Яз 2026 мода трендлары: актуаль төсләр, принтлар, өске кием һәм аксессуарлар турында стилист Лилия Вәлиева киңәшләре.
Бу киемнәр гардеробыңда булырга тиеш!
Танылган стилист, имиджмейкерга Лилия Вәлиева белән язгы актуаль образлар турында сөйләшәбез.
1. Бу язда табигатьтә булган төсләр актуаль. Димәк, безгә урамга чыгарга һәм тирә-юньгә карарга гына кирәк! Әйтик, күк йөзе ачык зәңгәр төстә (бу елның төп төсе ул), агачлар, үсемлекләр яшел, лайм төсендә (бигрәк тә дөньяда барган хәлләрдән онытылып тору өчен шушындый сусыл, якты төсләр кирәк безгә), кояш баешлары белән ассоциацияләшкән лимон һәм персик төсе, чәчәкләрдәге бардо, баклажан төсе, үзгәрешләргә ачык булган кызыл төс...
2. Үзенчәлекле принтларга да тукталып узыйк. Беренче чиратта, һәр сезонда да актуаль булган леопардны онытмаска кирәк. Әлеге принтны яраткан кешеләр, көндәлек тормышта аны куллануыбызны дәвам итәбез. Әгәр моңа кадәр кулланмагансыз икән, эксперимент ясарга тәкъдим итәм. Лео принтлы итәк, майка, боди яки сумка булса, образлар ясавы уңайлы булачак.
Иң актуаль принтлар турында сөйләшүебезне дәвам итеп, борчакка да тукталып узасы килә. 1960-1970 нче еллардан бу тренд кире әйләнеп кайтты. Әгәр борчак принтын сайлыйсыз икән, истә тотыгыз: зур түгәрәкләр киемгә, фигурага күләм өсти, ә вак борчак, киресенчә, нәфисләндереп җибәрә. Шулай ук бу язгы-җәйге сезонда зебра, шакмак һәм буй-буй принтлар актуаль булачак.
Үзебезне хаталардан саклап калу өчен шулай ук иң кыска вакытлы принт – сыер принты турында да кисәтеп узасым килә. Аксессуарларда әле без аны куллана алабыз. Әйтик, мондый сумканы берничә ел гардеробыбызда тотып була. Әмма киемнәрдә бу тиз генә барлыкка килгән һәм юкка чыккан тренд булып саналачак.
3. Өске киемнәргә килсәк, бу сезонда беренче урынга пәлтәне куям, чөнки ул һәр образга зәвык һәм купшылык өсти. Бу язда без миди озынлыктагы пәлтәләргә игътибар итмибез, чөнки ул барлык кешегә дә туры килеп бетми. Иң отышлысы – кыска яки озын пәлтә сайлау.
Шулай ук бу сезонда косуха, бомберларны да онытмыйбыз! Югарыда әйтеп узган актуаль төсләр һәм принтлар (бигрәк тә борчак вә леоны тәкъдим итәр идем) арасыннан күңелегезгә кайсысы якын, шуны экотиредән сайларга мөмкин. Искәртеп узасым килә, никадәр яктырак төсмер сайлыйсыз, шуның кадәр яхшырак булачак! Кара тоннардан, мәслән, без инде ардык, шуңа әлеге төстән читтәрәк торсак иде.
Курткаларны исә макси озынлыктагы плащ формасындагысын сайлыйбыз, ягъни бил өлеше ачык күренеп торган модельләргә игътибар итәбез. Макси озынлыктагы тренчлар бу сезонда шулай ук актуаль. Моңа кадәр аларның көрән төстәгеләре модада булса, хәзер төрле төстәгеләре трендта. Шоколад, чия, баклажан, лимон һәм лайм, ягъни тәмле төсмерләрне сайлыйбыз.
4. Бу язда зәвыклы, үзенчәлекле булып күренү өчен образларыбызга нинди детальләр сайларга? Искәртеп узасым килә, билгә яулык бәйләү хәзер актуаль түгел! Алдагы сезонда ул трендта иде, хәзер актуальлеген югалтты. Яулыкны без аксессуар буларак сумкага, муенга яки башыбызга бәйлибез.
Баш киемнәренә дә аерым тукталып узыйк, алар пилотка, түбәтәй формасында була ала. Бәләкәй, тар таблетка итеп эшләнгәннәре яки, мәсәлән, йөрәк формасындагы баш киемнәре бик матур утырачак. Сүз уңаеннан, кызларга лайфхак: без тизләтелгән ритмда яшибез, актив яшәү рәвеше алып барабыз һәм кайвакыт чәч юарга да вакытыбыз калмый. Моны яшерер өчен шушы төрле стильдәге, фасондагы баш киемнәре ярдәмгә килә дә инде. Бигрәк тә бохо стилендәге шләпәгә игътибар итәргә тәкъдим итәм.
Тагын бер киңәш: әгәр сезнең бик тә зәңгәр төстәге баш киеме киясегез килә икән, образыгызны шушы төснең палитрасыннан җыярга тырышыгыз. Әйтик, ачык зәңгәр джинс чалбар, күлмәк яки пальто сайларга була. Шушы вакытта сезнең образыгыз искиткеч тәмле һәм затлы булачак!
Детальләр турында сөйләшкәндә исә, милли төсмерләр турында да онытмаска кирәк. Әйтик, төрле милли орнаментлар төшерелгән түбәтәй, жилет, бомбер, каеш, аяк киемнәрен сайларга мөмкин. Аксессуарларга килсәк, алка вә сумкалар бик килешле булачак. Гади чалбар, пиджак кисәк тә, бу милли бизәнгечләр белән без аны тулыландырып куячакбыз. Бу аксессуарларны гадәти образларыбызга кертеп җибәрү кыюлар эше! Әйе, күпләр безгә игътибар итәчәк, урамннан барганда борылып карыячак. Бары тик экспериментлардан, яңалыктан курыкмаска гына кирәк. Кыюларга юл ачык!

Фотолар стилистның шәхси архивыннан
Билгеле булганча, Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
Комментарийлар