– Халык нәрсә сорый – артист халыкка шуны тәкъдим итә. Монда медальнең ике ягы бар. Артист белән тамашачы гына түгел, хөкүмәт тә сәнгатьтәге проблемаларны чишәргә алынсын иде. Җитәкчелек тарафыннан яклау, сәнгать советлары булса комачау итмәс кебек. Акча бирдең дә, җырларга чыктың булмасын иде ул. Бәлки аның өчен аерым канал булдырыргадыр. Сәләтле кешеләр өчен аерым мөмкинлекләр тудырылсын иде. Министрлык күреп, ярдәм итеп, алга барырга ярдәм итсә, әйбәт булыр төсле. Кызганыч, тормышта барысы да акчага барып төртелә.
«Инде күптән җырлыйм»
Татарстан сәхнәсендә Рәзил Камалов күбрәк баянчы буларак танылды. Баксаң, ул кечкенәдән җырлый икән бит. Моны «яшереп» кенә йөргән.
– Бәләкәй чактан башлап җырлыйм. Уфада музыка училищесына укырга керер алдыннан ике ел музыка көллиятендә вокал бүлегендә белем алдым. Зур сәхнәдә үземне ныклы җырчы дип санамыйм. Рәфинә белән тавышлар туры килгәч, матур җырлар да очрагач, җырларга булдык. Халыкка да ошады кебек. Минем җырлап йөргәнне авылда барысы да белә. Әгәр берәрсе мәктәптән җырлап кайта торган булса – ул мин була идем инде. Интернетта ун-унбиш ел элек яздырган җырларым да бар. Беренче җырым «Абыема» дип атала. Әмма зур сәхнәгә чыгып кына җырлаганым булмады, – ди җырлавы хакында Рәзил.
Беренче очрашу – сәхнәдә
Рәзил белән Рәфинә икесе дә сәхнә кешесе булса да, аларны социаль челтәр таныштыра. Аңа кадәр күрешкәннәре дә булмый хәтта. Беренче булып Рәфинә Рәзилгә «лайк» куйган, ә Рәзил исә эшне озакка сузмый гына чибәр туташка хат язган.
– Аннан инде, аралаша башлагач, Рәфинә миңа «лайк» куймадым, диде. Шуңа да ничек аралаша башлавыбызны бер Ходай Тәгалә генә белә инде. Рәфинәне яулап алу җиңел булды дия алмыйм. Мин ул вакытта әле студент кына, ә ул инде танылган артист, җырчы. Тик озакка сузып йөрмәдем, өч ай эчендә хисләремне белдереп, очрашып йөри башладык, – ди Рәзил.
Беренче «свидание»ләре дә аларның сәхнәдә була. Рәфинә Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе сәхнәсендә чыгыш ясый. Рәзил бу чыгыш хакында, әлбәттә, алдан белә һәм чәчәк бәйләме белән әлеге концертка килеп, Рәфинә чыгыш ясагач сәхнәгә менеп, аңа чәчәк бәйләмен тапшыра.
– Иҗат кешесе белән яшәү авыр, диләр. Иҗат кешесе белән шундый ук иҗади кеше генә яши аладыр ул. Бер юнәлештә эшләп, бер уй белән йөргәч, җиңелрәк, әлбәттә. Кайвакытта төннәрен чараларга чыгып китәргә туры килә. Кайсыбер гаиләләрдә мондый күренешләр аңлашылмаучанлыклар, проблемалар тудырырга мөмкин. Ә бездә, Аллага шөкер, андый әйбер юк.
«Каеш та эләгергә мөмкин»
Рәфинә белән Рәзилнең олы уллары Сөләйманга – биш яшь. Кечесенә сигез ай булды. Сүз уңаеннан, кечкенә уллары туып, берничә атна узгач ук инде иҗади гаилә Сабан туйларында чыгыш ясый башлады.
– Үземне усал әти димәс идем, әмма вакыты һәм урынына карап эш итәм дияргә була. Кирәк чакта каеш та эләгә. Ә гомумән, мин – бик йомшак әти һәм улларымны бик яратам. Сөләйман белән без бик нык бәйле. Бер-ике көнгә китсәм дә, аннан башка тора алмыйм, сагынам, шалтырата башлыйм. Ул да миңа бик бәйле. Улым белән мөнәсәбәтләребез бик яхшы. Шуны саклап, тәрбияле балалар үстерергә язсын иде, – дигән теләктә җырчы-баянчы.
Лилия ЛОКМАНОВА
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар
6
0
Гаилэгезнен учагын хэм бэхетен саклагыз берук!!!
0
0
8
0
Бик матур, талантов пар!!!
0
0
10
0
Кузлэр тимэсен, бик матурлар?
0
0
6
0
Собханалла, кузлэр тимэсен!
0
0
4
0
Алга Таба да Зур унышлар сезгэ,ижатыгыз горлэп барсын,сэлэмэт булыгыз!
0
0