тора.
Казанга күптән чакырдылар. Аннан килгән тәкъдимнәргә ризалашып күрше республикага күченде. Без моңа бер дә каршы булмадык. Күченү белән яшәү-тору урынын хәл иттеләр, фатир бирделәр. 5 ел берүзе яшәде, аннары өйләнде. Хатыны – Айгөл, күрше авыл кызы.
Әнисе:
- Беренче хатыны – Лилияне беләсездер (Лилия Биктимерова – Башкортстан эстрадасының популяр җырчысы). Тормыш булгач, төрле хәлләр була. Әлбәттә, ул вакытта балаларның аерылышуын авыр кабул иттек. Әмма язмыштан узмыш юк. Лилия безгә килгәндә 16 яше дә тулмаган иде. Аны үзебезнең кызыбыз кебек кабул иттек. Нишлисең, ятим бала, әти-әниләре бик яшьли үлгәннәр. Аллага шөкер, дошманнар түгелбез, бик матур яшәп ятабыз. Бәйрәмнәр белән бер-беребезне котлыйбыз, вакытлары булса – кайталар. Лилиягә – кызым, ә икенче ире Фәдискә – киявебез дибез. Рөстәм белән дә алар дошманнар түгел, бер-берсенең уңышларына, куанычлы вакыйгаларына сөенеп яшиләр, Аллаһыга шөкер. Шундый “Санта Барбарра” бездә. Шуны әйтәсем килә: ике киленем дә бик яхшы. Айгөлемә тиңнәр юк! Улыбызга менә дигән хатын, оныкларыбызга яхшы әни.
- Ялгышмасам, Гөлназ сездә үскән?
Әнисе:
- Әйе. Ул Языковода туды. Монда үсте, монда балалар бакчасына йөрде. Әнисенең укуын бүлдертмәскә була, аны Уфага укырга җибәрдек. Гөлназ кызыбыз да безне якын күрә, кайтып йөри. Быел үзенең сольный концертлары белән йөргәч, вакыты бик булмады.
Әйткәндәй, Казанда уку берникадәр мәшәкатьләр тудыргач, Гөлназ Уфага кайтырга булды. Монда ул әтисен дә, әнисен дә укыткан шәп укытучы канаты астында. Фәрзәнә Фаткулла кызын белмәгән сәнгать кешесе юк. Ходай аңа сәламәтлек бирсен!
- Сезнең гаиләдә патриархатмы, матриархатмы?
Әнисе:
- Әллә инде, бездә икебезнең дә сүзебез “үтә”. Бер-береңне тыңлап, киңәшләшеп яшәмәсәң, тату гаилә корып булмый.
Әтисе:
- Күгәрченнәр кебек яшибез. Шамкай сөйләгәнчә: “Әле беребез чыгып оча, әле икенчебез” (көлә).
Әнисе:
- Монысын ул шаярта. Безнең гаиләгә шаярту катышып сөйләшү хас. Балалар белән дә шулай аралашабыз. Якыннарыбыз моны белә, шаяртуны кабул итәләр, үпкәләүчеләр юк.
- Рөстәм бәйрәмнәрдә Сезне ничек сөендерә соң?
Әнисе:
- Рөстәмнән күргән игелек!.. Безгә генә түгел, бөтен кешегә карата да шундый ул. Авылга мәчеткә көченнән килгәнчә ярдәм итте. Быел гөрләтеп, артистлар чакырып авыл сабантуен уздырды.
Әтисе:
- 60 яшеңә чәшке туң бүләк иткәнен дә әйт. Миңа – автомобиль. Улым шалтыратып, паспорт данныйларын, права номерларын сорады. Налог түләмәс өчен машинасын минем исемгә яздырадыр дидем, аны-моны уйламадым. Беркөнне Рөстәм улы белән башка машинады кайтып керде. Йөрәгем “жу” итте, үзенең машинасына нәрсә булды микән дип хафалана башладым. Баланың авызында сүз торамыни, Мөслим чыкты да: “Картәтәй, бу сиңа, туган көнеңә бүләк”, - диде. “Рено Логан”да җилдерәм, эш машинам – УАЗым да бар. Гомер буе шофер булып эшләгәч, рульдән аерылып булмый.
- Тышкы кыяфәте буенча Рөстәм әнисенә охшаганы күренә. Ә холкы белән кемгә “тарткан”?
Әтисе:
- Ир бала – әнисенә, кыз бала – әтисенә охшаса, бәхетле була, диләр бит. Ләйсән миңа охшаган, Рөстәм – гел әнисе. Кызның холкы да гел минеке кебек. “Икенче әти!” – дип куя кайчак Рөстәм аңа.
Әнисе:
- Рөстәм минем әтигә охшаган ул. Шундый ук изге җанлы, тырыш.
- Үзегез нинди артистларны яратасыз, кемнең иҗады ошый?
Әнисе:
- Рөстәмне бик яратабыз. Ул бит бер дә фонограммага җырламый. Гөлназ да әтисеннән үрнәк ала. Безгә бөтен артист да ошый. Авылга кем концерт белән килә – бөтенесенә дә барабыз. Аларның һәркайсы үзенчәлекле, һәркайсының иҗаты матур. Күпләр бездә кунак та булып китте. Безнең ишекләр бөтен кешегә дә ачык.
- Гаиләгез – соклангыч, күз тимәсен үзегезгә! Ары таба да шулай бәхеттә яшәргә язсын! Балаларыгызның уңышларына сөенеп, сау-сәламәт яшәгез!
- Үзегезгә рәхмәт! Эш буенча түгел, ә кунакка кайтыгыз. Кабатлап әйтәм: йорт ишегебез һәркемгә ачык..
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар