16+

Һәр бакчачы көз эшләргә тиешле 4 гамәл

Язын бакчагыз барысын да шаккаттырсын дисәгез, көздән үк «нигезен» салырга онытмагыз.

Һәр бакчачы көз эшләргә тиешле 4  гамәл

Язын бакчагыз барысын да шаккаттырсын дисәгез, көздән үк «нигезен» салырга онытмагыз.

1. Бакчаны корыган яфраклардан чистартыгыз. Әмма яфракларны бакчаның бер почмагына өеп куясы түгел. Яндырырга яисә күмәргә кирәк. Черегән яфраклар гөмбәчекләр споралары, зарарлы бөҗәкләр личинкалары өчен бик уңайлы мохит тудыруы бар.

2. Куаклар кышын туңмасын өчен аларга капчыклар кигезегез. Ә тәбәнәк үсентеләр төбенә туфрак өегез.
3. Бакчада эшли торган эш коралларыгызны барлагыз. Көз көне бакча сезоны ябылу сәбәпле, күп кенә кибетләрдә андый кирәк-яракларны арзан бәядән саталар. Җитмәгән әйберләрне шунда сатып алырга тырышыгыз.

Сезон дәвамында кулланган эш коралларын коры урынга чистартып куярга онытмагыз. Кыш күгәрмәсен.
4. Кайбер үсемлекләрне көздән утырту яхшы. Мисалга, крокус, лалә чәчәкләре. Аларны беренче туңнар башланганчы утыртырга тырышыгыз.

Фото: https://freepik.com

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading