?Алмадан желе ясау рецебын язам, бик тәмле була.
? Бер чиләк алманы юып, үзәген алып турап литр ярым суда, өстен томалап йомшарганчы пешерәбез. Аннары марля аша сөзәбез, җыелган сокка, 1 литрга, 1 кг. шикәр комы салып, күбеген җыя барып, бер сәгатькә якын кайнатабыз да стерильле банкаларга капкач белән ябып куябыз.
Автор: Розалия Ибрагимова
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар