16+

Каһвәдән соң нигә су эчәргә кирәк? Белгечләр аңлатты

Гадәттә, кафе һәм рестораннарда, хуш исле каһвә белән бергә cтакан белән су да китерәләр.

Каһвәдән соң нигә су эчәргә кирәк? Белгечләр аңлатты

Гадәттә, кафе һәм рестораннарда, хуш исле каһвә белән бергә cтакан белән су да китерәләр.

Әлбәттә бу каһвәнең тәмен яхшырак ачу өчен генә эшләнелми. Андый эчемлектән соң су эчеп кую комачау итми. 
Каһвә бөртекләрендә кофеин дигән организмга хәл кертә торган алкалоид матдә бар. Моннан тыш каһвә составында теоброминны очратырга була. Ул бөртекнең эчке өлешендә була. 

Тиз эри торган каһвә ясаганда, бөртекнең эчке өлеше генә кулланыла. Тышкы өлеше аерылып, медицина препаратлары яисә энергетиклар ясауга китә. Әгәр дә бөртекле каһвә турында сүз бара икән, ул очракта каһвәдә алкалоидларның икесе дә булуын истә тотарга кирәк.

Каһвә эчкәндә алкалоидлар организмга бер вакытта керә. Әмма чиратлап тәэсир итә. Башта кофеин хәл кертә. Аннан соң, якынча 25 минут үткәч, теобромин "эшкә керешә".

Кофеин, бөердән кала барлык органнарда да тамырларны кыса. Бөерләрдә, берничә йотым эспрессодан соң, киресенчә, тамырлар киңәя. Нәтиҗәдә, кан басымы уйный башлый һәм кеше еш бәдрәфкә йөри. Күп күләмдә бәвел бүленү бөерләрдә кан әйләнеше яхшыруга бәйле.

Ярты сәгать чамасы вакыт узгач кешенең йокысы килә башлый. Өстәвенә, бөерләр авырткан кебек була. Чөнки барлык органнарда да, теобромин тәэсире нәтиҗәсендә, басым арта, ә бөердә киресенчә, кими.

Бөерләрдә кан әйләнеше бозылмасын өчен һәр йотым каһвәдән соң су эчеп куярга киңәш ителә. Һәр йотым каһвә артыннан су эчү аның тәмен дә яхшырак ача. Чөнки су авыз куышлыгын һәм тәм тою рецепторларын чистарта.

Каһвә эчкәннән соң кан басымы күтәрелүдән куркучылар өчен дә су ярдәм итә. Ул кофеинның тәэсирен киметә.

Каһвәдә тешләрне каралта торган пигмент бар. Әгәр дә су белән аралаштырыр эчсәгез, пигментлар тешкә сыланырга өлгермәячәк.

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading