Күп бакчачылар пычкы чүбен җиләк араларына чүп чыкмасын һәм дымлылыкны саклау өчен куллана.
Әмма аны яшелчә түтәлләрендә дә куллану файдалы булачак.
Беренчедән, пычкы чүбен ел саен куллану туфракны йомшарта. Димәк, туфрак суны да яхшы сеңдерәчәк. Җир өслегендә чүпләр дә азрак була, түтәл өсте катып та китми.
Туфракның сыйфатын яхшырту өчен пычкы чүбенең яңасын түгел, ә бераз чери башлаганын куллану әйбәтрәк. Әгәр дә яңасын кулланасыз икән, аны азотлы минераль ашламалар белән катнаштырып сибегез. Мисалга, аммиак селитрасы белән.
Яз көне пычкы чүбен түтәлләргә 5 см калынлыкта җәяргә киңәш ителә. Бу мүлчә буларак та хезмәт итәчәк. Пычкы чүбе туфрактагы дымны сакларга булышыр.
Җәйнең икенче яртысы яңгырлы булган очракта, мүлчәне туфрак белән аралаштырыгыз. Әгәр дә яңгырлар сирәк яуса, пычкы чүбе көзгә кадәр торсын. Октябрь-ноябрь айларында аны туфрак белән бергә казырга кирәк. Болай эшләгәндә, яз көне кар эрегәндә бу урында дым сакланып калачак.
Билгеле булганча, Татарстанда «Азык-төлек иминлеген технологик тәэмин итү» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар