16+

Югарыга карап йөр: кышның шундый чагы җитте

Табигать «кунагы» – кышны яратабыз, аның 5-6 ай иркенләп яшәвенә дә сүз әйтмибез. Үзе ишетеп үпкәли күрмәсен тагын, ләкин, Кыш бабайга әкренләп котып – Себер тарафларына җыенса да ярый инде. Күңелләребез язга тартыла башлады бит.

Югарыга карап йөр: кышның шундый чагы җитте

Табигать «кунагы» – кышны яратабыз, аның 5-6 ай иркенләп яшәвенә дә сүз әйтмибез. Үзе ишетеп үпкәли күрмәсен тагын, ләкин, Кыш бабайга әкренләп котып – Себер тарафларына җыенса да ярый инде. Күңелләребез язга тартыла башлады бит.

Әбекәйләр: “Ходайга шөкер, озын кышлардан исән-имин язларга чыгабыз”, – дип әйтә торганнар иде. Кояш көннән-көн яктырак елмая, урамда җылы. Авыз тутырып сулыш алып була, салкын һава тешләрне чемердәтми. Билләһи мәгәр, урамнан өйгә керәсе килми.

Татарстанның географик зонасында чын язга әле иртәрәк. Әмма, һава торышы көндезге сәгатьләрдә февральдә үк “уйнаклый” башлады инде. Шәһәрләрдә бу күбрәк сизелә. Кояш нурлары түбәләрдәге карны эретеп, төрле зурлыктагы боз сөңгеләре ясарга кереште.

Казанда 5 меңнән артык күп катлы йорт исәпләнә, шулардан 2 меңнән артык йортның түбәсе авыш итеп ясалган. Әлеге 2 меңнән артык йортта тагын ничәмә-ничә балкон кыегы бар. Биек йортлардагы һәм хәтта авыш түбәле 1-2 катлы биналардагы боз сөңгеләре дә куркыныч чыганагы булып тора. Тугызынчы каттан түгел, икенче һәм өченче каттан килеп төшкән боз да башыңны тишәргә яки күзеңне чыгарырга бик мөмкин.

Йортларның авыш түбәләрендәге карны идарәче компанияләр эшчеләре чистарта. Фатир балконы түбәсендәге карны әлеге фатирда яшәүчеләр үзләре төшерергә бурычлы яки идарәче компания белән шушы эшне башкарырга килешү төзи. Әгәр каты кар яки боз балкон түбәсеннән кеше өстенә төшеп, аның сәламәтлегенә зыян салса, моның өчен фатир хуҗасы җавапка тартыла.

Хәтта җыештырылган авыш түбәдә дә боз сөңгеләре хасил булу ихтимал. Шуның өчен язгы якта биек йортлар һәм биналар янәшәсеннән узганда сак булу кирәк. Тротуарда гына түгел, баш очында да боз барын онытмагыз. Кечкенә балаларның йорт нигезендә уйнауларына юл куймагыз, ачык мәйданчыкка алып барыгыз.
Казанда авыш түбәләрне чистартканда яки кар-боз төшү ихтималы булган йортлар тирәли аклы-кызыллы тасмалар бәйләп куела. Ни кызганыч, кайбер кешеләр барыбер кызыл тасманың эченнән йөри. Мондый җавапсызлык бик кыйммәткә төшәчәк.

Урамнарда йөргәндә йортлар түбәләренә карарга онытмыйк. Кышны исән-имин чыгып та, күңелле һәм матур язларда үзебезгә-үзебез фаҗига тудырмыйк.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading