16+

Хушбуйны ничек сайларга?

Беренчедән, тышкы кыяфәтен карагыз. Аның тышлыгы матур, пөхтә итеп эшләнелгән булырга тиеш.

Хушбуйны ничек сайларга?

Беренчедән, тышкы кыяфәтен карагыз. Аның тышлыгы матур, пөхтә итеп эшләнелгән булырга тиеш.

Бу кыйммәтле хушбуйларга да, челтәрле компания хушбуйларына да кагыла.

Язулар ачык итеп язылганмы, грамматик хаталары юкмы икәненә игътибар итегез. Мисалга, француз телендә парфюм сүзе "parfume" дип түгел, ә "parfum", ә инглизчә "perfume" дип языла.

Әгәр дә тышлыкта инглиз хәрефләре белән Лондон, Париж, Нью-Йорк кебек сүзләр язылган икән, мондый хушбуйдан ерак тору хәерле.
Парфюмның составы укылышлы, аңлаешлы итеп язылган булырга тиеш. Шулай ук аның нинди илдә ясалганлыгы да күрсәтелгән булу шарт. Әгәр дә ул Россиядә җитештерелгән икән, мәгълүмат та рус телендә булырга тиеш.

Чын парфюмның тышлыгында да, флаконында да наклейка булырга тиеш түгел. Мәгълүмат бастырылган булу шарт, шул исәптән, пыяла савытка да. Савытның төбендә серия номеры күрсәтелә. Ул да ябыштырылган түгел, бастырып эшләнелгән булуын карагыз. Челтәрле компанияләр генә, кайбер очракта, исләрне номерлап, аны флаконга ябыштырырга мөмкин. Тик бу очракта да наклейка кәгазь түгел, ә пластик булырга тиеш.

Тартма эчендә флаконга зыян килмәсен өчен өстәмә катыргы бармы икәнлеген карагыз. Тартма целлофан белән тышлана. Аның нинди икәне (җилем агып чыкмаганмы, артык урыннары юкмы) дә парфюмның сыйфатын күрсәтә.

Флаконның капкачы яхшы ачыла һәм ябыламы? Аның өстенә төшерелгән язулар бетмәгәнме? Бу детальләргә дә игътибар итегез.
Флаконны ут яктысына куеп карагыз. Пыяла бөтен җирдә дә бер төрле, һава кереп калмаска тиеш.

Әлбәттә инде хушбуйны сибеп карарга кирәк. Флакон капкачын иснәп кенә аның исен, сыйфатын билгеләп булмый.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading