Мусака ул – Балкан һәм Якын Көнчыгыштагы традицион ризык.
Ингредиентлар:
3 баклажан (тозлы суда тотып торабыз), 2 ташкабак, 0,5 кг бәрәңге, 3-4 помидор, 0,5 кг ит фаршы, үсемлек мае, тоз-борыч тәменчә, 300 гр каты сыр, петрушка, укроп, 2 суган, 1 сарымсак, 1 аш кашыгы томат пастасы
Соус өчен:
2 йомырка сарысы, 100 гр сыер мае, 100 гр он, 300 гр сөт
Әзерләү:
Кабыгы белән пешкән бәрәңгене чистартабыз.
Фарш, суган, сарымсак, томат пастасын бергә кушабыз.
Баклажан белән ташкабакны буй-буй итеп турыйбыз һәм кыздырып алабыз.
Сыер маена он салып кыздырып, уттан алабыз, аңа сөт, тоз, йомырка сарысы һәм уылган сыр кушып болгатабыз.
Табага яшелчәләрне катлам-катлам тезәбез: боҗралап киселгән бәрәңге – фарш – ташкабак – помидор – баклажан – соус. Газ мичендә бер сәгатьләп пешерәбез.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар