16+

Алтын-көмешне ничек имминиятләштерергә?

Россиядә зәркән эшләнмәләрен иминиятләүгә ихтыяҗ арта башлаган.

Алтын-көмешне ничек имминиятләштерергә?

Россиядә зәркән эшләнмәләрен иминиятләүгә ихтыяҗ арта башлаган.

Танылган зәркән эшләнмәләре бренды һәм имминият компаниясе уздырган тикшеренүләр нәтиҗәләре буенча, сораштыруда катнашучыларның 27 проценты бер тапкыр булса да зәркән эшләнмәләрен имминиятләштергән. Ә җавап биргәннәрнең яртысы диярлек бер тапкыр да моны эшләмәгән, әмма теләкләре булуын белдергән. Чөнки күпчелек алтын-көмешләрен югалтудан яисә урлатудан курка икән. Респондентларның 57 проценты зәркән эшләнмәләрен бер тапкыр булса да югалтканлыгын да искәрткән. 

Сораштыруда катнашучыларның күп өлеше туй балдакларын, буыннан-буынга күчә торган зәркән эшләнмәләрне һәм премиаль брендлы сәгатьләрне имминиятләштерергә теләкләре булуын белдергән.

Зәркән эшләнмәләрен ничек имминиятләштерергә була?

Белгечләр моны ике ысул белән эшләргә киңәш итә.
Беренчесе - милекне имминиятләштергәндә килешүдә күрсәтү. 
Икенче ысул - зәркән эшләнмәләре өчен аерым полис рәсмиләштерү.
Моның өчен зәркән эшләнмәсенең чын икәнен һәм бәясен раслау таләп ителә. Гадәттә, бу кибеттә бирелә торган чек һәм бәйсез эксперт бәяләмәсе булырга мөмкин.
 
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

1

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading