16+

Бөтнек белән лимоннан кайнатма

Күптән түгел үзебезнең "Яшел Үзән" газетасы сайтында бер рецепт күрдем, бөтнек белән лимоннан кайнатма, дигән.

Бөтнек белән лимоннан кайнатма

Күптән түгел үзебезнең "Яшел Үзән" газетасы сайтында бер рецепт күрдем, бөтнек белән лимоннан кайнатма, дигән.

Әле җитмәсә кечкенә банкаларга салып куелган яшел төстәге кайнатманың фотосы да куелган. Күрдем дә, "узып" киттем инде, яшел төстә нинди варенҗә булсын, диеп. Тик гел күз алдына килә бит шул яшел төс. Түзмәдем, бер учлам бөтнеккә, анда 250 гр. дигән, ике лимонны турап салдым да, ярты литр су салып ун минутка кайнатырга куйдым. Соң, әбиеңнең башын әйтәм, лимон салгач каян калсын яшел төс, диеп, кәефем төште дә, ярар әйдә, диеп, бер тәүлеккә калдырдым, шулай кушкан.

Иртән торуга, сабырлыгым җитмәде, бер кг. шикәр комы салып кайнатырга куйдым, бер сәгатькә якын булды шикелле. Кабып карыйм, тагын кабам, кара әле, исем китмәгән иде дә, аның тәмлелеге, беләсезме, үзбәк лимоны бар бит, кабыгы юка, шуның тәме килә, баллы билгеле. Кызыктырып яза алдыммы икән, әйдәгез сез дә ясагыз, үкенмәссез...Тик бик аз чыкты ике 200 гр. стакан гына. Тәмле әйбер күп булмый ул, шулай бит!

Рузалия Ибраһимова,

Яшел Үзән.

Автор фотосы,

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading