Бакчачыга 10 КИҢӘШ
1. Чөгендер артык киң булмаган түтәлдә яхшы үсә.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
1. Чөгендер артык киң булмаган түтәлдә яхшы үсә.
2. Кишер тишелеп чыкканчы, суны даими сибәләр. Шытымнары күренгәч, ике атна су сипмәгез (көннәр артык коры торса, сибәсе була). Ул тамырга төпкә китәргә булыша.
3. Горчицаны борчак янына утыртсаң, уңышы ике тапкырга күбрәк була.
4. Укропны кояшлы урынга чәчәргә кирәк. Күләгәле урында ул хуш исле булмый.
5. Рассадаларны көненә бер-ике минут сыйпап торсаң, ул сузылып үсмәяәк. Кул белән орынгач, әлеге процессны туктатып тора торган этилен бүленеп чыга ди.
6. Көннәр суык торганда, теплицага чиләк белән кайнар су кертеп куегыз.
7. Кишер начар үссә, тозлы су сибегез (ун литр суга бер аш кашыгы тоз).
8. Алма белән чияне бер-берсеннән ерак утыртыгыз.
9. Бәрәңге чәчәк атканчы, су сипмәгез. Аның көче ботакка китәчәк. Чәчәк атканнан соң суны сибәргә кирәк. Бүлбеләре тизрәк үсәчәк.
10. Кәбестә күбәләгеннән котылу өчен, нарат һәм чыршы энәләрен ит тарткычтан чыгарыгыз да кәбестәнең аскы яфракларына һәм төбенә сибегез.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Вход на сайт
Язмага реакция белдерегез
Мөһим
-
#Язмалар
«Язар өчен теманы төшемдә күрәм»
-
#Җәмгыять
Андрей Кондратьев: “Яшьләр көнендә җитди сөйләшүләр өчен заманча иҗтимагый киңлек ачылышы бер символикага ия”
-
#Спорт
Бөтенроссия авыл Сабан туеның баш батыры билгеле
-
#Кыскача яңалыклар
Татарстанда илкүләм проект буенча студент отрядларының 3,75 мең вәкиле эшкә урнашачак
-
#Җәмгыять
Дару өчен компенсацияне ничек рәсмиләштерергә?
Комментарийлар