16+

Агачлар шавында «Рәхмәт!» сүзе ишетелә кебек

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов башлангычында игълан ителгән парк һәм скверлар елы кысаларында, Казанда гына да быел 32 яшел зона төзекләндерү исемлегенә кертелде. Эшләрне башкару өчен республика бюджетыннан 310 миллион сум акча күчерелде.

Агачлар шавында «Рәхмәт!» сүзе ишетелә кебек

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов башлангычында игълан ителгән парк һәм скверлар елы кысаларында, Казанда гына да быел 32 яшел зона төзекләндерү исемлегенә кертелде. Эшләрне башкару өчен республика бюджетыннан 310 миллион сум акча күчерелде.

Башкалада 276 гектар мәйданны биләүче 132 парк һәм сквер бар. Шуларның унҗидесе - зур парклар. Быел 30 августка - Татарстан Республикасы көненә - утыз яшел зона төзекләндереп чыгылды. Әйтик, үзе генә дә 26 гектар мәйданны биләгән «Крылья Советов» паркын төзекләндереп бетерү өч елга планлаштырылган. Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары - тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев әйткәнчә, Казанда хәзер бер кешегә исәпләгәндә нормадагы 25,0 квадрат метр урынына 49,0 квадрат метр яшеллек туры килә. Мэр Илсур Метшин башлангычындагы «100 сквер» һәм «Яшел рекорд» проектлары шәһәрнең экологик хәлен яхшыртуга зур этәргеч бирде. «Яшел рекорд» проекты кысаларында гына да инде 130 мең агач һәм 52 мең куак утыртылды. Казанда яшелләндерүне фәнгә нигезләнеп гамәлгә ашыру һәм булган яшеллекне саклау максатында, мэрия каршында галим-экологлар, җәмәгать активистлары составында Экология советы оештырылды. Әлеге совет тырышлыгы белән Казанда тагын 650 гектар яшеллек саклаулы табигать мәйданнары исемлегенә алынды, җирле статустагы мондый мәйданнар барлыгы дүрт мең гектар.

Быел «икенче сулыш» алган яшел зоналарның берсе - Лядской скверы. Горький һәм Гоголь урамнары киселешендәге урында заманында патша Россиясе генерал-майоры Александр Лецкойның агач йорты урнашкан булган. 1798 елда генералда император Павел I кунак булып киткән. Киткәндә, император урамны Лецкой урамы дип йөртергә боерган. Генерал Лецкойның йорты шәһәрнең нәкъ читендә торган, ул үзенең йорты каршындагы япан кырга агачлар утырткан. Әлеге җирлек тора-бара бакчага әверелгән. Бакчаның урта бер җирендә кулына чүлмәк тоткан кыз сыны рәвешендә фонтан да ясалган, төннәрен фонарьлар яктырткан. Халык теленә ул Лядской бакчасы буларак кереп калган.

- Биредәге чүлмәкле кыз фонтаны күптән искереп юкка чыккан инде. Гаҗәеп матур фонтан булган ул. Быел Лядской скверын төзекләндергәндә, фонтан да урнаштырылды. Яңасы кече архитектура сыннары белән бизәлмәсә дә, үзенчәлекле: төсле-музыкаль фонтан, - ди инженер Альберт Сафиуллин.
Язучы Гавриил Державинга куелган һәйкәл - Лядской скверының затлы һәм дәрәҗәле бизәге.

Достоевский урамындагы «Мир» кинотеатры артындагы яшел зона да шактый ташландык хәлгә кала башлаган иде. Быел яхшылап төзекләндерелгәннән соң, бу яшел кишәрлеккә Аксенов скверы дигән исем бирелде. «Язучы Василий Аксенов исемендәге әдәби фестивальнең кайбер чаралары шушы бакчада уздырылачак», - ди парклар буенча җәмәгатьчелек советы җитәкчесе Сергей Мурзов. Сквердагы кече-амфитеатр - ачык һавада әдәби-музыкаль чаралар оештыру өчен менә дигән урын. Скверга язучы Василий Аксеновның бюсты да урнаштырылачак.

- Ял итеп, саф һава сулап утырыр өчен эскәмияләр күп. Кечкенә балалы аналар да, әби-бабайлар да, яшьләр дә - һәммәбез дә бик ошаттык яңа бакчаны,- дип рәхмәт сүзләре җиткерде Флера ханым Нуруллина.

Заманында генерал Лецкой гына түгел, татар сәүдәгәрләре - Юнусовлар да Иске Татар бистәсендә җәмәгать бакчасы төзеткән.
- Мөмкинлеге булган кешеләр Казанда паркларны һәм скверларны төзекләндерүгә матди ярдәм күрсәтсә, әйбәт булыр иде,- ди Игорь Куляжев.
Башкалада төзекләндерү чираты җиткәнне көтә торган яшел зоналар җитәрлек әле.

****
Парклар тарихыннан...

«Эрмитаж» бакчасы

Бакча Казанның үзәгендә, Тукай мәйданыннан ерак түгел, өч урам - Щапов, Некрасов, Маяковский урамнары кисешкән өчпочмакта урнашкан. Мәйданы - 4 гектар чамасы.

Бакча урынында Ворожцов фамилияле дворянның начар даны чыккан усадьбасы торган (ул 1848 елда янган). Октябрь инкыйлабына кадәр шәһәр халкының күңел ачу урыны булган. 1910 елда әлеге бакчага казанлыларны дөнья бетүне каршыларга чакырганнар. Бөек Ватан сугышына кадәр «Эрмитаж» бакчасы шәһәрнең үзәк мәдәният һәм ял паркы вазифасын үти. Соңыннан әлеге вазифа Горький исемендәге ял паркына күчә. Бакчада җәйге театр, эстрада, китапханә, ат манежы (1901) урнашкан була. Бакчада Фёдор Шаляпинның чыгыш ясаганы, Салих Сәйдәшев оркестры уйнаганы, цирк тамашалары (1898 елдан) оештырылганы мәгълүм. Агач күтәртмәдә Владимир Ленин, Сергей Киров бюстлары торган.

Шәһәрнең меңьеллыгына бакча яңартыла. 2012 елда кабул ителгән «Шәһәрнең йөз бакчасы» программасына кертелә.

Горький исемендәге үзәк мәдәният һәм ял паркы

Әлеге ял паркы Казанның Вахитов районында урнашкан. XIX гасырдан парк казанлыларның яраткан ял урыны булып торган, аны «Урыс Швейцариясе» дип тә атаганнар. Октябрь инкыйлабыннан соң парк ташландык хәлгә төшә башлаган, әмма 1936 елда парк үзгәртеп корыла һәм ул яңадан шәһәрлеләрнең төп ял урынына әверелә. 2000 елда Миллениум күперен төзү сәбәпле, парк территориясе кечерәйтелә. 2007 елда парк яңартып корылган. 2010 елда парк территориясе, транспорт чишелешен төзү өчен, кабат кечерәйтелә. Узган елны исә ул тагын да төзекләндерелде, матурланды.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading