16+

Дюймовочка идем, Клаудия Шиффер булдым: кием ярдәмендә ничек озын булып күренергә?

Кием ярдәмендә ничек озын булып күренергә? Дизайнер һәм мода эксперты Мила Марсель киңәшләре:

Кием ярдәмендә ничек озын булып күренергә? Дизайнер һәм мода эксперты Мила Марсель киңәшләре:

Сау булыгыз, кюлотлар. Кюлот ул – тездән астарак төшеп торган киң чалбар. Бу модель сезнең буйны кыскарта.

Джинс чалбарның биле өстә булганын киегез. Чалбарлар тубык сөягенә җыелып торса да дөрес түгел. Сыланып торган чалбар кисәгез, ул сезнең аяк озынлыгында булсын.

Оверсайз (иркен, үзеңә зур булган) белән сак булыгыз. Бигрәк тә кыска оверсайз пуховиклардан качыгыз. Алар силуэтны «авырлата» һәм бик кадерле булган берничә сантиметрны «урлый».

Билле озын пуховик, плащ, пуховик кие­гез.

Зур кесәле плащ, пәлтә, пиджакларны дус кызларыгызга бирегез.

Өсте – бер, асты икенче төс булган контрастлыктан, ягъни ак кофта белән кара итәктән качыгыз. Бил турысында очрашып, фигураны икегә «бүлә» алар, шуның белән буй да кыскара.
 
Миниатюр кешеләр өчен комбинезон менә дигән кием. Иң мөһиме – модель бер төстә генә һәм горизонталь линияләрсез булсын.

Озынрак итәкле һәм билле күлмәкләр дә килешәчәк. Ул буйны озынайта. Әмма мондый модель үкчәле аяк киеменә мохтаҗ.

Горизонталь сызыклар булган киемне дә алмагыз. Ә менә вертикаль сызык «үстереп җибәрә». Тик ул да киң булмасын.

Уртача һәм кечкенә сумкалар гына йөртегез.

Озын һәм тар шарфлар да ярдәм итми калмас. Аның бер башын озын итеп тезгә кадәр сузып куегыз.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading