16+

ЕЛАН НЫК СӘЛАМӘТЛЕК ВӘГЪДӘ ИТӘ

2013 ел - Кара төстәге су еланы елы. Дөньяда әлеге персонажга карата бертөрле генә фикер яшәмәсә дә, берсендә уртаклык күзәтелә: ул бик акыллы һәм аңа бик авыр шартларда да исән калу сыйфаты хас, ә иң мөһиме - аңа ныклы сәламәтлек характерлы. Шуңа күрә, киләсе елда күпләрнең сәламәтлеге яхшы булачак, ә...

ЕЛАН НЫК СӘЛАМӘТЛЕК ВӘГЪДӘ ИТӘ

2013 ел - Кара төстәге су еланы елы. Дөньяда әлеге персонажга карата бертөрле генә фикер яшәмәсә дә, берсендә уртаклык күзәтелә: ул бик акыллы һәм аңа бик авыр шартларда да исән калу сыйфаты хас, ә иң мөһиме - аңа ныклы сәламәтлек характерлы. Шуңа күрә, киләсе елда күпләрнең сәламәтлеге яхшы булачак, ә...

Кучкар (21.03. - 20.04)
Әлеге йолдызлык астында туучыларга иң мөһиме - тормышны билгеле бер режимга китерү. Бу ел начар гадәтләрне ташлау өчен иң яхшысы булып тора. Елан елында кучкарны баш авыртулары, баш әйләнүләр борчырга мөмкин. Моның сәбәпләре исә артык нык борчылу, нервлану, шуңа күрә юк-бар өчен борчылып йөрмәгез.
Үгезбозау (21.04 - 20.05)
2013 елда үгезбозау рухи яктан гына түгел, ә физик яктан да бик көчле булачак. Бу елда аны барлык авырулар да читләтеп узачак. Әмма ул сәламәтлекне кайгыртмасаң да ярый дигән сүз түгел, чөнки хроник авыруларның көчәеп китү куркынычы бар. Үгезбозауда быел энергия, эшләү теләге ташып торачак. Депрессия аңа якын да килмәячәк. Яз аенда күзәтелергә мөмкин булган салкын тиюләрне дә әлеге йолдызлык вәкилләре бик җиңел генә уздырып җибәрәчәк. Җәй айларында үгезбозауларга юлда күп йөрергә туры килүе бар, бу вакытта алар сакланып йөрсеннәр иде, чөнки төрле травмалар алу куркынычы юк түгел.
Игезәкләр (21.05. - 21.06)
Киләсе ел игезәкләр өчен дә уңышлы, бары сәламәтлекләренә генә игътибарлы булсыннар. Әлеге йолдызлык вәкилләре салкын тиюләргә һәм сезон авыруларына бик нәзберек булу сәбәпле, аларга даими рәвештә иммунитетларын ныгыту өстендә эшләргә һәм профилактика үткәреп торырга кирәк. Күбрәк саф һавада йөрү, спорт белән шөгыльләнү киңәш ителә. Туклануга аерым игътибар сорала. Рационда күбрәк яңа гына әзерләнгән, файдалы, витаминнарга бай ризыклар булсын.
Кысла (22.06. - 21.07)
Кыслалар, гадәттә, эшләрен ахырга кадәр тәмамламыйча ял итә белмиләр. Кайвакытта хәтта йокы турында да онытып җибәрәләр. Шуңа күрә, аларга сәламәтлекләренә карата аеруча игътибарлы булу сорала. Кыслалар дәваланырга бик үк яратып бетерми, әмма авырганда, моны озакка сузмасагыз иде. Ә иң яхшысы - алдан ук профилактика чараларын күрү, ял белән эшне чиратлаштырып алып бару. Яз көне кысланың салкын тидерү ихтималы зур, дәваланмаган очракта, өзлегүләрнең килеп чыгуы бик тә мөмкин.
Арыслан (22.07. - 23.08)
2013 елда арысланнарның көченә, ныклыгына күпләр кызыгырлык. Сәламәтлекләренә дә күз тимәсен, ул баһадирлар кебек көчле. Әмма эшкә артык нык бирелүчәнлек үзен сиздерүе бар. Беренче чиратта, нерв системасы какшарга мөмкин. Төрле тәмләткечләр белән пешерелгән ризыклар ашарга яратучы арысланнар ашказаннарын сакласын иде. Начар гадәтләрне дә быел, һичшиксез, ташларга кирәк!
Кыз (24.08 - 22.09)
Кызлар быел сезон авыруларына каршы нык торачак. Әмма артык нык борчылу йокысызлыкка һәм аппетит югалуга китерергә мөмкин. Хроник авырулары булган кызлар җәй айларында дәвалану курслары узсалар яхшы булыр иде. Физик культура белән шөгыльләнү, чыныгу да бу вакытта бик файдалы. Моннан тыш, әлеге йолдызлык астында туучылар үзләрен рухи яктан да ныгытырга тиеш. Көз ахырында ашказаны белән проблемалар булуы ихтимал.
Үлчәү (23.09 - 23.10)
Яңа ел әлеге йолдызлык астында туучылар өчен ыгы-зыгылы булырга охшап тора. Бигрәк тә елның беренче яртысында. Үлчәүләргә иң мөһиме - тормышларын билгеле бер тәртипкә кертү һәм иң авыр минутларда да тыныч була белү. Үлчәүләрне 2013 елда баш авыртулар борчырга мөмкин. Йолдызлар аларга үз белдекләре белән генә дәваланмаска киңәш итә, табибка барсагыз, яхшырак булыр. Гомумән алганда, сәламәтлегегезне ел буе кайгыртып, профилактика уздырып торырга кирәк.
Чаян (24.10 - 22.11)
Чаяннарга нык сәламәтлек, чыдамлылык хас булса да, бу 2013 елда аларның үзләрен начар хис иткән вакытлары булмаячак дигән сүз түгел. Монысы бигрәк тә әлеге йолдызлык вәкилләренең бик тә эмоциональ булулары белән бәйле. Шуңа күрә, алар нервланган вакытта йокысызлык, аппетит югалу, салкын тиюләр һ.б. күзәтелә ала. Җәйге айларда чаяннарны аллергия борчырга мөмкин, шунлыктан, таныш булмаган экзотик җиләк-җимешләрдән баш тартуыгыз хәерле. Кыш айларында исә салкын тидереп авыру ихтималы зур. Вакытында профилактика үткәрү зарур.
Укчы (23.11 - 21.12)
Елан елы укчыларга да нык сәламәтлек вәгъдә итә, шулай да күп нәрсә үзләреннән тора. Юк-барга борчылмасалар, үзләрен кулда тота белсәләр, барысы да яхшы булачак. Сәламәтлекләрен кайгырту өчен, укчыларга спорт белән шөгыльләнергә кирәк, алар саф һавада ешрак йөрсеннәр иде. Хроник авырулары булган укчыларга дәвалана торган табибларына барып кайтсалар зыян итмәс. Яңа ел табынында йолдызлар аларга майлы, баллы ризыкларны күп ашамаска, спиртлы эчемлекләрдән баш тартырга куша, чөнки гастрит, панкреатит кебек авырулар белән очрашырга мөмкиннәр.
Кәҗәмөгез (22.12 - 20.01)
2013 елны кәҗәмөгезләр күтәренке рухта башлап җибәрәчәк. Бик тә хисчән кеше буларак, әлеге йолдызлык вәкилләренә тормыштагы гаделсезлекләр бик көчле тәэсир итә. Ә Яңа елда аларны булмас дип әйтеп булмый. Шуңа күрә, яз айларында алар арып китәргә мөмкин, авитаминоз да үзен сиздерәчәк. Салкын тияргә, аппетит югалырга мөмкин. Салкын тиюләрне җиңел генә уздырып җибәрү өчен, алдан ук профилактика үткәрергә, иммунитетны ныгытырга кирәк - суган һәм сарымсак, витаминнар ашагыз. Җәйгә исә кәҗәмөгезләр ныгып, көч туплап керәчәк. Бу йолдызлык астында туучыларга сәламәтлектә экономия ясау киңәш ителми.
Сукояр (21.01 - 19.02)
Яңа елда сукояр көчле эмоциональ һәм физик нагрузкалар кичерергә мөмкин, бу аның сәламәтлегендә дә чагылыш табачак. Ел башыннан ук хроник авыруларның көчәеп китү ихтималы бар. Вакытында профилактика үткәрү, табибка күренү аларны күңелсезлекләрдән саклап калачак. Сәламәт тормыш рәвеше алып бару сукоярлар өчен үзенә күрә бер дару булып тора. Әмма үздәвалану белән шөгыльләнергә киңәш ителми. Ә иске елдагы барлык начар гадәтләрне дә калдырырга кирәк, чөнки тәмәке тарту, спиртлы эчемлекләр сәламәтлекне тагын да какшатачак кына. Салкын тидерү ихтималы көз айларында аеруча зур.
Балык (20.02 - 20.03)
Елан елында балыклар да сәламәтлекләрен кайгыртса иде. Һәрвакыттагыча кыш ахыры - яз башында алар көчләренең кимүен сизәчәк. Төшенкелек кәефтә дә, эштә дә күзәтеләчәк. Шуңа күрә, яз айларында балыкларга витаминнар кабул итәргә, дөрес туклану режимын булдырырга кирәк. Балыклар, гадәттә, пассив тормыш алып баралар. Быел исә аларга активлыкны арттырырга кирәк, чөнки гиподинамия төрле авыруларның сәбәпчесе булырга мөмкин. Спорт белән шөгыльләнү барысын да җайга салачак. Җәй айларында барлык авырулар да балыкларны читләтеп узачак. Әмма көзен салкын тиюләрсез генә булмас...

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading