16+

Газ казаны хикмәтләре

Безнең йортта шәхси җылыту системасы үткәрелгән. Үз фатирыңда газ котелы булу, җылылыкны, кайнар суны үзең көйләү әмма дә җайлы нәрсә инде ул бер яктан, ә менә мич ватылса, аны алыштыру мең бәла икән. Социаль ипотека программасы буенча алынган фатирыбызда без күченгәндә үк корея казаннары куелган иде. Әлеге котелларны хурларга җыенмыйм,...

Газ казаны хикмәтләре

Безнең йортта шәхси җылыту системасы үткәрелгән. Үз фатирыңда газ котелы булу, җылылыкны, кайнар суны үзең көйләү әмма дә җайлы нәрсә инде ул бер яктан, ә менә мич ватылса, аны алыштыру мең бәла икән. Социаль ипотека программасы буенча алынган фатирыбызда без күченгәндә үк корея казаннары куелган иде. Әлеге котелларны хурларга җыенмыйм,...

Безнең йортта шәхси җылыту системасы үткәрелгән. Үз фатирыңда газ котелы булу, җылылыкны, кайнар суны үзең көйләү әмма дә җайлы нәрсә инде ул бер яктан, ә менә мич ватылса, аны алыштыру мең бәла икән.
Социаль ипотека программасы буенча алынган фатирыбызда без күченгәндә үк корея казаннары куелган иде. Әлеге котелларны хурларга җыенмыйм, ничек бар - шулай гына тас­вирлыйм. Белгечләр, бу модельләр чагыштырмача иске санала, диделәр, әллә шуңа мич җылытса да, кайнар суны көйли алмый азап­лана идек. Су җылынганчы, дүрт-биш чиләк салкын су акканны көтәргә туры килә иде. Юынганда, җылы су килә башлаган кебек була да, кинәт салкынаеп китә, ул да түгел тагын түзеп булмаслык кайнарлана. Еш кына күбеккә баткан килеш сөлгегә уранып, ваннадан аш бүлмәсендә урнашкан казанның төймәләренә бас­каларга дип чыгасың. Үзем бер хәл, балаларны юындыр­ганда кыенрак. Быел кыш казанның кайсыдыр җиреннән су да тама башлады. Газ тоташтыручылар, ремонт ясатырга кирәк, диделәр. Күршебез казанының бер җиһазын алыштырган өчен 5000 сум каерып киттеләр дигән иде. Әле бит төзәттең дә ул яңадан ватылмый дигән сүз түгел. Җитмәсә, каршы йортта яшәүче туганнарыбызның кыш көне үзләре авылда чакта котеллары сүнеп ятып, бөтен җылылык торбалары шартлап, фатирларын су баскан иде. Бәласеннән баш­аяк дип, казанны алыштырырга булдык.
Махсус кибетләр чат саен диярлек икән. Сайлап алу мөмкинлеге зуррак булган саен авыррак икәнен аңлыйсың. Һәрбер фирманың үз өстенлеге бар. Уңайлы, экономияле булганга да, хәзер шәхси җылылык кертүчеләр арта бара шул. Киңәшләшә торгач, ниһаять, бер фирманың миченә тукталдык. Кибетчеләр иң яхшысы дип атаганы 45 меңнәр тирәсе тора. «Ул кыйбатлы чит ил машинасы кебек. Аны тәэмин итеп тору да кыйммәткә төшә. Бер җиһазы гына да 20 мең тирәсе, шуңа да мөмкинлектән чыгып сайлагыз», - дип аңлаттылар кибеттә.
Мичне сатып алдың да элеп куйдың түгел. Газ белән теләсә кем эш итә алмый, ярамый да. Мичне урнаштыру белән махсус оешмалар шөгыльләнә. Әлбәттә, бу хезмәт бушка түгел. Әлеге техник хезмәт күрсәтүче оешма белән килешү төзү 3500 сум тора. Газны мичкә тоташтырган өчен 1500 сум түләргә туры килде. Мичкә газ тоташтыручылар янган калдыклар чыгу торбасы өчен адаптер дигән нәрсә, ут көчәнешен көйли торган җайланма алдырдылар. Ышанычлырак булыр дип, яңа газ торбасы да кирәк, диделәр. Боларны эшләмәсәң, котел гарантиядән төшәчәк, имеш. Кыскасы, маяга дигән 5 меңләп акчаны чыгарып бирергә туры килде. Сүз уңаеннан, безнең белән бервакытта мичен алыштырган күршебездән (аларның мичләренең фирмасы башка) бу хезмәтләр өчен 18 мең сораганнар.
Шөкер, котел үз көенә эшләп тора. Яңа яңа инде, суы да тиз җылына. Фатир җылы булырмы-юкмы - анысын кыш көне белербез. Ә менә мич хикмәтләре моның белән генә бетми икән әле, котелны алыштыру турында шәһәр газ оешмасына хәбәр итәргә кирәк.
«Газпром трансгаз Казан» ябык акционерлык җәмгыятенең матбугат үзәге җитәкчесе Гүзәлия Минкинадан алынган мәгъ­лүматлар буенча, фатирларда, торак йортларда газ котелын Ростехнадзорның рөхсәте булган оешмалар да алыштыра ала. Ләкин ничек кенә булмасын, газ котелын алыштыру турында «Газпром трансгаз Казан» ябык акционерлык җәмгыятенә хәбәр итәргә кирәк. Әгәр дә кеше моны эшләми, газны рөхсәтсез куллана икән, газ тоташтыручылар бу фатирда газ килүне закон нигезендә туктатырга мәҗбүр булачаклар.
Казанда төтен йөри тор­ган торбалар, вентиляция шахталарының дөрес эшләвен тикшерә торган махсус шәхси оешмалар бар. Шуннан белгечләр килеп, төтен үткәрә торган торбаларның ничек ялгануын карап, акт төзеп китәргә тиешләр. Бу хезмәт 500-1000 сум тирәсе тора. Аннары 166 сум түләп, «Газпром трансгаз Казан» ябык акционерлык җәмгыятеннән белгеч чакыр­тасың. Ул - бөтен хезмәткәрләрдән соң эшне тикшереп нәтиҗә ясаучы: стабилизатор, су фильтрын, газ исе чыгу-чыкмавын да карарга тиеш. «Газпром трансгаз Казан» матбугат үзәге хәбәр итүенчә, бу белгеч газны куллангандагы куркынычсызлык турында сөйләргә, инструктаж үткәрергә дә бурычлы. Әмма безгә килгән абзый әллә бик ашыкты, әллә башка сәбәп - газ миченә күз генә төшерде дә чыгып та китте. Әле ярый үзем газ плитәсенең абонент китапчыгына килгәне турында имзасын куйдыртып өлгердем.
Газ мичен алыштыруның бернинди мәшәкате юк, ди кайберәүләр. Шәһәр газ оешмасына хәбәр итеп тормаганга шулай ди алар. Тик газны үз белдеге белән генә тоташтыручылар моның куркыныч икәнен аңласыннар иде, кемнеңдер ялгышлыгы аркасында, бөтен йортыбыз белән күккә очуыбыз да бар бит, Алла сакласын. «Газпром трансгаз Казан» җәмгыяте хезмәткәрләренә дә игътибарлырак булырга кирәк. Берүк, фатирны кат-кат тикшергәнче, башкаларның газ мичләре дөрес тоташтырылганмы икәнен карасыннар иде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading