4,5 кг абрикосны юдым. Төшләреннән арындырып, дүрт өлешкә бүлдем. 1 кг абрикоска 1,200 кг шикәр комы алдым.
Абрикос өстенә шикәр комын сибеп, төнгә калдырдым. Иртән кайнатырга куйдым. Кайнап чыккач, 5-7 минут утта тотарга кирәк. Аннары сүндереп куясың. Суынгач, тагы кайнатырга куйдым, 120 гр су һәм бер лимон согы өстәдем. Кайнатып чыгарып, тагын 5-7 минут тоттым. Икенче кат кайнатырга куйганда, төшләрен ватып, кайнатмага салдым.
Тәския Вәгйзова, Минзәлә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар