16+

«Беленле салат» ясау ЫСУЛЫ

Бу салат мин ясый торган салатларның иң тәмлеләренең берседер, мөгаен. Безнең гаилә аны бик ярата. Бәйрәмнәргә, кунаклар килешкә, көндәлек ясап ашарга да искиткеч тәмле. Ул бары өч ингредиенттан тора.

Пешкән сыер итен токмач сыман турыйбыз һәм майонез сылыйбыз.
Уртача зурлыктагы суганны кыздырып, ит өстенә салабыз. Кызган чакта суган өстенә тоз, борыч сибәбез.
Махсус пешерелгән беленне, токмач сыман турап, суган өстенә салабыз.

Майонез, яшеллек белән бизибез.

Беленне болай пешердем: 1 йомырка, 100 мл сөт, әз генә су, 1-2 аш кашыгы иссез сыек май, чама белән тоз, шикәр комы, чеметем генә чәй содасы, он.

Айгөл Рәхмәтуллина, Теләче, Казаклар.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading