16+

Кәбестәне кайчан чәчәргә?

Чәчү срогы, кәбестәнең иртә, уртача, соң өлгерешле булуыннан тыш, һәр сортның вегетация срогына бәйле.

Кәбестәне кайчан чәчәргә?

Чәчү срогы, кәбестәнең иртә, уртача, соң өлгерешле булуыннан тыш, һәр сортның вегетация срогына бәйле.

Орлыкларның тишелеп чыгуы өчен бер атна вакыт таләп ителә. Рассаданы үстереп алып, түтәлгә чыгарып утыртуга чаклы булган вакытны һәм аерым бер сортлы кәбестәнең өлгереп җитү срогын бергә кушып исәпләгәч, якынча чәчү срогын санап чыгарып була. Әйтик, брюссель кәбестәсенең 150-170 см лы колгасыман юан сабагы әйләнәсенә сырышып үскән, күләме тавык йомыркасы чамасындагы, шарчыклар рәвешендәге тыгыз йомарламнары 180-210 көндә генә тәмам тулышып, өлгереп җитә. Шунлыктан аның рассадасын апрель азагында ачык грунтка күчереп утыртырга, уңышын октябрь азагында җыярга туры килә.

Түгәрәк туп кебек үсүче, сыек яшел, шәмәхә, кабыклы, сусыл ак эчле кольрабины, Июньская, Скорик һ.б. сортлы бик  иртә өлгерешле кәбестәләрнең, аеруча тиз үсеп җитә торган кытай кунакларын: Пак чой, Пекин кәбестәсе һ.б.ш. орлыкларын апрель азагы-май башында турыдан-туры грунтка чәчеп, кыраулар срогы узганчы мини-парник астында тотарга була  Моның өчен асты кисеп алынган,  өсте  каплаулы 3- 5 литрлы пластик шешәләр куллану отышлы. Суны шешә авызыннан гына сибәбез, көннәр җылы торса, савытның авызын ачык тотабыз. Әгәр каты кыраулар көтелсә, төнгә каршы капкачларын борабыз, өсләренә тукылмаган материалдан “юрган” ябып куябыз.

Әгәр үз кәбестәбезне бик иртә ашый башлыйсыбыз килсә, иртә өлгерүче кәбестәнең рассадасын балконда яки верандада үстереп чыгарга була. Кәбестә өйдә начар үсә, ул җылы, коры өй һавасын яратмый. Шунлыктан орлыклар чәчелгән лотокны март азагында яки апрельнең беренче атнасында пластик яки пыяла тәрәзәле балконга яки верандага куярга яки кәбестәне теплицага чәчәргә туры килә.

Төрлечә үстереп караганым булды. Иң җайлысы: апрель башында ячейкалы кассетага чәчеп, рассаданы теплицада үстереп алу, май азагында аудару ысулы белән ачык түтәлгә күчерү, дигән нәтиҗәгә килдем. Зур савытка чәчеп, пикировка ясап, үсентеләрне берәмләп күчереп утыртсак, яңа урында тернәкләнү өчен, янәдән бер-ике атна вакыт сарыф ителәчәк. Кәбестәне төбе тишекле, 7 см тирәнлектәге савытка, 1-1,5 см туфрак белән күмдереп чәчү тиеш.

Әгәр орлыклар махсус эшкәртелмәгән, гранулланмаган булса, 20-30 минутка марганцовка эремәсенә яки водород перекисенә, фитоспоринга, аракыга салып торып, зарарсызландыру зарури. Кәбестәнең дымга ихтыяҗы зур булса да, савыт төбендә су җыелып торганны өнәми, тамырлары черергә, тамыр муентыгы караяк чиренә бирешергә мөмкин. Аны кибеттән сатып алынган универсаль грунтка чәчеп үстерү отышлы.

Кәбестә үстереләчәк түтәлнең туфрагы яхшылап ашланган булуы сорала.Корткычлардан саклау өчен, араларына көчле исле тәмләткечләр: укроп, петрушка, кинза, сельдерей; бәрхет гөл, тырнак гөл чәчәргә була. Шәхсән үзем, кәбестә түтәленең ян-якларына, араларындагы бушлыкларга кыяк өчен суган, сарымсак утыртып карадым. Көчле ис корткыч күбәләкләрне якын китермәде. Лайлачлардан саклау өчен, әйләнә-тирәсенә йомырка кабыгы, ылыс тарату, өсләренә тәмәке тузаны , ачы борыч, гәрчич порошогы сибү булыша.  

Иртә өлгерешле кәбестәнең рассадасы, ачык грунтка чыгарганда, 35- 45 көнлек булырга тиеш. Уртача өлгерешлесе  – 45-50 көнлек, соң өлгерешлесе - 50-60 көнлек үсенте чагында түтәлгә күчереп утыртыла.

Кәбестә гадәттә бер атнада тишелә, биостимуляторда җебетеп, бүрттереп, җиңелчә тамырландырсак, өч-дүрт көндә шытып чыга. Московская поздняя, Колобок кебек соң өлгерешле кышкы сортлы ак башлы  кәбестәләрнең вегетация срогы 150 көнгә җитсә, уртача соң өлгерешлеләре 130 көндә  өлгерә. Слава кебек уртача өлгерешле, сакларга куярга да, тозларга да яраклы сортларның башларын 110- 115 көнлек чагында кисеп җыярга була.

Иртә өлгерешле ак башлы кәбестәләр 50-55 көндә кулланырга яраклы булып җитешә. Кольрабины, Пекин кәбестәсен,Пак чойны атна-ун көнгә иртәрәк – июньдә үк  ашый башлыйбыз. Кәбестә рассадасы көндезге температура 10- 14 С , төнлә 5-7 С градус булганда, кинәнеп үсә. Әгәр төннәр кинәт суытса, өсләренә тукылмаган материал каплап торырга була. Балконда яки верандада 3-5 С градус кына җылы булса да, өйдәге тынчу, кызу, коры һавадагыга караганда,үзен яхшырак хис итәчәк. Чыныгып нык булып үсәчәк. Эшкә керешергә соңламыйк, дусларым!

Хәмидә Гарипова.


 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading