16+

Диванны ничек чистартырга?

Иң башта тузан суырткыч белән тузанын алып чыгыгыз. Йә булмаса зур җәймә алып, аны суда чылатып диванга җәяргә һәм тузан каккыч белән кагарга була.

Диванны ничек чистартырга?

Иң башта тузан суырткыч белән тузанын алып чыгыгыз. Йә булмаса зур җәймә алып, аны суда чылатып диванга җәяргә һәм тузан каккыч белән кагарга була.

Диванны кырынганда кулланыла торган күбек белән чистартканнарын белә идегезме? Тукымага күбекне сылап чыгасыз да, губка яки щетка белән  яхшылап ышкыйсыз.Соңыннан дымлы чүпрәк белән сөртеп аласыз.

Икенче вариант: диванны өйдә ясалган махсус катнашма белән чистартыгыз. Бер литр җылы суга 4 аш кашыгы савыт-саба юа торган сыеклык, 2 аш кашыгы сода, 2-4 аш кашыгы глицерин һәм иң соңыннан 8 аш кашыгы 9 процентлы аш серкәсе саласыз да яхшылап болгатыгыз. Губка яки щетка ярдәмендә пычрак урыннарны шуның белән ышкып чыгыгыз, катнашманың күбеген диван өслегенә тигезләп сылап калдырыгыз һәм бер сәгать тотыгыз. Кулыгызга резин перчатка кияргә онытмагыз. Аннары диванны дымлы чүпрәк белән чистартыгыз.    

Таплары артык зур һәм күптәнге булса, белгечләргә мөрәҗәгать итегез.

Фото: freepik.com

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading