16+

Эремчек һәм алмалы печенье рецепты

Бу татлы нибары 20 минут эчендә әзерләнә! Шәп бит!

Эремчек һәм алмалы печенье рецепты

Бу татлы нибары 20 минут эчендә әзерләнә! Шәп бит!

Печеньены пешерү өчен: 250 гр эремчек, 1 алма, 1 йомырка, 50 гр үсемлек мае, 80 гр шикәр комы, чеметем тоз, 220 гр он, 1 чәй кашыгы камыр кабарткыч (разрыхитель- рус.) кирәк булачак. 

Эремчек, йомырка, шикәр комы, тозны бергә кушып бутагыз. Шуңа май, он, камыр кабарткыч өстәп, йомшак камыр басыгыз. Алманы әрчеп, вак итеп турагыз һәм камырга кушыгыз. Массаны 16 өлешкә бүлеп, әстерхан чикләвеге зурлыгында шарчыклар әвәләгез.

Табага пергамент кәгазе җәеп, шунда төзегез. 180 градуска кадәр җылытылган духовкада 20 минут пешереп алыгыз. 

Фото: нейрочелтәр

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading