Чәй янына ☕грушадан?кайнатма
Аның өчен кирәк була:
⠀
1кг груша өчен ?
1-1,2кг шикәр комы
1 стакан су
1 ч.к лимон?кислотасы
⠀
Су һәм ярты өлеш шикәр комынан сироп ясыйбыз, шуңа лимон кислотасы да кушыла!
⠀
Сироп кайнап чыккач, өстенә телемләп туралган грушаларны салабыз. Кайнатма әзер булгандарак калган шикәр комын өстәп, яхшылап болгатабыз.
⠀
Чәй янына тәмле кайнатма әзер! Тәмле булсын!
Рецепт авторы - Зилә Идрисова
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар