Азия илләрендә аны бөртекле азык культурасы буларак иксәләр, безнең төбәктә ул нигездә албакчаларны бизәүче декоратив үсемлек буларак кына үстерелә.
Азык-төлек буларак кулланырга яраклы сортлары йөздән артык, ә декоративлары - нибары дүрт кенә.
Кызганычка күрә, безнең төбәктә күпләр аның кадерен белми, чүп үләненә санап, йолкып ташларга атлыгып торалар. Кайберәүләр аны терлек азыгы буларак куллана. Амаратның яфраклары һәм орлыклары составында безнең сәламәтлеккә уңай тәэсир итүче матдәләр булуы фәнни расланган. Әйтик, кверцетин биофлавоноиды антиоксидантлык сыйфатларына ия. Иммунитетны яхшыртуы, шешләрне кайтаруы, организмнан радиация калдыкларын куып чыгаруы, вак кан тамырларының стенкаларын һәм сөякләрне ныгытуы белән үзенчәлекле ул. Р витамины - рутины исә, кан тамырларын ныгытуы аркасында, геморрой чире аркасында туры эчәклектән кан китүне туктата, төрле кан авыруларына каршы көрәшә, кан агуланганда, ревматизмнан буыннар сызлаганда, бөерләр авыртканда хәлне җиңеләйтә.
Үсемлеккә, сортына бәйле рәвештә, сары, алсу яки кызыл төс кертүче каротиноидлары - А витамины чыганаклары - организмда ялкынсынулар булдырмый калу өчен көрәшәләр. С витамины тәнебездәге тукымаларны коллагенга баета, җепселләрнең, кимерчәкләрнең, тиренең аскы катламының сыгылмалылыгын тәэмин итә. Гомумән алганда, организмның вируслы чирләргә каршы торучанлыгын арттыра. Е витамины тән тиресенең өске катламының,тырнакларның, чәчләрнең, кан тамырларының тиешенчә яңаруы өчен уңайлы шартлар тудыра. В төркеменә кергән витаминнары эндокрин бизләр һәм үзәк нерв системасы эшчәнлеген җайга салырга булыша. Ул минералларга шактый бай. Яфракларындагы һәм орлыкларындагы кальций тешләргә, аның эмаленә, шулай ук тән мускулларына кирәкле матдә. Натрие исә күзәнәкләрдә, тән тукымаларында, кан юлларында сыеклык алмашуны көйләүче төп фактор. Калие кан тамырларының халәтен даими үзгәртеп, кан басымын нормада тотарга булыша. Магние йөрәккә хәл кертә, кан басымын төшерә, йөрәк тибешен көйли. Тимере кан ясалышы өчен бик мөһим микроэлемент, ул арка миендәге эритроцитлар күләменә һәм сыйфатына уңай тәэсир итә. Бакыры тукымаларда кислород алмашу өчен кирәк. Ул кандагы эритроцитларның нормаль функциясенә ярдәм итә.
Амарант яфракларында үсемлек аксымы, кузгалак, лимон кислоталары бар .Ә орлыклары күптөрле туендырылмаган май кислоталарына бай булуы ягыннан үзенчәлекле. Бу үсемлекнең орлыкларыннан сыгып алынган маенда организмның сәламәт яшәешен тәэмин итүче гормоннар синтезларга булышучы сквален матдәсе булуы аның кадерен бермә-бер арттыра. Амарант чималы кулланып ясалган дарулар белән атеросклероздан, гипертония, гипотония, вегето-сосудисто-дистония кебек йөрәк- кан тамырлары системасы чирләреннән дәвалыйлар.
Канның оючанлыгы сыйфатына, кан составындагы эритроцитлар күләме аз булу сәбәпле килеп чыккан кан авыруларыннан дәваланырга булыша ул. Радиактив нурланыш аркасында, кан составы начар якка үзгәрү һәм арка миеннең эшчәнлеге бозылуга китерүче нурланыш авыруыннан дәваланганда, сихәтле амарантның файдасы зур. Аяк-кулларны көзән җыерганда, тамак шешкәндә, олыгайгач буыннар сызлаганда, антибиотиклар эчкәннән соң, эчәклек дисбактериозы күзәтелгәндә, тән тиресе кычытып бозылганда, амарант экстрактлары ярдәмгә килә. Амарантның яфракларын, аңа аллергиясе булмаган һәркемгә, хәтта авырлы хатыннарга, бала имезүче әниләргә кулланырга ярый, дип язалар. Әмма мае һәркемгә килешми. Ашказаны асты бизе авыруы-панкреатиттан, бавыр чире – холециститтан интегүчеләргә, үт куыгында таш булган кешеләргә маен куллану катгый тыела. Амарант яфракларын пешекләп, озак төзәлмичә чиләнеп торган яраларга, шешкән, пешкән урыннарга, чуаннарга ябып, файдасын күрүчеләр бар. Ул балаларны буйга үстерә, симерү чиреннән интегүчеләргә ябыгырга ярдәме тия. Яшь яфракларын җыеп киптереп, катырып куярга, чи килеш яшелчә салатларына турап салырга, чәен кайнатып эчәргә була. Орлыкларын киптереп төеп, онын камыр ризыклары пешергәндә кушалар.
Рецептлар.
№1. Амарант мае: 0,5 л үсемлек маен эмаль савытка салып, су мунчасында 60°С ка чаклы җылытабыз. Шуңа165 г киптереп төелгән амарант орлыгын салып болгатып, 1 тәүлек термоста төнәтәбез. Сөзеп алгач, бу составка шулчаклы ук төелгән орлык салып, янәдән җылытабыз һәм тәүлекләп төнәтәбез.Процедураны 3 мәртәбә кабатлыйбыз. Көнгә өч мәртәбә ашау алдыннан 2 шәр бал калагы күләмендә кабып куябыз.Дәвалану курсы ике атна дәвам итә.
№2. Спиртлы төнәтмә: 0,5 л лы пыяла банканың өчтән беренә кипкән амарант сабакларын һәм яфракларын ваклап тутыргач, өстенә 400 мл аракы яки спирт коябыз.Капкач ябып, караңгы җылы урынга куябыз. Өч көн саен селкеткәләп, 14 көн төнәтәбез.Сөзәбез. 1 бал калагы төнәтмәне ярты стакан җылы суга салып болгатып, ашар алдыннан көнгә өч мәртәбә ике атна дәвамында эчәбез.
№3. Яфраклар төнәтмәсе: 4 аш кашыгы киптереп ваклаланган амарант яфракларын пыяла банкага салабыз. Өстенә 1л шау кайнар су коеп, капкачын ябып, төреп куеп, 4 сәгать төнәтәбез. Сөзәбез. Ашарга ярты сәгать кала, көнгә өч мәртәбә яртышар стакан эчәбез. Дәвалану курсы-2 атна.
Бу дәвалану рецептларның кайсын куллансагыз да, яңа курска чаклы кимендә ике ай ял итү зарури.
Хәмидә Гарипова.Казан
Комментарийлар