– Куелмаган икенче сәхнә әсәренең исеме көтелмәгәнчә яңгырый...
– Ул пьеса “Әбрәкәй” дип атала. Әти үлгәнгә сигез ел булды. Әсәр әле дә безнең тормышта актуальлеген югалткан әйбер түгел. Бер кешенең бәрәңге бакчасы читеннән зур юл уза. Зур юл белән моның бәрәңге бакчасының артында посадка янына зур автобуслар туктый. Кешеләр шул посадкага кереп йомышларын йомышлый. Бу адәм аңлатып та карый, шуннан ярый инде интегеп, куаклар арасында йөрмәсеннәр дип, төзеп куя әбрәкәй. Китереп куя комган, үзе һәрвакыт шуны чистартып тора. Шуннан күпмедер акча ал, дип киңәш бирүчеләр табыла. Акча ала башлагач, моңа килә янгын сүндерү, санэпедимстанция, салым хезмәткәрләре – кем генә килми. Бу болардан шулхәтле туя – әбрәкәйне ишеп ташлый. Әнә куак астына йөрсеннәр ди, бетмәс бу мәңгелек бюрократия. Шушы ике пьесаны рәхәтләнеп куярга була. Языла башлаган берничә әсәре бар, алар тәмамланмаган.
– Өйдә коллекцияләр шактый күп күренә, картиналар галериядәге кебек. Туфан абыйның яратып җыйган әйберләре барлыгын да беләбез. Нәрсәләр алар?
– Әти коллекция җыярга шундый яратты. Марка, акча, значок та җыйды. Аларның берсе дә югалмаган. Шәһәрләрнең герблы значокларын җыя иде. Алары гына да бездә бер йөзләп бар. Соңгы елларда ул Актүбә уенчыгын, шуңа охшаш сувенирларны җыйды. Татар милли киеменә охшаган уенчыкларны туплады. Алар бездә саклана.
Картиналар махсус җыелган коллекция түгел. Күбесе юбилейларга Рәссамнар берлегеннән бүләк ителгән. Шул ук вакытта әти үзе сатып алган, үзе заказ белән ясатканнары да бар. Шуларның иң кадерлесе – Тукай портреты. Ул аны Зөфәр Гыймаевка махсус заказ биреп ясатты. Аның тарихы әтинең Астриягә баруы белән бәйле. Ул анда Прагада татар-башкорт редакциясенә кунакка бара. Сүз чыгып, чит илдә бөтен татар өендә Тукай портреты торуын күрә. Безнең үз дәүләтебез юк, Тукай безнең милли символыбыз, дәүләтчелегебез кебек объект дип әйтәләр. Шуннан әти дә һәрбер татар өендә Тукай портреты эленеп торырга тиеш, дип кайтты. Әлбәттә, һәрбер кеше рәссамга заказ бирә алмый, ул аны журналдан кисеп алып куярга мөмкин. 2008 ел иде бу, Австриягә ул Германиядән соң барды. Әти ислам традициясенә бәйледерме, кеше рәсеме төшкән портретларны яратып бетерми иде. Аның үзенең дә, әнинең дә портретлары бар. Ләкин ул табигать күренешен бик ярата иде. Шуңа да авыл җирлеген хәтерләткән картиналар аның күңеленә хуш килә иде. Бездә казлар төшерелгән картина бар, аны бигрәк тә яратты ул.
– Әлфия апа, Туфан абыйның китүе көтмәгәндә булды. Аның үлеменнән соң үзгә кош килүен әйткән идегез?
–Аллаһы Тәгаләнең барлыгына ышанам, тик өрәктер, йорт иясе кебек әйберләрне кире кагам дип әйтә алмыйм. Әти үлеменнән соң кайбер әйберләргә дә инандым. Аларны башкача аңлатып та булмый. Әтине җирләп кайтканнан соң, Пушкин урамындагы фатирында утны сүндерә алмадым. Театрда хушлашу булды. Әти үлгәч, бер төнне өйдә кунды. Аннан әти яткан караватта йокладым, шикләнмисеңме, диделәр. Ул – әтием, нишләп шикләнергә тиеш, дидем. Утны сүндерәм, кемдер бүлмәдә бар шикелле. Бер ай ут яндырып йокладым.
Икенче хәл шул кош белән бәйле булды. 2012 елның мае бик кызу иде бит. Безнең тәрәзә бераз гына ачылган. Кул сыярлык кына ара бар. Бер сиртмә койрык кебек кош тәрәзә пыяласына килә дә бәрелә, килә дә бәрелә. Түше белән шуышып төшә. Тәрәзәне ачуым була, кош юкка чыга. Мистика яратучы кешеләр Туфан абыйның җаны килә, сезне күрәсе килә, ди. Шулай кырык көнгә кадәр барачак диделәр, чыннан да шулай булды. Кырык көннән соң, ул бетте. Хәзер дә шул сиртмә койрыклы кошны күрсәм, мин аның белән сөйләшәм. Яз көне бакчада иң беренче булып йөри башлый ул, бөтен бакчаны, ихаталарны карап чыга. Әни белән бакчага чыккач та безнең янда озатып барган шикелле йөри иде. Шундый кызыклы хәлләр булды. Ул чыпчык та, карга да түгел. Нәкъ менә шул кош. Шундый кызык хәл. Ислам кануннары нигезендә Мәхмүт хәзрәт андый хәлләргә ышанырга ярамый дип тә әйтте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар