Хатын-кыз гардеробында булырга тиешле бишенче әйбер – блузка яки ирләр күлмәге материалыннан булган ак рубашка.
Кирәк әйберләрнең алтынчысы – тренч (плащ). Ул бүген иң актуль өске киемнәрнең берсе. Тренч инглиз стилендә, зур ике яклы якалы, озынлыгы тездән аска төшеп торган булырга тиеш. Төсенә килгәндә, универсаль аксыл көрән (бежевый) – ул классика һәм модадан чыкмаячак.
Җиденче база элемент – оверсайз стилендәге (хатын-кызның фигурасын күрсәтми, сыланып тормый торган, иркен) инглиз якалы, туры (халат тибында да булырга мөмкин) пальто. Аксыл көрән төстәгене сайлагыз. Аны, сезонына карап, төрлечә уйната аласыз: көз – бордо, куе зәңгәр, куе яшел, ә яз көне пудра, ачык ал төстәге палантин белән матур күренә.

Куртка ничек кенә матур булса да, аның белән театрга яки корпоративка бару килешми. Пальто бик универсаль кием һәм ул һәр хатын-кызның гардеробында булырга тиеш.
Аяк киеменә килгәндә, нәфис затның гардеробында нечкә башлы, нечкә яки квадрат формасындагы үкчәле кара һәм аксыл көрән туфли булырга тиеш. Мондый туфлине төрле яшьтәге хатын-кызлар да кия ала, олы яшьтәгеләргә үкчәсе кыскарак һәм көн дә йөрергә уңайлы булганны сайларга киңәш ителә.
Тотал лук үрнәге
– Стилистлар әйтергә ярата торган «кечкенә кара күлмәк» тә гардеробта булырга тиештер бит?
– Әлбәттә! Тик менә аның үзеңә туры килгәнен сайлап алу җиңел түгел, чөнки сатуда төрле фасондагылары күп булса да, килешлесен табу бик авыр. Сез аны тапкансыз икән, димәк, сез бик бәхетле. Бил тирәсе идеаль булмаган хатын-кызларга кара күлмәкнең А-силуэтлысын, трапециягә охшаган фасондагысын сайларга кирәк. Фигурасы идеаль булганнарга футляр кебек фасондагы, озынлыгы балтырның уртасына кадәр төшеп торганны сайларга кирәк. Кара күлмәк кыска булырга тиеш түгел.

– Хәзер мини модадан чыктымы әллә, чөнки ачык булмаган һәм озын кием киючеләр артты.
– Мини – модада, тик аның яшь чикләүләре бар. Фигурасы бик матур булса да, 35тән соң үзен хөрмәт иткән хатын-кыз мини кияргә тиеш түгел. Гомумән, бүгенге мода ачык булмаган, озын, иркен киемнәр яклы.
Одри Хепбёрн стиле дә хәзер бик актуаль: билле, ком сәгате формасындагы, тездән түбәнрәк озынлыктагы күлмәкләр бик затлы һәм зәвыклы итеп күрсәтәчәк. Билне максималь югары менгерү һәм тездән түбән төшеп тора торган итәк – модада.
– Сез Казанда, гомумән, Татарстанда яшәүче хатын-кызларның киенү стиленнән канәгатьме? Танылган бер дизайнер безнең хатын-кызларны, киенә белмиләр, дигән иде.
– Татарстанда гына түгел, гомумән, Россиядә хатын-кызлар киенә белми. Замана белән бергә атлау өчен һәрвакыт үсештә булырга кирәк, ә бездә хатын-кызның моңа вакыты да, теләге дә юк. Гадәттә, хатын-кызлар үзенең танышлары кия торган яки шуңа охшаган киемнәр сайлый, яше барган саен, минем киенер яшем узган дип саный. Тик хатын-кыз, ничә яшьтә булуына карамастан, матур киенергә һәм аның күңеле картаймаска тиеш.
Матур һәм зәвыклы итеп киенү өчен миллионнар кирәк түгел. Кыйммәтле киемне ташламалар вакытында алырга, сезгә ошаган чалбар яки итәкне очсызлырак кибеттән сатып алып, матур киенергә мөмкин. Чөнки аның нинди кибеттән алынганлыгын беркем дә сизмәячәк. Әмма, очсыз дип, ошамаган әйбер алмагыз! Чөнки сез аннан туеп, тизрәк яңарту ягын кайгырта башлаячаксыз һәм бу экономияләүнең бер нәтиҗәсе булып тора.
– Киемеңә карап каршы алалар, акылыңа карап озаталар дигән гыйбарә бар. Ул бүген башкачарак яңгыраш алды түгелме?
– Әйе, хәзер киемеңә карап каршы алалар һәм киемеңә карап озаталар. Нинди генә акыллы булса да, нинди генә коллективка килеп керсә дә, кая гына барса да, зәвыксыз киенгән кешегә сәерсенеп караячаклар. Матур һәм зәвыклы күренергә теләгән кеше өчен хәзер бөтен мөмкинлекләр дә тудырылган. Эш акчада да түгел, ә кешенең тиешле дәрәҗәдә үзенә игътибар бирмәвендә һәм бу яклап үсәргә теләмәвендә генә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.

Комментарийлар
0
0
Бик актуаль хэм кызыклы мэгълумат. Зур рэхмэт! ?
0
0