Бакча җиләген ничек итеп дөрес туңдырырга?
Татлы җимешләрне ничек сакларга? Бездән берничә киңәш.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

Татлы җимешләрне ничек сакларга? Бездән берничә киңәш.
Бакча җиләге өлгергән вакыт. Артык калганын кышка да әзерләп куя аласыз. Туңдырылган җиләк барлык витаминнарын һәм файдалы үзлекләрен саклаячак. Әмма монда үз серләре дә бар. Җиләк җыю өчен иң кулае - тиешле температура режимын саклау. Эссе һава яки яңгырлы көн җиләкнең сыйфатында чагылачак. Җиләк җыю өчен иртә таңны яисә кичне сайлагыз. Бу вакытта кояш та артык кыздырмый, дымлы да түгел. Эре һәм сусыл җиләкне шунда ук ашагыз. Ул туңдыру өчен ярамый. Саклау өчен зур булмаган һәм катырак җиләкләр генә туры килә.
Беренче ысул. Бер-берсеннән аз гына ара калдырып, җиләкләрне азык пленкасына тезегез. Туңдыру камерасына куегыз. Ул тулысынча каткач, аны пакетларга салыгыз да яңадан туңдыргыч камерага саклауга куегыз. Туңдырылган бакча җиләге бер-берсенә ябышмаячак һәм үз формасын саклап калачак.
Икенче ысул. Коры һәм чиста җиләкне зур булмаган пластик контейнерга салыгыз. Аларны тыгыз итеп урнаштырып, сыта күрмәгез. Контейнерны туңдыру камерасына куегыз.
Фото: https://pixabay.com
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Вход на сайт
Язмага реакция белдерегез
Мөһим
-
#Язмалар
Мәскәүдән авылга кадәр мотоциклда тугыз сәгатькә якын вакыт эчендә кайткан.
-
#Язмалар
«Илшат абый, көрәш мизгелләрен видеога булса да, төшереп җибәрче», дип сорый иде...»
-
#Киңәш сандыгы
Кальций сиптем дип тынычланмагыз!
-
#Язмыш
«4 июльдә сөйләштек. Көзен кайтам, эх, көрәшәсе иде», диде...»
-
#Язмалар
Көрәш батырына крокодил, маймыл да бирә башламаслармы?
Комментарийлар