16+

5 минутта макияж ясау СЕРЕ

Бәйрәм алды мәшәкатьләре белән йөреп арыганнан соң, тагын йоклап калгансызмы? 20 минуттан юынып, киенеп, ясанып, чәй эчеп чыгып йөгерергә кирәк! Тик бер дә кайгырмагыз. Тиз генә бизәнү буенча киңәш нәкъ менә сезнең өчен.

1нче минут. Биткә, күз кабакларына дымландыргыч крем сөртегез. Чәчне тарап, киенгәнче, бизәнү өчен бит әзер була.

2нче минут. Битегездәге җитешсезлекләрне корректор ярдәмендә яшерегез.

3нче минут. Йөзегезгә алсулык йөгертегез. Моның өчен елмаегыз һәм бит уртасындагы «алма»дан чигәгә таба кершәнне пумала белән түгел, бармаклар белән сөртегез.

4нче минут. Күз өстенә бераз гына ачык төстәге майлы сөрмә тартыгыз, керфекләрегезне буягыз.

5нче минут. Иренгә ачык төстәге яки үтә күренмәле ялтыравык иннек яисә бәлзәм сөртегез.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading