16+

Кабактан 3 төрле ризык әзерлибез

Кабактан бик күп ризык әзерләргә була.

Кабактан 3 төрле ризык әзерлибез

Кабактан бик күп ризык әзерләргә була.

Кабак белән пешерелгән тавык ите
Ризыкны әзерләү өчен: 450 гр кабак, 250 гр тавык ите, 20 гр ак май, 2 тырнак сарымсак, 1 чәй кашыгы бал, 2 аш кашыгы лимон согы, тәменчә тоз һәм борыч, үсемлек мае кирәк.
Кабакны чистартып, зур булмаган кисәкләргә шакмаклап турыйбыз.
Тавык итен юып, шулай ук зур булмаган кисәкләргә шакмаклап турарга кирәк.
Тавык ите белән кабакны тирәнрәк савытка салып, тоз һәм борыч сибәбез. Лимон согы, вак угычтан чыгарылган бер тырнак сарымсак, балны өстибез. Яхшылап болгатабыз һәм 20 мин тотабыз.
Табада үсемлек маен кыздырабыз. Шуңа кабак һәм тавык итен салып, болгата-болгата кыздырабыз.
Ит ак төскә кергәч, катнашманы 180 градуска кадәр кыздырылган духовкада 20-30 мин пешерәбез.
Кабак йомшарганнан соң алып, сарымсак белән кушылган ак майны әзер ит өстенә салабыз. (Тәмләткеч үләннәр дә кушарга мөмкин).
Май эрегәннән соң ризык тагын да хуш исле булачак!

Кабактан гуляш
Гуляш өчен кирәкле продуктлар: 500 гр сыер ите, 500 гр кабак, 4 баллы борыч, 1 суган, 3 тырнак сарымсак, 2 аш кашыгы горчица, үсемлек мае, төелгән кориандр, лавр яфрагы, тоз. 
Итне шакмаклап турыйбыз, өстенә тоз белән кориандр сибәбез. Сарымсакны вак угычта уабыз, суганны саламлап турап майда кыздырабыз. Шуңа сарымсак белән ит кушабыз. Табадагы итнең суы чыгуга, горчица, шакмаклап туралган кабак һәм баллы борыч өстибез. Итнең согы кайнап беткәч, гуляшны капларлык итеп су агызабыз һәм лавр яфрагы салабыз. Әзер булганчы томалап пешерәбез.

Тутырылган кабак
Әлеге ризыкты әзерләү өчен: 1 кабак, 400 гр ит, ярты стакан дөге, 1 баш суган, ярты стакан шулпа яки су, үсемлек мае, тоз, борыч кирәк. Кабакны юып, башын капкачлап кисеп алып, эчендәге орлыгыннан чистартабыз. Аннары эчлек әзерлибез. 
Моның өчен итне шакмаклап, суганны ваклап турыйбыз да икесен бергә майда кыздырабыз. Аннары катнашмага яртылаш пешерелгән дөге, тоз, борыч кушып болгатабыз. Әзер катнашманы кабак эченә тутырып, бераз шулпа кушабыз. Капкачын ябып, майланган табага утыртабыз һәм духовкада 2-3 сәгать пешерәбез.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading