Кура җиләкләре дидимелла, яки икенче төрле җете кызыл таплылык белән зарарланганда, авыру белән көрәшүнең иң яхшы ысулы – куакны төптән үк кисеп, тамырдан үсә торган үсентеләрне башка урынга күчереп утырту.
Ремонтант җиләкләргә килгәндә, куакны тулысынча кисү уңайсызлык тудырмый. Гадәти җиләкләргә килгәндә, уңыш узган елгы ботакларда формалаша, шуңа күрә яшь ботакларны көз көне кисү киләсе елда җимешсез калдыра. Ләкин дидимелланы тулысынча бетерү өчен, бакчачылар бу чиктән тыш чарага да мөрәҗәгать итәләр.
Җиләкне кискәндә, төбен калдырмау мөһим, чөнки гөмбә споралары ботакларның аскы өлешендә була. Куак тирәсендәге туфракны бераз казып, сабакларны җир өстеннән астарак кисәргә кирәк.
Куакның җир өстендәге өлешен тулысынча кискәннән соң, тамырын яңа урынга күчерергә мөмкин. Тамырын казып берничә өлешкә бүләргә кирәк, бу яңадан үсүче бөреләр киләсе елда яңа үрентеләр бирсен өчен эшләнә. Яңа җиләклек өчен яхшы яктыртылган һәм җилләтелгән урын сайлау мөһим, ябык коймалар янына утыртмагыз.
Дидимелла аз зыян китергәндә, җимеш биргәннән соң, бары тик зыян күргән, кызгылт-шәмәхә таплы ботакларны кисәләр. Зыян килгән өлешләрне бакчадан чыгарырга яки яндырырга кирәк. Гөмбә споралары булганлыктан, яфракларны һәм төбенә салган мульчәне дә җыеп алып бакчадан читкә ташларга.
Дәвалау һәм профилактика:
Сезон дәвамында фунгицидларны комплекслы куллану ысулы – бу гөмбәчекне тулысынча юк итүнең иң яхшы юлы.
Көз көне яфраклар коела башлагач, гөмбә спораларын юк итәр өчен, үсемлекне концентрацияләнгән карбамид (10 литр суга 0.5-0.7 кг мочевина) эремәсе белән эшкәртегез. Нәтиҗәсен тимер купоросы өстәп көчәйтергә була. Күп өлеше зарарланган булса, яфраклары коелып беткәч, 1 процентлы бакыр купоросы яки 3 процентлы бордо катнашмасы эремәсен кулланыгыз. Җиргә дә сибәргә кирәк.
Иртә язда, март ахыры-апрель башында, бөреләре уянганчы, 1 процентлы бакыр купоросы яки 3 процентлы бордо катнашмасы эремәсе белән кабат эшкәртегез. Бөреләр күренгәч, "ХОМ" кебек контактлы препаратларны, шулай ук Топаз, Хорус, Скор, Тиовит Джет, Ревус, Курзат, Танос, Фалькон, Сигнум, Полирам, Квадрис һәм башка препаратларны кулланыгыз.
Системалы һәм контактлы препаратларны аралаштырып кулланырга кирәк. Мәсәлән, язын Курзаттан башлап, аннары Танос Скор, Фалькон, Свитч Скор һәм башкалар.
Җәй башында, гөмбә спораларының таралуыннан саклау өчен, чәчәк ату алдыннан системалы фунгицидлар кулланыгыз. Аларның тәэсире кимендә өч атна саклана һәм яңгыр белән юылмыйлар.
Җәй уртасында, чәчәк аткан һәм җиләк өлгергән вакытта, химик фунгицидлар белән эшкәртүдән сакланыгыз. Сиптерер өчен һәр 10-15 көн саен биофунгицидлар (Фитоспорин М, Алирин-Б, Гамаир) кулланыгыз.
Җәй ахырында, уңыш җыеп алгач, җимеш биргән ботакларны кисегез һәм үсемлекләрне системалы фунгицидлар белән эшкәртегез.
Профилактик чаралар кура җиләге уңышын сакларга, хәтта дидимелланы җиңәргә дә ярдәм итәчәк.
Хризантеманы яз көне утырту яхшырак
Корейская хризантеманың төрләре күп. Чәчәкләре бер кат, ике кат таҗлы, катмарлы (махровый), ярымкатмарлы һәм башка төрлеләре бар. 30 см, 50 см, 1 метрга кадәр үсә торганнары очрый.
Бер урында өч ел үсәләр. Ботагыннан һәм төбен бүлеп үрчетергә була. Яз көне утырту яхшырак. Көз көне утыртканы өшергә мөмкин. Күчереп утыртканда балчыгын коймыйча төбе белән алып күчерергә кирәк. Кайберләре, утыртуга, чәчәккә бөреләнә башлый. Мондый очракта яхшылап тернәкләнеп, көч алып үсеп китсен өчен, ул чәчәк бөреләрен өзү хәерле. Июнь айларында очларын өзегез. Ул тармакланып китеп, матур, куе булып чәчәк атачак.
Көз көне беренче кырау төшкәч, төбеннән 10-15 см калдырып кисегез. Яфракларыннан чистартыгыз. Сабаклары күмелерлек итеп төбен яхшылап өяргә. Чыршы, нарат ботаклары, алар булмаса, башка агач ботаклары белән каплагыз. Һава йөрми торган әйбер белән капларга ярамый, югыйсә череп бетә.
Бакчачы-блогер Эльмира Исхакова әзерләде
Комментарийлар