– Язучылык стажы сабый чактан беренче кулына каләм алып, язганы матбугатта басыла башлаганнан санала. Синең күпме гомерең каләм тотып уза инде?
– Башлангыч сыйныфта укыганда урманнан бал белән сыйланырга килгән аю турында такмаза-шигырь язган идем. Апа-абыйлар аны бик ошатып: “Вәт, булдыргансың!” – дип үсендерде. Иҗатыма беренче канат куючылар алар булды. Алай бик мактап торгач, әйтер сүзләрем күбәеп, тагын-тагын яздым. Аларны ул чорның балалар матбугаты “Яшь ленинчы”, Ялкын”га җибәрдем. Китапханәнең даими укучысына әйләндем. Ә инде гомеремдә беренче тапкыр чын тере шагыйрь күргәч – мәктәпкә очрашуга Роберт Миңнуллин килгән иде – язу җене тәмам кагылды. Каләмне гомерлек һөнәрем итәргә теләп, Казан дәүләт университететының журналистика факультетына укырга кердем. Кайда гына эшләсәм дә, туганнарымның шушы беренче бәясен беркайчан да онытмадым. Үзем дә яшь иҗатчыларга гел хәерһахлы булырга тырыштым. Иҗат канатларын бер зәгыйфьләндерсәң, алар тиз генә төзәлми. Яралы канатлар биеккә дә, еракка да оча алмый. Иҗатчының чишмә башында гадел, акыллы, хак бәя бирүче кеше янәшәдә булу кирәк, хәзер бик күп яшьләр өчен үзем шундый остаз-киңәшче булырга тырышам.
- Ләбиб, шактый еллар Татарстан Язучылар берлегендә балалар әдәбияты секциясен җитәкләдең. Татар балалар әдәбиятының бүгенге хәл-әхвәле борчыймы? Бу өлкәдә яшьләр бөтенләй юк, диярлек.
– Бик борчый шул. Әдәбиятыбызга килүчеләр булгалап торса да, араларында шактый талантлылар очраштыргаласа да, балалар әдәбиятына, хезмәт итәргә теләүчеләр бик күренми. Сәбәбен аңлап та җиткереп булмый. Балаларның тизрәк үсәсе килә, өлкәннәр колагына тизрәк үз сүзләрен әйтергә омтылалар. Сабый чактан җәяүләп яланаяк качалар. Озаграк торып калсалар, әйбәт буласы да кана. Шулай да соңгы вакытта, бераз өмет уятып, Рөстәм Галиуллин, Алинә Бикмуллина кебекләр күренгәли башлады. Гомумән, татар балалар әдбиятына бар дөнья танырлык, бөтен җирдә кызыксынып укырлык Гарри Поттер кебек заман геройлары җитми. Бәлки, ниндидер грантлар хисабына берәр конкурс уздырып булса да, Шәвәли шикелле геройларны тудырырга кирәктер.
Хәзерге вакытта балалар әдәбияты секциясен Вакыйф Нуриев җитәкли. Бер генә нәрсәне киңәш итеп әйтә алам аңа: балалар өчен язучыларны мөмкин кадәр мәктәпләргә якынайтырга иде. Юк, бу очрашулар санын арттыру дигән сүз генә түгел. Язучылар мәктәпләрдә 1-2 сәгать булса да дәрес бирсен, иҗади түгәрәкләр оештырсын. Элек мондый матур мисалларның сөендерерлек нәтиҗәләре булган бит. Әйтик, Рәдиф Гаташ укыткан мәктәптән Зөлфәт, Наис Гамбәрләр әдәбиятка килгән.
– Беләбез, тормыш, язмыш сине шактый сынаган. Бүгенге тормышта иң зур шатлыгың нәрсә?
– Оныкларым. Алар өчәү: Фәридә, Нурихан, Сәйдә туган телебезне камил белә. Үзеңнең татарча белүең, балаларыңның туган телдә сөйләшүе – бер нәрсә. Монысына артык гаҗәпләнерлек түгел. Ә менә балаңның балдан татлы баласының: “Дәү әти!” – дип килеп сарылып, үз туган телебездә эндәшүе – монысы йөрәккә сары май булып ята инде. Бөтен сырхау-сызлануларга иң яхшы дәва шул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар