Татарстанда урыслар күпме дә, татарлар күпме? Казанда миллилек саклана дисез, ә кайда сезнең калфак кигән татар кызларыгыз?
Ни өчен сездә мөселман кызлары гарәпчә киенә? Татарстан экскурсоводлар ассоциациясе рәисе Надежда Секретовага туристлар шундый сораулар бирергә ярата икән.
Сөйләп торганга акча алалар
Соңгы берничә елда Россиянең өченче башкаласы Казан туристлык өлкәсендә зур үсеш кичерә. Шәһәребезгә туристлар елдан-ел күбрәк килә. Аларның күбесе, шәһәр белән таныштыруны сорап, экскурсоводларга мөрәҗәгать итә. Ә алар бездә бик күп. Казан Кремле янында искерәк кенә «Лада» машинасында утырып торучы бер абзыйны еш күрергә туры килә. Машинасына Казан, Болгар, Зөягә экскурсияләр дип язып куйган. Экскурсияне үзегез үткәрәсезме, нәрсәләр белән таныштырасыз, ниләр турында сөйлисез дип төпченгәнне бер дә яратмый үзе.
- Мондый экскурсоводлар туристларга нинди хезмәт күрсәтә ала? Аларны кем дә булса контрольдә тотамы? - дип сорыйм әңгәмәдәшем Надежда Секретовадан.
- Бу соравыгыз белән безнең иң авырткан урынга бастыгыз. Совет чорында контроль бар иде. Методистлар даими рәвештә безнең белән маршрутка чыгып, эшебезне тикшереп торды, соңыннан үз бәяләрен куя, киңәшләрен бирә иделәр.
Кызганыч, бүген андый эшчәнлек алып барылмый, бу һич тә безнең теләктән генә тормый. Моның өчен юридик нигезләмә - туризм турындагы закон юк. Закон проекты бар анысы, тик ул инде ничә еллар кабул ителми ята. Ә безнең ассоциация нибары иҗтимагый оешма гына, экскурсоводлар эшенә катыша алмыйбыз. Хәзерге экскурсоводларның күбесе, барысы дип әйтмим, араларында намуслылары да бар, зур акча эшләү максатыннан гына йөри. Бер айлык курслар тәмамлыйлар да эш башлыйлар. Интернеттан алган мәгълүматларын туристларга сөйлиләр. Ә анда язылган бөтен нәрсәне дә дөрес дип әйтеп булмый. Экскурсоводларның сөйләгәнен тыңласаң, чәчләрең үрә тора. Алар эшнең җайлысын тапкан - сөйләп торганга акча алалар. Эш барышларын күзәтеп, киңәшләремне бирә башласам, миңа эшләргә комачауламагыз дип кенә җибәрәләр. Чынлыкта, экскурсовод ул - җаваплы һөнәр. Ул лектор да, психолог та, укытучы да, тәрбияче дә, артист та, дипломат та, галим дә булырга тиеш.
- Сезнеңчә, экскурсоводларның иң зур ялгышы нәрсәдә?
- Экскурсоводларның кайберләре, объект турында сөйләгәндә, аңа карап сөйли, группасы аның артында кала. Ә тавышы ишетелсен өчен, микрофон кия. Ярый ул анда үзе генә булса, шул ук объект тирәсендә кайвакыт бишәр төркем була. Туристларга бу комаулык итә, чөнки бөтен экскурсоводның тавышы яңгырап, буталып бетә. Кремль тирәсендә бетон, таш, асфальт; тавышлар кайтаваз булып кайта. Микрофоныгызны сүндерегез дигәч, кычкырып сөйләп тамагымны авырттырасым юк, диләр. Микрофон илле кешелек группа белән ялан кырда эшләгәндә генә кулланыла. Экскурсовод исә группага карап сөйләргә, ә объект аның артында булырга тиеш.
- Экскурсоводлар бер айлык курслар тәмамлыйлар дидегез, аларны кайда укытып чыгаралар соң?
- Туристлык фирмаларында. Барысы шундый тугыз турфирма эшли булып чыкты. Чын белгечләрне исә Казан университетының Көнчыгыш институтында әзерлиләр. Анда профессионаллар укыта. Казан Кремле дә әзерли белгечләрне, әмма ул Кремль маршрутлары буенча гына.
- Казан буенча күпме экскурсовод эшли?
- «Күләгә»дәге экскурсоводларны кертмичә, якынча биш йөзләп. Хәзер бит таксистлар да экскурсовод булып йөри. Аларның лицензияләре дә юк. Бер танышым сөйләде моны. «Төнге Казан утлары» дип аталган экскурсиягә барган, аны бер яшь кенә кыз оештырган. Җыелган төркемне ул төнлә Киров районына алып барган, сәгать ярым ниндидер яшел кешеләр турында сөйләгән. Шуның өчен хәйран гына акча алган. Чып-чын шарлатанлык бит бу. Алар үссеннәр, үз өсләрендә эшләсеннәр иде. Безнең экскурсоводлар Советлар Союзының иң яхшылары исемен йөртте. Менә шул дәрәҗәне кире кайтарырга кирәк. Әгәр дә без Россиянең өченче башкаласы исемен йөртәбез икән, туристларга, килгән кунакларга югары сыйфатлы хезмәт күрсәтергә тиешбез.
Кайда сезнең милли киемнәр?
- Безгә туристлар күбрәк кайсы илләрдән килә?
- Кытай, Япония, Көнчыгыш илләреннән күп киләләр. Англия, Германиядән дә шактый. Европа илләреннән элек күбрәк киләләр иде, хәзер алай ук түгел. Бу алардагы кризис белән бәйледер дип уйлыйм мин.
- Алар нинди сораулар бирергә ярата?
- Сәяси сорауларны күп бирәләр. Татарлар күпме дә, урыслар күпме дип сорыйлар. Бездә йөз илледән артык милләт яшәвен белгәч, алар ничек шулай дус яшиләр соң дип аптырыйлар. Халыклар дуслыгы йорты турында сөйләгәч, анда үтә торган берәр чарага алып баргач, гаҗәпләнүләрен күрсәгез икән. Милләтләрнең үзара дус яшәвен күреп, соклануларын яшерә алмыйлар.
Милли бәйрәмнәрне тамаша кылырга яраталар. Җәй башында «Туган авылым» күңел ачу комплексында татар халкы тарихына багышланган бәйрәм оештырыла башлады. Аны да туристлар бик ошатты. Кызганыч, ул ял көннәрендә генә уза.
Яшел паркларның күплеге дә җәлеп итә аларны. Казансу яр буе, Кабан күле тирәсен дә бик тиз үз итәләр.
Туристлар көтелмәгән сораулар да биреп куярга ярата. Әйтик, нишләп сездә татар хатыннары мөселман илләрендәге кебек киенә? Сез бит милли үзенчәлек саклана дип әйттегез, кайда ул үзенчәлек, диләр. Сувенир кибетенә кергәч, мин аларга татар халык киемнәрен кигән курчакларны күрсәтәм. Тагын сораулар яудыра башлыйлар: нишләп бу киемнәрне урамда күреп булмый? Ә алар бит чынлап та хаклы. Милли культура югалып бара. Ярый әле татар кухнясы сакланып килә. Ә менә киемнәр мәсьәләсендә уйланырга кирәк. Калфаклар, читекләр, камзуллар, түбәтәйләр, бала итәкле күлмәкләр - аларны бит хәзер иҗат коллективлары гына кия, нишләп аларны көндәлек тормышка да кертмәскә? Миңа моны күреп тору бик авыр, чөнки мин Иске татар бистәсендә үстем. Әбиләрнең милли матур киемнәрдән йөргәнен хәтерлим. Бүген болар юк. Ә туристларга ул кызык. Бәйрәмнәрдә милли киемнәр кигән кызлар-егетләр янына барып, фотога төшәләр.
- Казан белән якыннан танышу өчен туристларга ничә көн кирәк дип уйлыйсыз?
- Казанны күрү, аны тою өчен кимендә өч көн кирәк. Яшь чагымда минем Казаннан китәсем килде. Тормыш Мәскәүдә генә кайный кебек тоела иде. Шунда барып укырга хыялландым. Шул вакытта кызык бер кеше белән таныштым. Ул син яши торган Казан бай тарихка ия, син аны күреп кенә бетермисең, дигән иде. Мин аны еллар үткәч аңладым. Тарих факультетында укуым, экскурсовод булып эшләвем белән бик бәхетлемен. Казанга үлеп гашыйк, шуны башкаларга да йоктырасым килә.
- Алайса сезнең Казанда яраткан урыннарыгыз да күптер?
- Кабан күле, Иске татар бистәсен яратам. Университетыбыз бик үзенчәлекле. Евгений Боратынский, Бакый Урманче музейларына яратып йөрим. Кызганыч, Бакый Урманче музеена ничектер игътибар җитми кебек. Каюм Насыйри, Габдулла Тукай музейларын бөтен кешегә дә барып күрергә киңәш итәм. Иске Татар бистәсе музее барлыкка килсен иде дигән хыял белән яшим. Эрмитаж бакчасын бик азлар гына белән. Аны да кәнфит кебек матур итеп ясап куеп була. Хәтта ки бакча-музей эшләргә була. Ә туристлар Казаныбызны бик ошатып китә. Бүген Россиянең төрле шәһәрләреннән җыелган группаны озаттым, алар биш көнгә килгән иде. Чистай, Болгар, Зөя, Алабугада булдык. Алар, киткәндә, кире Татарстанга әйләнеп кайтачакларын, аны бик яратып калуларын әйттеләр. Менә шул мизгелләрдә мин Казанда яшәвем белән бөтен барлыгым белән сөенәм һәм горурланам.
Комментарийлар