16+

Гөлләрне кайчан тукландыру отышлы?

Чүлмәктә үстерелгән гөлләрнең туклыклы матдәләр алу мәйданы чикләнгән була.

Гөлләрне кайчан тукландыру отышлы?

Чүлмәктә үстерелгән гөлләрнең туклыклы матдәләр алу мәйданы чикләнгән була.

Савыттагы аз күләмле туфракта туклыклы матдәләр тиз кими. Шуңа күрә гөлләргә суда эретелгән ашламалар эремәсен сибәләр. Әледән-әле күчереп утыртулар белән дә туфракның уңдырышлылыгын (аны яңага алыштырып) арттыралар. Бүлмә гөлләрен ашлау өчен махсус катнашмалар саталар, аларны ничек куллану турында күрсәтмәләр бар.

Ашламалы сыекчаларны күчереп утыртканнан соң 15-20 көн үткәч  сибәләр. Чәчәкләр яхшырак атсын өчен 1 грамм суперфосфатның 1 литр судагы эремәсе файдага булачак.

Гөл яхшырак үссен өчен 1 литр суга 1 грамм калий тозы, 1 грамм күкерт кислоталы аммоний, яки 0,5 грамм аммиак селитрасы кулланырга мөмкин.
Калийлы һәм өлешчә фосфорлы ашламаларны агач көле белән алыштыралар. Моның өчен 10 литр суга 25 грамм көл салалар һәм 10 көн тоталар. Тукландыру өчен суда изелгән сыер тизәген дә файдаланырга ярый (4-5 өлеш суга 1 өрелеш сыер тизәге алына).

Бүлмә гөлләрен апрельдән августка кадәр 15-20 көн саен тукландыру яхшырак.  Күптән түгел күчереп утыртылган яки авыру гөлләрне, үсмичә тынычлык хәлендә утырган гөлләрне тукландырмаска кирәк. Тукландыру алдыннан туфракка гади су сибәргә һәм ашламаларны кичен яки болытлы көнне кертергә киңәш ителә.
Чәчәк атучы гөлләрне үсү һәм бөреләнү алдыннан тукландырырга. Бу чорда азотлы, фосфорлы һәм калийлы ашламалар белән тукландыру файдалы булыр. 

Айсылу Хәсәнова әзерләде.
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

5

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Как называется этот цветок

    Мөһим

    loading