Голубцы пешерү өчен кәбестә яфракларын микродулкынлы мичтә йомшартырга була.
Моның өчен артык зур булмаган (1,5-2 кг) кәбестәнең өске яфракларын алабыз. Күчәне тирәсендә, яфракларның төбендә, пычак белән тирән сызыклар ясыйбыз. Күчәнен тирән итеп кисеп алсагыз да була. Кәбестәне пакет белән төреп, 10-15 минутка микродулкынлы мичкә куябыз (700 Вт куәтле). Суынгач, яфракларын аерып алабыз. Эчке яфраклары йомшармаган булса, тагын микродулкынлы мичкә куеп торыгыз.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар