Америкада кыргый шартларда үсүче бу чибәркәйне күреп, аңа гашыйк булган испан конкистадорлары, XVI гасырда аны туган илләренә алып кайтып утыртканнар. Эзләнеп-тикшеренеп, файдалы үзлекләрен ачкан испан миссионеры Бернардино де Саагун бәрхет гөлгә “Гаҗәеп” дигән исем биргән.
Ул Европа илләренә тиз арада таралган. Инглизләр “Мэри алтыны”, алманнар – ”Студент чәчәкләре”, төрекләр – “Бәрхет чәчкәсе”, руслар “Бархатный цветок” дип атап йөртә башлаганнар. 1753 елда швед ботанигы Карл Линний, аны этрусскларның “аксакал акылы белән туган малай” образындагы Тагес Алла исеменә охшатып, tagétes дип исемләгән. Ул исә биология фәнендәге атамага әверелгән. Мексиканнар аны “үлеләр чәчәге” дип атый. “Әрвахлар төне” ндә бәрхет гөлнең кояш нурларын чагылдыручы чәчәк таҗлары әрвахларга туган йортында гомер сөрүче туганнары янына кайтырга юл күрсәтә, дип ышаналар. Бәрхет гөлнең чәчәк таҗларыннан Кавказда «имеретин шафраны» дип аталучы аш тәмләткеч ясаулары турында ишеткәнегез бар идеме? Һиндстанда эфир майларына бай бу чималны эчемлекләргә, татлы ризыкларга, салатларга кушалар. Составы лютеинга бай булганга күрә, бәрхет гөл чәчкәләре күз күрүен яхшырта. Таҗларыннан сихәтле дарулар ясап, күз авыруларыннан дәваланалар, ул катаракта чирен алдан кисәтә икән.
Комментарийлар