16+

Руслан Закиров: “Тәүге концертым бу. Сәхнәдә берьюлы 126 музыкант булачак!”

Опера арияләре һәм эстрада җырлары башкаручы баритон тавышлы җырчы Руслан Закиров Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан гүзәл затларга бүләк әзерли.

Руслан Закиров: “Тәүге концертым бу. Сәхнәдә берьюлы 126 музыкант булачак!”

Опера арияләре һәм эстрада җырлары башкаручы баритон тавышлы җырчы Руслан Закиров Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан гүзәл затларга бүләк әзерли.

Бу уңайдан Русланның иҗат юлы һәм шәхси тормышы турында үзе белән әңгәмә кордык.

-    Руслан, музыка дөньясына үзең теләп килдеңме, әллә бу әти-әни теләге идеме?
-    Мине дә башка балаларны кебек үк ялганлап музыка мәктәбенә керттеләр (көлә). Әни концертка алып барды, андагы баянчыларның осталыгын күреп шаккаттым. “Әгәр мин дә иртәгә шулай уйный башласам, музыка мәктәбенә укырга керәм”, - дидем. Шулай итеп, 8нче музыка мәктәбе укучысы булдым. Яшьтәшләрем уйнарга чыкканда, мин музыка мәктәбенә бара идем. Кар-яңгыр яуса да, буран чыкса да, һәрчак музыка белән шөгыльләндем. Баян сыйныфын тәмамладым, параллель рәвештә вокал нигезләрен өйрәндем. Белем алуны шушы юнәлештә дәвам итәргә теләп, музыка көллиятенә кердем. Көллият бинасына килеп керүгә, бик нык гаҗәпләнгәнем истә: берсе баскычта скрипкада уйнап утыра, икенчесе баянда көй суза, өченчесе сәнгатьле итеп шигырь сөйли, тагын берсе гитарада уйный. “Кая эләктем мин?” – дип уйлап куйдым. Укырга керүем бик җайлы булды, балларым да яхшы иде, имтиханда да җырның яртысын гына җырлап өлгердем. 

-    Казан дәүләт консерваториясе каршындагы опера студиясе белән танышуың ничек булды?
-    Беренче тапкыр опера студиясенә көллиятнең беренче курсында укыганда бардым, “Евгений Онегин” операсы хорында катнаштым. Шуннан бирле опера студиясендәге эшчәнлек белән уку параллель рәвештә бергә үрелеп барды. Үземне җитди әйберләр белән иртә шөгыльләнә башладым дип уйлыйм. Ул яшьтә егетләргә бәлки башка әйберләр белән кызыксынырга кирәк булгандыр... Көллияттән соң консерваториядә укыдым, хәзер үзем шунда студентларга белем бирәм. Башка шәһәргә дә чакырганнар иде, әмма гаиләмне калдырып китәргә теләмәдем. 

-    Яшь булуыңа карамастан, инде үзең дә мөгаллим. Белем биргәндә, нәрсәгә басым ясыйсың? Руслан Закиров нинди укытучы?
-    Үземне тәҗрибәле, оста мөгаллим дип әйтә алмыйм, тәҗрибә эшли-эшли туплана, эшләгән саен шомарасың. Дәрестә укучылар белән текстны, аннары музыкаль текстның барлык нечкәлекләрен өйрәнәбез. Билгеле, моны бер дәрес эчендә генә башкару мөмкин түгел, вакыт ягы тар. Еш кына дәрестән соң тавышсыз калам, чөнки студентларга яңа әсәрне үзем җырлап күрсәтәм, үз мисалымда аңлатам. Мин бик эмоциональ һәм туры кеше, минем өчен бөтен кеше дә бертигез. Ул яхшырак, бу начаррак дип әйтмим. Кемнеңдер таланты җитеп бетмәскә мөмкин, әмма ул бик тырыш. Ә кемдер, киресенчә, моңлы тавышлы, ләкин талантлы булу гына аз. Һәр укучыма игътибарлы.

-    Руслан, кайбер бәйгеләрдә сине катнашучы яки жюри әгъзасы ролендә күрергә туры килә. Бу ике рольнең кайсысы сиңа күбрәк ошый?
-    Сәхнәгә чыгып җырлау җиңелрәк, әлбәттә. Әйтик, теге яки бу бәйгедә катнашу өчен кеше ерак җирләрдән килә. Ә бәлки жюриның тәнкыйть сүзе аның күңелен яралар? Һәм ул тәнкыйть урынсыз да булырга мөмкин бит әле. Миңа да замананында кеше аркылы “сәхнәне ташласын” ише сүзләр килеп иреште, ләкин моңа карап музыканы ташламадым. Жюрида утыру – бик катлаулы һәм җаваплы эш. Катнашучы нәкъ менә бәйгедә  төрле сәбәпләр аркасында начар җырларга мөмкин. Кем белә, бәлки чынлыкта ул менә дигән итеп җырлыйдыр? Бигрәк тә бу балаларга кагыла, аларның тавышы елдан-ел үзгәрә. Монда күп нәрсә мөгаллимнән тора: җырны сайлау, башкару рәвеше һәм башкалар. Бу очракта тәнкыйть тә, сорау да балага түгел, ә аның мөгаллименә була. 

-    Хәзерге вакытта Казан шәһәр филармониясендә эшлисең. Кайсы проектларда катнашасың?
-    Казан шәһәр филармониясенә иҗатташ дустым Айгөл Зәйнуллина киңәше белән бардым. Сәнгать җитәкчесе Чулпан Закирова белән күрешеп сөйләшкәч, эшләп карарга булдым. Монда эшләвемә апрель аенда бер ел тула. Филармония тамашачыны гел төрле проектлар белән шаккатырып тора. Шуларны берсендә мин дә катнашам: “Три богатыря” әкиятендә Добрыня Никитич ролен башкарам.  

-    7 мартта Казанда тәүге концертыңны куярга җыенасың. Программаның кайбер серләрен чиш әле.
-    Бу концертны кую теләге күптәннән бар иде. Концертта татар, рус, инглиз, испан, итальян телләрендә җырлаячакмын. Дөресен генә әйткәндә, кайсы телдә җырлау мөһим түгел дип уйлыйм, иң мөһиме – ул җырны башкарганда нинди хисләр кичерүең. Музыканың теле юк, аны тоярга кирәк. Концертны үзем алып барачакмын. Махсус кунаклар, ягъни башка артистлар булмаячак. Концертны талантлы музыкант, продюсер Юрий Федоров белән эшлибез, чөнки ул бу концертны нәкъ мин теләгән жанрда башкарып чыгара алачак. Тәүлек әйләнәсе төрле җырлар тыңладым, үземә охшардай материаллар эзләдем. Миңа охшаган музыка тамашачыга да охшар дип ышанам. 

-    Концерт кую шактый чыгымлы бит. Булышучыларың бармы?
-    Концертны оештыруда Казан шәһәр консерваториясе булыша. Әлбәттә, чыгымнарны үзем күтәрәм, иганәчеләрем юк. Әйе, зур акчалар кертергә туры килә. Билгеле, аның кереме булмаячак. Бу очракта анысы мөһим дә түгел, иң әһәмиятлесе – хатыным, якыннарым, дусларым һәрнәрсәдә миңа теләктәшлек белдерә. Һәркемнең өметләрен акларга тырышачакмын.

-    Кайсы жанрда җырлау күңелеңә якынрак?
-    Әйтә алмыйм, кәефтән тора ул. Иртән эстрада җырын, кичен классиканы җырларга мөмкинмен. Гомер буе опера гына җырлап булмый, башка жанрларны да башкарырга кирәк. 

-    Беренче мәхәббәтеңне хәтерлисеңме?
-    Беренче мәхәббәтем – музыка (көлә). Беренче һәм хәзерге мәхәббәтем – хатыным. Ә аңа кадәрге булган мөнәсәбәтләрне мәхәббәт дип әйтә аламмы икән?.. 

-    Рус кызына өйләнүеңне якыннарың ничек кабул итте?
-    Хатыным Мария исемле. Якыннарым аны бик әйбәт кабул итте, алар тормышыма беркайчан кысылмады. Моның өчен гаиләмә бик рәхмәтлемен. Хәтта музыка өлкәсен сайлавыма да каршы килмәделәр, чөнки әни юлыннан – медицина өлкәсенә китү, яки әти кебек юриспруденцияне сайлау ихтималы бар иде. Ә мин җырчы булдым. “Җырчы – җитди һөнәр түгел ул”, - дип әйтмәделәр. Шәхси тормышыма бәйле дә ризасызлык белдермәделәр. Моңарчы якын кешеләремнең йөзенә кызыллык китермәдем, моннан соң тәртип булыр дип ышанам. 

-    Мария кайсы ягы белән игътибарыңны җәлеп итте? 
-    Ул бик тыныч, мине гел тынычландыра, кирәкле киңәшләрен бирә, ныклы таянычым. Мариягә тәкъдим ясавым да кызык булды. Мин бу тәкъдимне Португалиягә баргач ясарга теләгән идем. Ләкин без анда булганда, коронавирус башланды, тәкъдим ясау кайгысы юк иде. Рейслар кичектерелеп, өйгә кайта алмыйча яттык. Ахыр чиктә соңгы акчаларны җыештырып үзебезнең илгә кайтып җиттек. Тәкъдимне Казанга кайткач ясадым, никах укыттык.

-    Казан егете булуыңа карамастан, татар телен яхшы беләсең.
-    Дәү әти белән дәү әни Яшел Үзән районы Нурлат авылында яши. Каникулларда гел алар янына кайта идем. Дәү әти белән балыкка йөрдек, печәнгә бардык. Кызганыч, хәзер дәү әнием генә калды. Авыл тормышы телне саклауда бик ярдәм итте. 

-    Начар гадәтләрең бармы?
-    Эчмим, тартмыйм. Начар гадәтем – ул холкым. Тиз кызып китәм, юктан да кабынам.

-    Руслан, май аенда сиңа 30 яшь тулачак. Шушы вакыт эчендә нинди генә уңышларга ирешмәдең. Ә шулай да иң зур казанышың?
-    Тәүге концертым. Моңа кадәр мондый масштабта тәүге концерт куючы булмады дип уйлыйм. Күз алдына китерә аласыңмы, сәхнәдә берьюлы 126 музыкант булачак! Шулай ук гаиләмне дә минем иң зур казанышым дияр идем. Алар - тормышымда иң зур терәгем.
 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading