Пилмән өчен кайнар суга басылган камыр
1 стакан кайнар суга 2 стаканга якын он салып, тиз-тиз болгатабыз. Камыр сыек та, бик каты да булмасын.
Суына төшкәч, 3 йомырка, тоз, 2 аш кашыгы сыек май өстибез. Аннары 30 минут ял иттерәбез. Камыр кап-каты пластилин кебек була. Бу рецепттан токмач камыры, пилмән, кыстыбый, мантый ясап була.
Тәския Вәгыйзова,
Минзәлә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар
0
0
Спасибо большое!
0
0