Бик тәмле итеп бәрәңге пешерү СЕРЛӘРЕ
Бәрәңгене алдан әрчеп куеп каралмасын дисәгез, аны ике чәй кашыгы лимон согы кушылган суда тотыгыз.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

Бәрәңгене алдан әрчеп куеп каралмасын дисәгез, аны ике чәй кашыгы лимон согы кушылган суда тотыгыз.
Яшелчәдә витаминнар саклансын өчен, аны салкын суда озак тотарга ярамый. Әрчүгә үк пешерергә тырышыгыз.
Бәрәңге таралып торсын өчен аны сүрән утта пешерегез.
Киресенчә, таралып китмәсен өчен, тозны башта ук салыгыз. Суга аз гына лимон согы тамызыгыз. Ике кашык кәбестә тозлыгы салсагыз да була, ул бәрәңгегә таралып пешәргә ирек бирми.
Кыздыра торган бәрәңгене башта салкын су белән юыгыз, аннары кәгазь салфетка белән корытыгыз. Онда әвәләп алсагыз да була. Бәрәңге кисәкләрен майлы кайнар табада кыздырыгыз. Бәрәңге кибеп бетмәгән булса, май чәчри торган була. Тозны бәрәңге ике яклап кызарып чыккач кына сибегез. Табаның өстен капламагыз, бик еш болгатмагыз да.
Боламык ясар өчен таралып пешә торган һәм крахмалы күп булган бәрәңге кирәк.
Боламыкка фәкать кайнар сөт кенә салына. Сөт салкын булса, соры төскә керә һәм бу тәмендә дә чагылачак.
Боламык артык сыек килеп чыкса, бәрәңге крахмалы салыгыз.
Табынга бирер алдыннан аңа яхшылап күпертелгән йомырка агын салсагыз да була.
Фото: freepik.com
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Вход на сайт
Язмага реакция белдерегез
Мөһим
-
#Спорт
Миңнеханов: «Ышанам ки, алда сезне күп кенә зур җиңүләр көтә»
-
#Кыскача яңалыклар
Миңнеханов: Иң мөһим бурычларның берсе - педагогның абруен һәм статусын күтәрү
-
#Спорт
«Россия күләмендәге ярышларга әвереләбез»: радио журналистлары волейбол уенында ярышачак.
-
#Язмыш
Өч баласы ятим кала. “Әни янында салкынмы икән” дип сорый алар...
-
#Кыскача яңалыклар
Илшат Идиатов турында тагын бер яңалык
Комментарийлар