16+

Иртән эремчек аша

Иртәнге ашны ашарга кирәклеген белсәк тә, күбебез иртән каһвә генә эчеп чыгып китә. Төшке ашка кадәрге өч сәгать яки аннан да күбрәк вакытта ашказаныбыз буш тора. Ничек кенә гаҗәп булмасын, нәкъ менә бу ашау тәртибе авырлыкны киметми, ә киресенчә, аның артуына гына китерә. Иртәнге аштан баш тарту тромблар, инсульт һәм...

Иртән эремчек аша

Иртәнге ашны ашарга кирәклеген белсәк тә, күбебез иртән каһвә генә эчеп чыгып китә. Төшке ашка кадәрге өч сәгать яки аннан да күбрәк вакытта ашказаныбыз буш тора. Ничек кенә гаҗәп булмасын, нәкъ менә бу ашау тәртибе авырлыкны киметми, ә киресенчә, аның артуына гына китерә. Иртәнге аштан баш тарту тромблар, инсульт һәм...

Иртән ашаласы ризык туклыклы да булырга тиеш, чөнки бу этапта без көн буена җитәрлек энергия туплыйбыз. Иртәнге аштан соң, кагыйдә буларак, актив эшчәнлек башлана һәм ризык белән алынган калорияләр сарыф ителә, Димәк, алар организмда тупланып калырга өлгерми.
Иртәдән үк үзеңне яхшы хис итәр өчен, углеводларга бай ризыклар белән тукланырга кирәк. Алар, көч кенә биреп калмыйча, сератонин бүленеп чыгуга да ярдәм итә. Углеводларга бай ризыкларга карабодай һәм солы боткасы керә. Баллы ризык яки шоколад ашыйсыгыз килсә, аны балга яки кипкән җиләк-җимешкә алыштырыгыз. Углеводтан кала, организм өчен аксым да кирәк. Ул күзәнәкләр өчен төзелеш материалы функциясен үти, баш миен тукландыра. Аксым чыганагы булып күкәй, сөт һәм сөт ризыклары тора. Әйтик, иртәнге аш өчен иң яхшы ризык - эремчек. Аның кальцийга бай булуын да онытырга кирәкми. Составында аксым булган продуктларга ит тә керә. Ә иң җиңел вариант - омега-3 кислотасына бай булган балык.
Иртән яшелчә һәм җиләк-җимеш ашау да комачау итми. Тик ач карынга әфлисун ашый күрмәгез. Помидор, банан һәм хөрмә дә магний-кальций балансын бозарга мөмкин.
Организм иртән туклыклы итеп ашарга күнекмәгән, дисәгез, иң элек кайнар чәй эчегез. 15-20 минуттан инде ашказаныгыз авыррак ризыкны кабул итәргә дә әзер була. Физик эш белән шөгыльләнүчеләргә ботка, ит һәм балык ашау мәҗбүри.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading