16+

Ярминкәләр: Казан халкы һаман шикәргә ябырыла

Татарстан Хөкүмәте карары нигезендә, республика шәһәрләрендә 19 марттан язгы авыл хуҗалыгы ярминкәләре бара. Ярминкәләр 20 апрельгә кадәр дәвам итәчәк. “Казан” агросәнәгать паркында бу шимбәдә Кукмара, Арча, Мамадыш районнары агрофирмалары, фермерлары, авыл җирле үзидарәләре сату итте.

Ярминкәләр: Казан халкы һаман шикәргә ябырыла

Татарстан Хөкүмәте карары нигезендә, республика шәһәрләрендә 19 марттан язгы авыл хуҗалыгы ярминкәләре бара. Ярминкәләр 20 апрельгә кадәр дәвам итәчәк. “Казан” агросәнәгать паркында бу шимбәдә Кукмара, Арча, Мамадыш районнары агрофирмалары, фермерлары, авыл җирле үзидарәләре сату итте.

- Иртәнге 2 сәгатьтә кузгалдык Казанга. Авылдашларыбыз үстергән яшелчәләрне, тозлаган ризыкларны алып килдек. Йомыркалар белән сөтләр тиз сатылып бетте, - диделәр Кукмара районының Ятмас-Дусай һәм Уркуш җирле үзидарәләре хезмәткәрләре Фирая Гарифуллина белән Альбина Әгъләмова.

Кукмаралылар суган һәм орлык суган үстерергә оста. Орлык суганның килограммын 250-300 сумнан тәкъдим итәләр.
Казанга яшьли чыгып киткән Нәсимә әби: ”Авыл өендә пешкән ипи юкмы икән? Эх, авыл ипие булсачы. Бала чакларны искә төшереп чәй эчәр идем”, - дип, сәүдә рәтләре буйлап сөйләнеп йөри. Авылларда өйдә ипи пешерүләрчеләр бик сирәктер инде ул хәзер, күп кеше кирпеч мичләрен дә сүтеп бетерде шул, әбекәй.

Казанлылар һаман шикәргә ябырылган, шактый озын чират хасил булган. Кибетләрдә шикәр комы 90-100 сумга менде. Бәя  күтәрелүенә, фәкать, үзебез гаепле. Ач кандала кебек ябырылдык. Агросәнәгать паркындагы ярминкәдә шикәр комының килограммы - 60 сум. Полиция хезмәткәрләре чират тәртибен саклый, ызгыш-талаш юк, чират акрын гына кыймылдый. 

Мамадыш районы Башкарма комитетының мәгариф идарәсе вәкиле Илнар Мөбәрәкҗанов кырып-бизәкләп эшләнгән 20 сыерчык оясы алып килгән. Үзең кереп яшәрдәй матур ояларның бәясе - 500-600 сум.
- Район мәктәпләре укучылары ясый боларны. Ояларга “сан” гына язылган, сатылган очракта, акчасы укучыга бирелә, - ди Илнар Мөбәракҗанов.

Кукмара белән Зур Кукмара мәдәният хезмәткәрләре ярминкәне гөрләтеп концерт бирә. Икмәк  булгач, җыры да була шул.

Ярминкә дә азык-төлек бәяләре:
Сыер ите - 420-470 сум (килограммнарда),
Шикәр комы - 60 сум,
Бәрәңге - 35 сум, 
Кәбестә - 65 сум,
Суган - 35 сум, 
Кишер - 45-50 сум,
Йомырка (дистәсе) - 70-80 сум. 
Сөт (литры) - 40 сум.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading