Казан, Үзбәкстан, Мәскәү, Ростов, Чиләбе, Саратов, Самара... Шуңа өстәп Татарстанның күп кенә авыл-районнары! Чувашия белән Марий Эл... Гөлнара Галимуллина пешергән кош теле, чәкчәк һәм бавырсакларның никах-туйларга юл алган төбәкләр болар!..
Гөлнара ханымның пешергән сый-нигъмәтләрнең тәмлелегенә, өчпочмагына кадәр чәчәкләп бизәлүенә исең китәрлек!.. Чәкчәкләре табын күрке, купшы кош телләре төсле! Күкрәген киереп утырган олпат бәлешләре йөзен дә гөл итә! Күпләр ятрак ризык пешерсә рецептын бирмичә йөдәтә. Ә Гөлнара интернет аша өләшә!.. Әле һәр сыйны пешерү серен сөйли, күрсәтә!..
Мамадыш районы Олыяз авылында яши ул. Хәләле Таһир әфәнде белән ипләп җиткергән йортлары авыл башында гына. Ишегалларында тәртип, бакчалары ямьле! Ниләр генә үстермиләр, сокландырганы – ник бер бөртек чүп күренсен! Барлыгы 35 сутый! Ничек өлгерәләрдер. Терлек-туарлары да ишле. Таһир әфәнде балта остасы, җәйләрен ул да кайтып керә алмый, Гөлнара ханымның да җәйгелектә заказлары бермә-бер арта. Никах-туйларга, юбилейларга, Коръән ашларына урама, кош телләре, пәхләвә, чәкчәкләр пешерә ул!
– Алма, кәбестә бәлешләрен пешерсәм дә шулай бизәклим. Алай тәмлерәк кебек. Беркайчан да бәлешләрне бер үк төрле итеп бизәмим, пешергән саен төрлесе төрлечә, – дип елмая Гөлнара ханым.
Табигатьтән һәркемгә бер сәләт бирелә. Гөлнара ханым исә бала чагыннан саз ярында куллары чебиләп беткәнче нәрсә әвәләгән дип уйлыйсыз?.. Сазның ләмле балчыгыннан бәлеш белән өчпочмак пешерә, йөзләрен исә көннәр буе бизәп мәш килә!..
– Пешеренергә әби өйрәтте. Әнием 30 яшеннән “рассеянный склероз” чиреннән урынга егылды. Без әби кулында үстек диярлек. Башта әнине кулыннан тотып йөрттек, үзе дә диварга тотынып кына хаҗәте төшкән җиргә әкрен генә бара иде. Аркасын мендәргә терәп утырта идек. Соңыннан кашыгын да тота алмый башлады, бетереп кулга калды. Тугыз ел урын өстендә генә ятты... Шул хәлендә дә төпчек энебезне тапты! Мәктәптән кайтуга басуга, фермага төшеп йөгерәбез, өйдәгесен, абзардагысын эшлибез дә, бушауга әни кырыена килеп утырабыз. Әнинең мөлдер-мөлдер күзләреннән яшь тәгәрәгәне хәтеремдә. Ниләр уйлады икән дим хәзер. Ул чакны сорый да белмәгәнбез. Әнинең сөйләшүе дә үзгәрде ахырга таба, сөйләшсә дә аңламый идек, – дип сөйли Гөлнара ханым.
Хыялы әйдәп, пешекчеклеккә укып йөргәндә 17 яшеннән кияүгә чыга. Олпат гәүдәле әтисе карышып, ярты авылның тузанын кагарлык итеп дулап та карый, нишләсен, яшьләрнең бер сүзеннән ул да күнә.
– Никах белән туебызны Таһирлар ягында үткәрдек. Әни килә алмады инде, ятып кына тора иде бит. Янына үзебез төштек. Йөрәге ут булып янгандыр әнинең, мине үз кулы белән кияүгә бирәсе хатын... Бәхет теләгәнен күзләреннән күрдем. Әти аны кайларга гына алып бармады. Табибларга да йөртте, күрәзәчеләргә кадәр барып тезләнде. Әни үлгәндә төпчек энем 3 кенә яшьлек иде... Әби әнидән калып 10 еллап яшәде. Әти йортка үги әни кертмәде, рәхмәт. Минем олы улым Казанда укып йөргәндә генә өйләнде.
Таһир күрше авыл – Алпар егете. Минем якны ташламаска сүз биреп, Олыязга төпләндек тә ике йорт бер булып яшәдек. Таһир агроном, аңа кадәр эшләүченең кырда күзенә гербицид эләгеп, дөм сукырайган иде, аның урынына куйдылар. Мин дә пешекче булып эшләдем. Заманнар үзгәрде бит. Өйдә үзем өчен генә пешергән җирдән канат җәйгән бизнес бу. Күпчелек төнлә эшлим, көндез өйдәге мәшәкатьләр дә бик күп. Таһир: “Йоклаганың да юк бит”, – дип тә әйтеп куя, – ди Гөлнара.
Таһир әфәнде белән гаилә төзүләренә дә 35 ел тулып үткән. Өч ир бала үстергәннәр – Илназ, Инсаф, Илсаф! Төпчекләре мәктәптә укый, ә менә олыраклары шөкер, тормышлы!
– Кош телен бит гадәттә бер катлы итеп пешерәләр. Ә мин аны күңелемә килгән бер уй белән икенче төрле пешереп карадым. Җәйгән камыр җәймәсен ике катлы итеп бөклим дә кисәм. Майны артык сеңдермәсен өчен 1 литр сыек майга 100 грамм исәбеннән туң май кушам. Туң май ул терлекләрнең эч майларын эретеп ясалган май. Хәзер аны ташлыйлар, ә мин әрәм итмим, күп итеп әзерлим! Әзер кош телләрен баллы сиропка манып өям! Өстенә төсле чәчәкләр пешереп тә беркетәм.. Аш-су өчен чыгарылган махсус буяулар бар бит хәзер, – ди Гөлнара.
Уңган ханымның кулында да камырның киреләнеп торган мәлләре була икән.
– Бер шундый очрак хәтеремдә. Никахка дип пешерәм. Уңмый гына. Камырым үзләнми. Кисеп майга салам – күперми. Әллә ничә җәемне терлекләр суына салдым. Тәмам гаҗизләнгәч, шалтыраттым: “Булмый...” – мәйтәм. “Пешерәсең дигәч, пешерәсең!” – диләр. Күршеләрдән он алып чыктым. Алай да чак оештырдым. Яшиләр микән ул балалар? Татар халкында бит камырны атап басу гадәте бар, уңса, имеш, бәхетле яшәячәкләр!.. Кем белгән инде... “Макфа” оннары элек бит әйбәт иде, боздылар. Хәзер бавырсак, чәкчәк, кош теле ише камыр ризыклары өчен “Чебоксарский” дигәннәре бик яхшы. “Алтай” оннары да ышанычлы түгел, камыр уңмый.
Бәяләренә килгәндә кош теленең бер килограммы 800 сумнан башлана. Элегерәк бик купшы итеп пешертсәләр, хәзер никахларга җиде төрле күчтәнәч алып бару гадәте үтеп кергәнгә, болай да әйбер күп дип, кечерәк ясаталар икән.
– Ял, бәйрәм күрмим, кунак каршылап аларны тиешенчә көйли алмыйм. Үзем дә камыр эшенә күндем, бер көн пешеренмичә калсам, күңелгә нидер җитми. Иртәрәк менеп ятсам күземне йокы алмый. Торып он булса да иләп куям. Иркенрәк чакта кош теленең чәчәкләрен пешерергә керешәм, аларын пешерү мәшәкатьлерәк, вакытны күп ала. Хәзер тортлар пешерә башладым. Бик матур килеп чыга. Тәмен дә яраталар. Пәхләвә дә пешерәм, аны озак итеп, камырны кипшендереп торып эзерлисе!..
Гөлнара ханым бакчачы да бит әле. Пекин кәбестәсенә кадәр гөрләп үсә, помидорларының уңышы!
– Бакчада эшләргә дә бик яратам. Мактану булмасын, теплицада безнең кебек уңыш алган кеше юк бу тирәдә. Таһир – балыкчы! Помидорларны күчереп утыртыр вакыт җиттеме балыкка китә. Вак балыкларны, зур балыкларның чистарткан бөтен әйберен – башын, койрыгын дисеңме, эчен, тәңкәләрен, помидор төбенә салып калдырам. Мин кышы буе йомырка, банан, сарымсак, суган кабыкларын ташламыйча җыеп барам. Алар да туфракка ашлама булып керә. Сыерларның бәвеленә кадәр җыеп, яшелчәләр төбенә сибәбез! Зеленка, марганцовка суларын да ясап бөрким. Анысы гөмбәчекләргә каршы яхшы көрәшә. Узган ел бөтен җимеш агачларын яңарттык. Бәрәңге җирен бүлеп күп итеп виктория җиләге утырттык. Җиләк, гөмбә, чикләвек өлгердеме урманнан кайтып кермибез. Таһир ул иртә яздан балта осталары белән эшкә китеп югала да, кыш башланып, Яңа ел җитәргә бер атна кала кайтып керә. Өйләрнең мүкләрен тыгызлап эшлиләр, яңарталар, ныгыталар! Ул юкта өйдәге тормыш балалар белән минем җилкәдә. Өлгерәбез! Авыл җирендә йоклап ятсаң булмый. Иртүк торып, соң ятабыз. Шулай гадәтәнелгән инде, – ди Гөлнара апа.
Авылларда да “рәхәт” яшәүчеләр җитәрлек. Осталар, уңганнар гына соң ятып иртә тора, әз йоклап күп эшлиләр. Гөлнара белән Таһир абый Галимуллиннар исә соңгылары кавеменнән!.. Менә шуңа да тормышлары ямьле, күркәм аларның.
Кош теле рецепты
3 йомыркага 2 йомырканың сарысын гына, чеметеп кенә чәй содасы салып, яхшылап туглап күпертәбез.
Шуңа он салып, 10 минут буена камыр басабыз. Аннары аның өстенә пакет каплап, 15-20 минут ял иттерәбез. Хәл алган камырны 3 кисәккә бүләбез дә, бер өлешен бик юка гына җәеп, җәемне урталай бөкләп куябыз. Аңлашылганча, камыр ике катлы була. Шул җәемне башта тасмаларга, ә тасмаларны исә ромбикларга кисәбез. Аларның да өстенә пакет каплап торырга онытмыйбыз, чөнки камырны кипшендерергә дә, киптерергә дә ярамый. Ромбикларны кызган майда пешерәбез.
Хәзер сироп әзерлибез. 1 стакан суга 1 стакан шикәр комы салып газга куябыз. Ул кайнап чыгып, 5-6 минут кайнагач, сүндерәбез дә 1 аш кашыгы бал кушып, болгатабыз. Сироп әзер! Хәзер кош телләрен сироп белән майлап, сай тәлинкәгә тезәбез.
Эремчектән кош теле
400-500 грамм эремчек, 5-6 йомырка, бал кашыгы очына элеп кенә чәй содасы, ярты бал кашыгы тоз, 3 аш кашыгы шикәр комы, чама белән ванилин, 3-4 аш кашыгы сыек май, он салып камырны басабыз.
Камыр йомшак булырга тиеш. 15 минут камырны ял иттерәбез. Җәеп, кисеп, кызган майда пешереп алабыз.
Комментарийлар