16+

Иммунитет нык булсын өчен нәрсә ашарга?

Салкын көз, кыш айларында суык тиеп авырмас өчен иммунитетны ныгыту зарур.

Иммунитет нык булсын өчен нәрсә ашарга?

Салкын көз, кыш айларында суык тиеп авырмас өчен иммунитетны ныгыту зарур.

Салкын чорга кердек. Инде күпләр авырып алырга да өлгерде. Иммунитыгызны тыгыту өчен сезгә берничә киңәш. 
Беренче эш итеп, суның көнлек нормасын эчәргә гадәтләнегез. 1кг авырлыкка 30-40 мл су туры килергә тиеш. Ул бүлмә температурасында булу шарт. Суны даими эчү лайлалы өлешләрне дымландыра. Бу исә авыруга каршы торуда беренче адым. 
Иммунитет ныклыгы 80 процентка эчәклекләрнең сәламәт микрофлорасына бәйле. Шуңа да клетчатка ашау мөһим. Бөртеклеләр, яшелчәләрдән баш тартмагыз.

Шулай ук эчәкләр өчен про- һәм прибиотиклар зур роль уйный. Бу очракта сөт ризыклары ярдәмгә килер. Цикорий һәм топинамбур кулланыгыз – аларда инулин күп. 

Рационда төньякта үрчи торган майлы балык булу да кирәк. Омега-3 күзәнәкләрнең мимбранасы сәламәтлеген тәэмин итә. 
Иммунитетка иң нык тәэсир иткән витамин ул – Д витамины. Ул, әлеге дә баягы, балык ризыкларында, йомыркада, балык маенда күп була. Көнгә 10-15 минут булса да кояшта йөрү дә мөһим. 

Иммунитет нык булсын өчен организмга май кирәк. Мисал өчен ак май. Әгәр рационда майлар аз икән, үпкәләрдә сурфактан да аз була. Кислород начар үзләштереләчәк. Нәтиҗәдә, организм кислород җитмәүдән интегәчәк. 

Яшелчә, җиләк-җимеш – полифенол, пектин һәм витаминнар чыганагы икәнен истән чыгармагыз. 
Кызыл ит ашагыз! Гемоглобиныгыз нормада булыр. 

Тавык һәм күркә итләре В6 витаминнарына бай. Бу витамин эритроцитлар синтезы өчен кирәк. Алар составында гемоглобин булганлыктан, кислородны "йөртүче" саналалар. 

Боларга өстәп, брокколи, томат, тозлы кәбестә һәм томат ашарга киңәш ителә. 
Брокколи А,С, Е витаминнарына, антиоксидантларга, макро- һәм микроэлементларга бай. 
Томатта, шулай ук антиоксидантлар, ликопин күп. Бу элементлар иммун системасын ныгытырга ярдәм итә. 

Ә тозлы кәбестәдәге С витамины апельсина караганда, 10 тапкырга күбрәк. 
- Дөрес тукланудан тыш, иммунитетыгыз ныклы булсын өчен борчылмаска тырышыгыз. 
- Тәүлеккә кимендә 8 сәгать йоклагыз. 
- Һава торышына яраклашып киенегез.  
- Төне буе компьютер каршында утырмагыз.
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading